-4 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
1 июль 2019, 17:11

Ялган сөткә юл куелмаячак!

Бүгеннән Башкортстанда сөт продуктларын сату кагыйдәләре үзгәрде. 1 июльдән пальма мае кушылган сөт продуктларын табигый продуктлар белән бергә сату тыела.

Бүгеннән Башкортстанда сөт продуктларын сату кагыйдәләре үзгәрде. 1 июльдән пальма мае кушылган сөт продуктларын табигый продуктлар белән бергә сату тыела.
Бу - кайда табигый ризык, ә кайда трансмайлар һәм башка зыянлы нәрсәләр кушылган продуктлар икәнлеген халык аңласын өчен эшләнә.
“Ялган” сөт чын сөт белән бер киштәдә сатылмаячак. Трансмайлар кушылган продуктлар аерым киштәдә һәм хаклары яшел кәгазьгә язылган булачак.
Гадәттә, сатып алучылар продуктның кайчан чыкканын һәм яраклылык вакытын гына карый, этикетканы укып тормыйлар. Шуңа күпләр нинди сөт алганын аңламый да. Хәзер кибеттә кайда чын сөт икәнлеге төгәл билгеле булырга тиеш, чөнки трансмайлар кушылган продуктларда махсус наклейкалар булачак.
Яңа кагыйдәләр кечкенә киосклардан алып, зур кибет хуҗаларына кадәр кагыла. Үтәлеш "Роспотребнадзор" контролендә булачак.
Чын һәм ясалма сөтләрне төрле киштәләргә урнаштыру – закон чыгарудагы үзгәрешләрнең бер өлеше генә. Тиздән электрон сертификатлаштыру системасы да кертелергә тиеш.
Бу мәсьәләне республика җитәкчесе Радий Хәбиров шәхси контролендә тота. Ялган сөт сатылу хакындагы мәгълүмат белән ул туры үзенә мөрәҗәгать итәргә кушты. Бу чаралар халыкны сыйфатсыз продукциядән саклау өчен эшләнә.
Читайте нас: