Шунсыз Русиядә гомер озынлыгын арттыруга ирешеп булмый.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, 2018 елда Русия сәламәтлек саклауга эчке тулай продуктның (ВВП) 5,3 процентын юнәлткән, бу күрсәткеч буенча 189 ил арасында без 118нче урында. Пандемия вакытында медицинага бюджеттан өстәмәләр бүлү әлеге күрсәткечне 5,6 процентка кадәр арттырырга мөмкинлек бирде, әмма илләр рейтингында бу барыбер 112нче урын гына, дип фаразлый академик Абел Аганбегян.
Югары икътисад мәктәбенең керемнәр һәм тормыш дәрәҗәсен анализлау үзәге директоры Лилия Овчарова сүзләренчә, сәламәтлек саклауны финанслауның мондый дәрәҗәсе белән уртача 75 яшьтән дә югарырак гомер озынлыгына ирешү максатын куеп булмый. Тармакны финанслау белән беррәттән, пандемия шартларында беленгән берничә системалы проблемага игътибар итәргә кирәк. Дәвалауның дәвамлы булмавы, беренчел звеноның яңа эш шартларына әзер түгеллеге, участок табибларының эшләре тыгыз булу һәм тармак җитәкчеләренең кеше ресурсларын бәяли алмавы. Пандемия чорында сәламәтлек саклау эшен төрлечә бәяләргә мөмкин, дип билгеләп үтә Лилия Овчарова.
COVID-19га кадәр булган кыенлыкларны һәм табиблар эшләгән шартларны исәпкә алсак, системаның әлеге казадан нәтиҗәлелек белән чыгуын расларга мөмкин. Лилия Овчарова фикеренчә, медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакларын арттыру сәламәтлек саклау системасын ныгытуга мөһим өлеш кертә.
Хөкүмәт COVID-19 белән эш иткән өчен стимуллаштыручы түләүләрне пандемиядән соң да сакларга тиеш. Өстәмә акчаларны табибларның компетенциясен арттыруга тотарга кирәк. Югыйсә Русия, алда билгеләнгәнчә, гомер озынлыгын арттыруга өметләнә алмый.
Фото: ТАСС.