Бу модамы, әллә җитди сәбәбе бармы?
Коронавирус пандемиясенең беренче дулкыны вакытында ук, узган елның язында, киң мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә медицина учреждениеләрендә өстәмә саклану өчен икешәр катлы битлек кигән табибларның һәм медицина хезмәткәрләренең фотолары таралган иде.
2020 ел азагында ике битлекне чит ил сәясәтчеләре һәм модалы блогерлар күпләп кия башлады, ә 2021 елның гыйнварында бу чын модалы трендка әверелде.
Ике катлы битлекнең популярлыгы бик тиз үсә (хәер, бөтен дөнья буенча COVID белән зарарлануның яңа очраклары кебек үк), тик белгечләр нәтиҗә ясарга ашыкмый. Галимнәр раславынча, икеләтә битлек, әлбәттә, вируслардан нәтиҗәлерәк яклый, әмма бернинди җитди тикшеренүләр әлегәчә үткәрелмәгән.
Йогышлы авырулар буенча белгеч табиб Моника Ганди Inside басмасына биргән интервьюсында, берсе өстенә берсе киелгән ике битлек (тукыма һәм хирургия) барлык вирус кисәкләренең 90нан 95 процентына кадәр үткәрмәскә мөмкин, дип белдерә. Ә менә Райна Макинтайр, Сиднейдагы Яңа Көньяк Уэльс университетының биоиминлек буенча эксперты, битлекләрнең нәтиҗәлелеген тикшереп, ике битлеккә нибары 70-80 процент кына нәтиҗәлелекне бирә.