Республика җитәкчесе Радий Хәбиров хакимият башлыкларына халыкны шәхси кабул итүләрне тергезергә кушты.
Кичә Башкортстан Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров чиновникларга халык белән тыгыз аралаша башлауны йөкләтте.
“Без кешеләр белән сөйләшүдән туктадык. Без аларга җавап бирмибез. Узган ел коронавируска бәйле иң киеренкеләрнең берсе булды: кешеләр үлә, даими чикләүләр билгеләнә... Шушы хәлләр халыкның борчылуына китерде. Хәзер акрынлап кешеләр белән элемтә яссылыгына күчәргә кирәк. Мин түбәндәгеләрне киңәш итәм: беренчедән, урындагы иҗтимагый палаталарның яңа составын формалаштырырга, анда үз фикере булган, кайчагында хакимият фикереннән аерылып торган инициативалы кешеләр керергә тиеш. Икенчедән, кешеләр белән аралашыгыз, управдомнар эшен даими рәвештә яңартыгыз. Башлыклар халыкны шәхси кабул итә башласын иде. Чөнки кешеләрнең әйтәсе сүзләре күп җыелган. Алар белән сөйләшсәгез, безнең тәрәзәләр каршына азрак киләчәкләр. Ә аларны, нигездә, көнкүреш мәсьәләләре борчый — кемнеңдер ихатасын кардан начар чистарталар, кемнеңдер подъезды пычрак, кемнеңдер эше юк...”, — диде республика җитәкчесе.
Республика Башлыгы бүгенге сүзләрен рәсми йөкләмә рәвешендә рәсмиләштерергә кирәклеген билгеләп үтте.
Башкортстанның торак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев, җылылык өчен артык түләүләр проблемасын тикшерү һәм хәл итү эше дәвам итә, дип белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларга яңадан исәп-хисап ясау йөкләтелгән, аның нәтиҗәсе гыйнвар һәм февраль айларында квитанцияләрдә чагылачак.
Борис Беляев белдерүенчә, республикада җылылык өчен түләүләрне исәпләү белән бәйле вәзгыятьне нормальләштерү буенча Хөкүмәт комиссиясе эше дәвам итә. Шәһәр һәм район хакимиятләренә, торак-коммуналь оешмалар белән берлектә, ачыкланган барлык җитешсезлекләрне бетерү, гыйнвар өчен исәп-хисапка анализ ясау һәм, климат шартлары үзгәрешеннән чыгып, исәп-хисап күләменнән артык түләүләр үсешен булдырмау буенча чаралар күрү, шулай ук гыйнвар өчен квитанция формалаштырганда декабрь өчен түләүләрне яңадан исәпләү йөкләтелде.
Шунда ук Уфа мэры Сергей Греков җылылык өчен түләүләр арту проблемасы буенча агымдагы вәзгыять турында сөйләде. Шәһәр башлыгы, 26 гыйнвардан УИС муниципаль унитар предприятиесенә яңадан исәп-хисап ясау өчен гариза бирергә мөмкин, дип белдерде. “Без очраша башладык. Шәһәрнең барлык районнарында очрашулар үткәрелде, заллар тулы булды. Дискуссия кызу барды, сорауларга җавап бирдек. Нәтиҗәгә ирешелде. Без УИС белән түләүне оештыру турында килешүгә ирештек. Халык февраль “платежка”ларында акчаны кире кайтаруны күрәчәк”, — диде Сергей Греков.
Радий Хәбиров бу хәлне контрольгә алырга кирәклеген билгеләп үтте. “Асылда, кешеләрнең мондый гаделсезлеккә үпкәсе бар. Чөнки бу кесәгә сукты. Мин атнага бер көн бүлүегезне сорыйм, шул көнне миңа әлеге хәл буенча бер атналык мәгълүмат киләчәк”, — диде республика җитәкчесе.
Башкортстанда февраль ахырына кадәр дәваханәләр базасында җәелдерелгән коронавируслы авырулар өчен койкалар санын киметү планлаштырыла. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Хәзерге вакытта Зубоводагы йогышлы авырулар госпиталендә — 193, Стәрлетамакта 72 пациент дәвалана.
25 гыйнварга алынган мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус йоктыруның 23 мең 242 очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 168 авыруга арткан. 25 лаборатория тест үткәрә, тәүлек эчендә 7,5 мең тикшеренү үткәрелгән. Әле 6300 койка җәелдерелгән, койка фондының 68 проценты тулы. Министр билгеләп үтүенчә, республикада ОРВИ һәм грипп белән авыручыларның 30 процентка кимүе күзәтелә. Ачыкланган пневмонияләр саны буенча үсеш — узган елдагы белән чагыштырганда, 150 процент. Экспертлар бәяләвенчә, республика авырулар буенча тотрыклылык дәрәҗәсенә чыкты.
Үткән елның соңгы кварталында Башкортстан белән күрше Ырынбур өлкәсендә дуңгызларның Африка чумасы һәм кош гриппы кебек куркыныч авырулар буенча хәлләр шактый начарланды. Бу авырулар аеруча борчылу тудыра, алар авыл хуҗалыгы тармагы өчен гаять зур икътисади зыян китерә, чөнки үлем-китем 100 процент тәшкил итә, дип белдерде киңәшмәдә Башкортстанның Ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин.
Дуңгызларда Африка чумасы таралуны булдырмас өчен ветеринария-патруль постлары куелган. Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы Ырынбур өлкәсе белән чик буенда кыргый кабан атуга өстәмә 50 лицензия биргән. Чиктәш районнарның барлык аучылары белән очрашулар үткәрелгән, аңлатмалар һәм киңәшләр бирелгән. Көн саен республиканың ветеринария хезмәте вәкилләре белән берлектә аучылык бригадаларының рейдлары үткәрелә. Эре дуңгызчылык предприятиеләре белән берлектә кыргый кабаннарны тукландыру оештырылган.
“Кыргый кабан популяциясенең зур булуы борчуга сала, бигрәк тә дуңгызчылык үсеш алган Чишмә, Бәләбәй, Әлшәй, Дуван, Бүздәк районнарыда. Шулай ук республикага читтән кертелә торган дуңгызчылык продукциясен мониторинглау көчәйтелде”, — диде республиканың Баш ветеринария табибы.
Радий Хәбиров идарә хезмәткәрләренә республика территориясенә йорт хайваннарының куркыныч чирләре үтеп керүне булдырмау буенча башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук, эре дуңгызчылык комплекслары булган районнар башлыкларына кыргый кабаннар популяциясен контрольдә тоту өчен барлык чараларны күрергә кушты.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.