+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 февраль 2021, 17:40

Телебезнең матурлыгын янә бер тойдык!

Бүген Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты аудиториясендә 40тан артык кеше татар телендә диктант язды.

Бүген Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты аудиториясендә 40тан артык кеше татар телендә диктант язды.

21 февраль – Халыкара туган тел көне. Шушы уңайдан бүген республикада туган телләрне өйрәнүгә җәлеп итү, популярлаштыру, тел мәдәниятен үстерүгә юнәлтелгән “Халыкара диктант” акциясе үтте. Башкортстан халкы төрле мәйданчыкларда диктантны алты телдә — урыс, башкорт, татар, чуваш, удмурт һәм мари телләрендә язды.

Чараны Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары, “Бөтендөнья башкорт корылтае (конгрессы)”, Башкортстан Республикасы халыклары ассамблеясе советы оештырды.

Диктантны татар телендә язучылар Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы аудиториясенә җыелды. Диктант язуда тел һәм әдәбият галимнәре, сәнгать ияләре, журналистлар, яшьләр, студентлар катнашты.

Әлбәттә, пандемия шартларында чара шәхси саклану кагыйдәләрен үтәп һәм социаль дистанцияне саклап үтте. Республика районнарында диктант язучылар чарага онлайн кушылды.

- Сезнең һәммәгезне дә Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Кызыл таң” гәзите, “Тулпар” һәм “Әллүки” журналлары исеменнән Халыкара туган тел көне белән котлыйм! Диктант язу – ул бик мәртәбәле эш. Бүген сез татар телен нинди дәрәҗәдә белүегезне тикшерәсез, үз белемегезне республика күләмендә сынап карыйсыз. Барыгызга да диктантны “бишле”гә язуыгызны телим! - диде, катнашучыларны тәбрикләп, Башкортстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе урынбасары, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире, филология фәннәре кандидаты, доцент Фаил Фәтхетдинов.

Филология фәннәре докторы, профессор, М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогоия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов билгеләвенчә, “Халыкара диктант” акциясенең төп максаты җәмгыятьтә туган телгә игътибар, хөрмәт тәрбияләү булса, икенчесе - үзеңне сынап карау.

- Диктант язу, беренче чиратта, үзең өчен кирәк. Безгә, оештыручыларга, кемнең ничәлегә язуы статистик мәгълүмат өчен генә. Без катнашучыларның белемен тикшерү, бәяләү бурычы куймыйбыз. Ә инде матур итеп җыелышып, күмәкләп катнашып, бергәләп диктант язу – ул җәмгыятьтә туган телгә игътибарны арттыра, аңа сакчыл караш тәрбияли, - дип билгеләде Илшат Сәхиятулла улы.

Акциядә катнашучылар күренекле татар язучысы Галимҗан Ибраһимовның “Тирән тамырлар” романыннан сайланган өзекне язды. Текстны филология фәннәре кандидаты, доцент Раушания Гәрәева укыды. Диктант язучылар кыска гына өзекне ак кәгазьгә төшергән арада әдип сурәтләгән табигатьнең көчен, матурлыгын күрергә дә, телебезнең никадәр бай һәм сыгылмалы булуын тоярга да өлгерде.

“Мин мондый чарада беренче тапкыр катнашам. Диктант язу авыр булмады, текст аңлаешлы, берничә урында гына әзрәк шикләнеп алдым. Мин үзем урыс мәктәбен тәмамладым. Татар теленә “Кызыл таң” гәзите өйрәтте, дисәм, һич арттыру булмас. Балачакта әнием миңа зал уртасына басып, “Кызыл таң” гәзитен кычкырып укырга куша торган иде. Әнә шулай мин туган телемдә укырга да, язарга да, фикер йөртергә дә өйрәндем”, - диде диктант язуда катнашкан Уфа “Нур" татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин.

Шунысы сөенечле, мондый акцияләр елдан-ел популярлаша. Диктант язуда катнашучылар саны артуга бара. Бүген дә диктант язуда катнашкан һәркем белем дәрәҗәсен күрсәтеп кенә калмады, ә шул рәвешле туган телен яратуын, милләтенә хөрмәтен, аның киләчәгенә битараф булмавын да белдерде.

- Акциядә катнашу һәркемнең үз ихтыярында. Яшьләр тарафыннан язма эш башкару туган телеңне ныграк өйрәнергә, белгәннәреңне камилләштерергә омтылу билгесе булса, өлкәннәрдә ул халкыбызның милли рухы сүнмәвен, аның үз милләте, халкы, ана теле белән горурлануын чагылдыра, - диде филология фәннәре кандидаты, доцент Альбина Хәлиуллина.

Бүген диктант язуда катнашкан һәркайсына сертификатлар тапшырылды. Язмаларны БДПУның тел галимнәре, доцентлар тикшерде. Нәтиҗәләр Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Бөтендөнья башкорт корылтае (конгресс)" сайтларында басылып чыгачак.

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.
Читайте нас: