-3 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 июнь 2021, 18:25

Сулар һава чиста булырга тиеш

Дәүләт думасы Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Башкортстан шәһәрләрендә зарарлы матдәләр чыгаруны җайга салырга мөмкинлек бирәчәк закон кабул итте.

Дәүләт думасы Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Башкортстан шәһәрләрендә зарарлы матдәләр чыгаруны җайга салырга мөмкинлек бирәчәк закон кабул итте.
Төзәтмәләр ярдәмендә "Тирә-як мохитне саклау турында»гы законда атмосфера һавасының пычраклыгы югары дәрәҗәдә булган шәһәрләрдә зыянлы матдәләр чыгаруны квоталау системасы барлыкка киләчәк. Хәзер Русиянең 12 шәһәрендә пычратучы матдәләр чыгаруга квоталар гамәлдә, бу исемлектә Башкортстанның бер шәһәре дә юк. Братск, Красноярск, Липецк, Магнитогорск, Медногорск, Түбән Тагил, Новокузнецк, Норильск, Омск, Чиләбе, Череповец һәм Чита шәһәрләре 2024 елга зарарлы матдәләр күләмен 20 процентка киметергә тиеш. Законга төзәтмәләр Русия Хөкүмәтенә әлеге исемлекне киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Башкортстан өчен яңа закон актуаль. Төбәктә 200дән артык сәнәгать предприятиесе, күп кенә нефть һәм газ эшкәртү предприятиеләре эшли. Аларның күбесе Уфада, Стәрлетамакта, Салаватта, Благовещенда урнашкан. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, атмосфераны барыннан да бигрәк ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре пычрата.
- 2020 елда атмосфера һавасы пробаларының чагыштырма авырлыгы буенча Салават (0,52%), Стәрлетамак (0,47%), Ишимбай (0,45%), Уфа (0,36%), Благовещен (0,25%) шәһәрләре аеруча пычранган территорияләр булып тора, – ди Башкортстан буенча "Роспортебнадзор" идарәсе җитәкчесе Анна Казак. - Конституция буенча, һәр кеше уңайлы әйләнә-тирә мохиткә, аның торышы турында дөрес мәгълүмат алырга хокуклы. "Тирә-як мохитне саклау турында»гы законга төзәтмәләр санитар һәм экологик законнар таләпләрен тулыландырачак. Аерым алганда, аның буенча шәһәр һәм авылларында атмосфера һавасы кешегә зыян китермәскә тиеш.
Анна Казак сүзләренә караганда, федераль закон предприятие эшчәнлеген адреслы күзәтергә һәм зыянлы матдәләр чыгару турында дөрес мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Атмосферага тискәре йогынтыны киметүгә юнәлтелгән чаралар комплексын адреслы (ягъни һәр конкрет предприятиегә карата) үткәрү һәм күзәтчелек органнары тарафыннан әлеге чараларның нәтиҗәлелеген бәйсез бәяләү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгында сөйләүләренчә, пычранган һавалы шәһәрләр исемлегенә Уфа, Стәрлетамак, Салават керер дип планлаштырыла. Моның өчен ике зур бурычны үтәргә кирәк – атмосфера һавасына мониторинг системасын үстерүне дәвам итәргә һәм бу шәһәрләрдә пычрану исәп-хисапларын ясарга. Эш елдан артык вакытны алырга мөмкин.
Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Руфина Шаһапова әйтүенчә, бездә экология өлкәсендә контроль механизмы җитәрлек эшләми.
- Кайчагында экология проблемаларын хәл итүгә халык йогынты ясарга мөмкин. Мәсәлән, атмосфера һавасына мониторинг буенча прибор күрсәткечләрен онлайн күзәтеп бару бик яхшы булыр иде. Һәр теләгән кеше реаль вакыт режимында нинди һава сулавын, санкцияләнмәгән чүплекләр булу-булмавын күрә алыр иде, - ди парламентарий. - Экологияне яклау кешеләрнең аң дәрәҗәсе белән дә турыдан-туры бәйле. Бу проблемаларга күбрәк игътибар иткән саен, законнар һәм аларның үтәлешен контрольдә тоту да катгый булачак. "Тирә-як мохитне саклау турында"гы Законга төзәтмәләр илебез халкының сәламәтлеген саклауда зур адым булачак».
Закон 2022 елның 1 сентябрендә үз көченә керә.
Читайте нас: