+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 июль 2021, 15:40

Акбузат хәзер Бөрҗәндә яши!

VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында Бөрҗән районында башкорт халкы эпосларының, мифларының һәм риваятьләренең иң төп персонажларының берсе булган Акбузатка һәйкәл ачылды.

VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында Бөрҗән районында башкорт халкы эпосларының, мифларының һәм риваятьләренең иң төп персонажларының берсе булган Акбузатка һәйкәл ачылды.
Елкычыккан күле янындагы һәйкәлне ачу тантанасында CIOFF президенты Филипп Боссан һәм Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, шулай ук Фольклориадада катнашучы илләр вәкилләре һәм башка кунаклар катнашты.
Акбузат алдында сәхнәгә урындагы фольклор коллективлары һәм балалар – эпосларны укучылар чыкты, алар кунакларны халкыбызның гореф-гадәтләре һәм бай мәдәни мирасы белән таныштырды. Бәйрәм Роберт Юлдашевның, «Курайчы» төркеменең һәм «Guzel-Dance» ансамбленең феерик концерты белән тәмамланды.
«Акбузат» монументаль-скульптура композициясе — аның авторы Өлфәт Кобагышевның бөтен тормышының эше. Автор сөйләвенчә, һәйкәл турындагы хыяллар ерак 1977 елда, Мәскәүнең «Наука» нәшриятында «Башкорт халык эпосы» китабы чыккач башлана. Шул вакыттан, студент чакларыннан бирле ул эпосларга һәйкәл булдыру идеясе белән янып яши. Акбузатка юл озын булган. Ләкин иң мөһиме — нәтиҗә. Автор аннан канәгать.
"Скульптор булу аз, чөнки реаль атны гына сурәтләп булмый. Акбузат — мең еллар дәвамында чәчәннәрнең шигъри теле белән шомартылган образ. Аны сәнгатьнең монументаль төренә күчерергә кирәк иде. Эпосны белмичә моны ничек эшлисең? Чәчәннәр мифик образны бик яхшы сурәтләгән. Минем композиция тулысынча эпосларга нигезләнгән, - ди Өлфәт Кобагышев. Останың тагын бер мөһим максаты бар — Урал батырга һәйкәл кую. Скульптор фикеренчә, ул Уфада булырга тиеш.
Акбузат — әлегә башкорт халкының эпик әсәрләренә бердәнбер һәйкәл. Аның республика халкы өчен мөһимлеген аксакалыбыз, Башкортстанның халык шагыйре Рәшит Шәкүров билгеләп үтте:
- Бу - республикада әлегә тиңе булмаган һәйкәл. Акбузатта — безнең борынгы тарих, ул - безнең рухилык, безнең идеаль дөнья. Бу - безнең эпос батыры, Урал батырның канатлы тулпары, эпослар мотивларына ярашлы, күктән төшкән ат. Образга халыкның рухи ныклыгын, рухын гәүдәләндерүче масштаблы идея салынган. Безнең өчен бу - зур вакыйга.
Фото: Юлай Кәримов
Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: