+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
6 июль 2021, 12:50

Рифат Шәйхетдинов: “Җаваплылык тоеп эшләү мөһим”

Рифат Шәйхетдинов биш ел дәвамында Русиянең Дәүләт думасында Башкортстан халкы мәнфәгатьләрен яклый. Биш ел ул Мәскәү белән туган республикасы арасында юлда. Башкалада – бөтен ил тормышына йогынты ясый торган закон проектлары өстендә эш, киңәшмәләр, мөһимфедераль башлангычлар, биредә – очрашулар, гражданнарны кабул итү, сайлаучыларның үтенечләре, аларны хәл итү, сайлаучылар турында кайгырту.

Рифат Шәйхетдинов биш ел дәвамында Русиянең Дәүләт думасында Башкортстан халкы мәнфәгатьләрен яклый. Биш ел ул Мәскәү белән туган республикасы арасында юлда. Башкалада – бөтен ил тормышына йогынты ясый торган закон проектлары өстендә эш, киңәшмәләр, мөһим

федераль башлангычлар, биредә – очрашулар, гражданнарны кабул итү, сайлаучыларның үтенечләре, аларны хәл итү, сайлаучылар турында кайгырту.

Сер түгел, Дәүләт думасы депутатлары еш кына бик еракта, халык проблемаларыннан хәбәрдар түгел булып тоела. Ә менә Рифат Габделхак улы турында һич кенә дә алай димәссең. Аны еш кына халык арасында күрергә мөмкин, сайлаучылар белән үткәргән очрашулары да еш булып тора. Ул яклап чыккан мәсьәләләр – күпкырлы. Алты бала тәрбияләүче әти буларак, ул гаиләгә кагылышлы сорауларга да битараф түгел, алдан күрүче стратег буларак, эшкуарлыкка, икътисадка кагылган тәкъдимнәре күп. Шунысы да бар: шәхсән үземә Рифат Шәйхетдиновка “Кызыл таң” гәзите үткәргән чараларның иганәчесе булуын сорап та мөрәҗәгать итәргә туры килде, ул безнең үтенечкә битараф калмады, тиешле ярдәм күрсәтте. Шулай ук Рифат Шәйхетдинов республиканың балалар һәм картлар йортларына “Әллүки” һәм “Тулпар” журналлары да яздырды. Күрүебезчә, аның өчен “вак” мәсьәләләр юк, халык күтәргән һәр проблема аның өчен мөһим.

Бүгенге әңгәмәдә без депутатның эшчәнлеге һәм алдагы планнары турында фикер алышабыз.


– Рифат Габделхакович, нефтекамалылар Сезне беренче чиратта Башкорт дәүләт университетының Нефтекама филиалын саклап калучы буларак белә. Аны ябу турындагы сүзләр эшкә күчкәндә Сез уку йортының ябылуына кискен каршы чыктыгыз. Шул хәлләрне искә төшерик әле.

– Яшьләрнең зур булмаган шәһәрләрдән, авыллардан мегаполисларга китүе – борчылу өчен җирлек. Бу хәл озак кабатлана алмый. Югыйсә, ун-унбиш елдан ни булыр? Мин исә һәр дәрәҗәдәге власть яшьләр туган җирендә белем алсын, яшәргә калсын, үз җирендә хезмәт салсын өчен шартлар тудырырга тиеш, дип саныйм. БДУ, аның бездәге филиалы – Башкортстанның төньяк-көнбатышы өчен мөһим уку йорты, монда бик күп районнардан студентлар белем ала. Әйе, университетны саклап калу өчен заманында бик күп йөрергә, очрашулар үткәрергә, республика җитәкчелеге, Мәгариф министрлыгы, Дәүләт думасындагы коллегалар белән күп эшләргә туры килде, әмма вузны саклап калдык.

– Ялгышмасам, Сез әле иң актив, тырыш укучыларга персональ стипендияләр дә булдырган идегез?

– Аный хәл дә булды. Мин, гомумән, актив яшьләргә ярдәм күрсәтергә, аларны дәртләндерергә кирәк, дигән уйда.

– Узган елда пандемия белән очрашып, күп предприятиеләр финанс авырлыгы кичергәндә Сез Нефтекаманың Ясалма күн заводына бик зур ярдәм күрсәттегез. Бу турыда да әйтеп үтсәгезче.

– “Искож” акционерлар җәмгыятендә йөзләгән нефтекамалы һәм күрше район халкы эшли. Әмма пандемия вакытында ул зур проблемалар белән очрашты. Шул вакытта без аны Җиңел сәнәгать предприятиеләрен коткару планына керттек, аны тормышка ашыру өчен федераль акча җәлеп иттек. Завод өчен бу, чыннан да, сизелерлек ярдәм булды.

– Кече һәм урта эшкуарлык һәм үзмәшгульлек мәсьәләләре буенча Эксперт советы җитәкчесе буларак, бу өлкәгә кагылышлы сораулар белән күп очраша торгансыздыр? Пандемия вакытында бизнесны саклап калу буенча керткән тәкъдимнәрегез шулай фикер йөртергә нигез бирә.

– Әйе, шуңа да узган елда пандемия чорында фикердәшләр, коллегалар белән федераль дәрәҗәдә салымнарны кыскартуга, “салым каникулы” кертүгә ирештек, шулай ук эшчеләрнең хезмәт хакын компенсацияләүгә, эшкуарларны тикшерүгә мораторий кертүгә ирештек. Бу чаралар, шулай ук, Русия икътисадын саклап калуга ярдәм итте.

– Рифат Габделхакович, Нефтекаманы төзекләндерү буенча да башкарган эшләрегез бик күп. Җиңүнең юбилей елында утырткан алмагачлар аллеясы гына ни тора!

– Әйе, сугыштан кайткан дәү әти, әтиләребез туган якларын тергезергә тотына, бакчалар утырта. Алмагачлар, яшь агачлар – тыныч тормышның бер символына әверелгән. Шуңа да без дә Нефтекама халкы белән Светлое күле янында бик матур аллея утырттык. Бу күл шәһәр халкының яраткан ял итү урынына әйләнде. Мин аны төзекләндерү буенча проектны хуплап чыктым, һәм монда бик күп эш башкарылды: җәяүлеләр өчен уңайлы юллар булдырылды, күл тирәсе парк корылмалары белән җиһазландырылды. Гомумән, мондый проектларда депутатлар башлап йөрергә тиеш, дип саныйм. Үзең дә эшләргә, артыңнан кешеләрне дә ияртә белергә кирәк.

– Сез – көчле лидер. Әмма халыкта “Бер сугышчы җиңү китерә алмый” дигән мәкаль бар. Сезнең эштә дә фикердәшләр командасында булу бик мөһимдер?

– Һичшиксез, шулай. Проектларның күбесе финанска бәйле. Шуңа да без округта яшәүче сайлаучыларның сорауларын системалы, даими хәл итү өчен спонсорлар һәм хәйрия ярдәме турында уйлый башладык. “Уртак эш” фонды шулай барлыкка килде. Анда предприятие җитәкчеләре, округ бизнесменнары керде.

– Сез үзегезнең хезмәт хакының да күпмедер өлешен шунда күчерәсез, дигән мәгълүмат бар, ул дөресме?

– Мин “Уртак эш”нең Попечительләр советын җитәкләдем. “Уртак эш” исәбендә бүген дистәләгән тормышка ашырылган проект: “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча төзекләндерү объектлары, яңартылган “Октава” балалар клубы бинасы, Көнчыгыш бистәдә салынган юллар, без ярдәм күрсәткән мәчетләр һәм чиркәүләр... Шулай ук социаль учреждениеләр һәм иҗтимагый оешмаларга ярдәм күрсәтелә, шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерүгә, хастаха-нәләрне, мәктәпләрне, балалар бакчаларын ремонтлауга акча бүленә.

Депутат фонды хәйрия оешмаларына да ярдәм итә. “Ковчег” – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм үзәгенә, “Игелек сандыгы” – Нефтекамада аз керемлеләр өчен кибетенә, “Савитар”– Агыйделдә өстәмә белем бирү үзәгенә, Краснокама районында балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә безнең тарафтан даими нигездә ярдәм күрсәтелә.

Пандемия вакытында безнең фонд шулай ук урындагы хастаханәләргә ярдәм күрсәтте. Нефтекама шәһәр дәваханәсендә медицина персоналын ашыгыч чакыру системасы урнаштырылды, “кызыл зона”га үтү өчен шлюз төзелде, округның барлык 11 шәһәр һәм районы дәваханәсендә дә “Уртак эш” фонды акчасына һаваны чистарту өчен инфракызыл рециркуляторлар урнаштырылды.

Ә инде хезмәт хакына кагылышлы Сез биргән сорауга килгәндә, минем депутат хезмәт хакының яртысы, чыннан да, фондка күчереп барыла.

– Рифат Габделхакович, Сез – бер фракциядә дә тормаучы мөстәкыйль депутат. Бу Сезгә нәрсә бирә?

– Сайлаучыларның фикерен якларга булышлык итә, дияр идем. Чөнки мин фракция дисциплинасы чикләрендә генә эшләмим, ә беренче чиратта сайлаучыларның фикеренә таянып эш итәм. Заманында пенсия яшен арттыруга да каршы чыктым. Минем карашка, Русия Пенсия фондын башкача, дөресрәк реформалаштырырга кирәк. Бу – күп акча таләп итә торган бик зур структура. Аңа булган бюджет чыгымнары арта, әмма фондка йөкләнгән пенсия реформасы гади кешеләр мәнфәгатьләреннән ерак. Безнең пенсионерлар – сугыштан соң, шулай ук авыр 1990 елларда илне үз җилкәләрендә күтәргән кешеләр. Картлыкта булса да алар бөтен хезмәтләре өчен бүләкләнсен иде. Без моның өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиешбез.

– Халык мәнфәгатьләрен яклап кабул ителгән тагын нинди закон проектларын атый аласыз?

– Экспресс-судлар турындагы закон проектын тавыш бирүдән төшереп калдыруга ирештек, алар гадиләштерелгән тәртиптә балаларны гаиләләрдән алу мөмкинлеге бирер иде. Шулай ук дистанцион белем бирү турындагы закон проектын хупламадым. Милли телләр турындагы законнарга төзәтмәләр керттем. Гомумән алганда, Думада эшләү дәверендә 39 закон проектын эшләүдә катнаштым, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча илкүләм проектка 50 төзәтмә тәкъдим иттем, алар хупланды.

Гомумән, депутатның һәр карары, һәр гамәле “Бу кешеләр өчен нәрсә белән файдалы?” дигән сорауга җавап бирергә тиеш. Халык өчен, минем округтагы сайлаучылар, күршеләр, сыйныфташлар, гомумән, миңа ышанган һәм үз тавышын биргән сайлаучы өчен. Шушылар турында син һәрвакыт истә тотарга тиеш. Депутат булу, кемнеңдер мәнфәгатьләрен кайгырту – зур җаваплылык, ә кешеләр өчен тырышу – зур мотивация!

– Рифат Габделхакович, әңгәмә өчен зур рәхмәт. Алдагы көннәрдә дә бергә, тыгыз бәйләнештә эшләргә язсын!


“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.
Автор:IMPORT Сервисный
Читайте нас: