Редакциягә Уфа янәшәсендәге бер авылда яшәүчедән хат килде. Билгеле сәбәпләр белән ул үзенең исем-шәрифләрен күрсәтмәгән. Эш шунда, күптән түгел шәхси сектор хуҗасына урындагы хакимият вәкилләре килеп, ихатасындагы кое суын күршеләренә биргән өчен җитди кисәтү ясаган.“Кое суын беркайчан да сатып биргәнем булмады һәм ул минем бизнес чыганагым да түгел. Имеш, үз ихатаңдагы коедан күршеләргә яшелчә бакчасына сибү өчен су бирергә ярамый икән. Аңлашылмый, ничек инде үз ихатамда үзем казыткан кое суыннан башка кешеләргә файдалану тыела? Андый закон бармыни?” – дигән сорау бирә гәзит укучыбыз.Ихата коесында “Водоканал” оешмасының нинди катнашы бар? Урам коесы суыннан файдаланган өчен акча түләргә тиешбезме һәм участокларында скважиналары булган гражданнарга нинди таләпләр куела? Экспертлар фикеренә таянып, шушы һәм башка сорауларга җавап табарга тырыштык.Счетчик кайда куелырга тиеш?Шәхси секторлардагы йортларның күбесе үзәкләштерелгән суүткәргечтән файдалана. Әмма соңгы елларга кадәр авылда кайсы гаиләнең күпме су тотынуын исәпләүче һәм моның өчен акча таләп итүче булмады. Шуңа күрә дә, авылда яшәүчеләргә су белән тәэмин итүче яисә хезмәтләндерүче предприятие вәкилләренең йортка кереп дәгъва белдерүе хәзер сәер күренә.
Дөрес, соңгы вакытта шәһәрдә генә түгел, авыл йортларында да тотынылган су күләмен исәпләп баручы счетчиклар куела башлады. Алар киләчәктә һәр йортта мотлак булачак. Счетчикны йорт хуҗалары үз акчасына сатып алырга тиеш. Законда шулай каралган. Әмма законга яңа үзгәрешләр кертелүен дә истән чыгармагыз.2021 елдан башлап, су белән тәэмин итүче предприятие (шартлы рәвештә “Водоканал” дип алыйк) яңа сатып алынган счетчикны файдалануга рөхсәт бирү белән генә чикләнми, ә аны граждан яшәгән участок чигенең тышкы өлешенә урнаштыруны да таләп итә, ягъни йортка кертелгән судан гына түгел, ә ихатада яисә бакчада файдаланылган үзәк суүткәргечтән килүче су өчен дә түләргә кирәк булачак.
“Водоканал”ның мондый таләбе һич тә законсыз түгел. “Су белән тәэмин итү һәм аны бүлү (тарату) турында”гы 416нчы федераль законда әлеге оешма тарафыннан хезмәтләндерелгән суүткәргечнең кая кадәр дәвам итүе бәян ителә (VII пункт 13нче маддә).Шул ук вакытта, Русия Хөкүмәтенең 2013 елның 4 сентябрендә кабул иткән карарында билгеләнүенчә (4нче пункт), абонентка судан файдалануны исәпләүче приборны баланска караган су челтәре чигендә урнаштырырга кирәк.
Әлбәттә, эш судка барып җиткән очракта су приборының кайда урнаштырылырга тиешлеген ачыклау бәхәсле булырга да мөмкин. Прибор суүткәргеч челтәрнең шәхси ихатадагы коесына кергәнче куелырга тиешме, әллә кое аша узган үткәргечтән соң куеламы — анысы һәр очракка карап, аерым хәл ителәчәк. Әгәр дә шәхси участоктагы коегызга урнаштырылган счетчикның үзәк челтәрдән килгән су күләмен техник сәбәпләр аркасында дөрес исәпли алмавын дәлиллисез икән — уңыш сезнең якта булачак.
Урам колонкасы — түләүле
Үзәк суүткәргеч аша бирелгән суны үзегезнең участокка кертеп файдаланасыз икән, билгеле, моның өчен акча түләргә кирәк булачак. Әгәр ул сез хуҗа булган җиргә кертелмәгән, ягъни тоташтырылмаган икән — моның өчен акча сораячаклармы, дигән сорау тууы да мөмкин.Мондый мисаллар һәр авылда да очрый һәм хезмәтләндерүче оешма яисә урындагы хакимият сезнең “күмәк чыганак”тан алынган суны түләүсез файдаланганыгызны белсә — бик сәер күренер иде. Авылда җир астыннан чыккан су өчен акча таләп итүләре әлегә кадәр чыннан да гаҗәп тоелды. Бу мәсьәләгә дә ачыклык кертелде: түләргә кирәк булачак.Мәсәлән, суд карары нигезендә, гаиләдәге кеше исәбеннән чыгып, судан файдалануның норматив күләменнән исәпләп тиешле күләмдәге сумманы түләтү, яки штраф салу турында карар чыгарыла ала. Нормативка ярашлы, һәр кешегә аена уртача 1,22 кубометр су каралган. Әгәр судка “Водоканал” оешмасы бирә икән, сез файдаланган колонкага суны “Водоканал” бирүен дәлилләргә тиеш.Кое суы белән бүлешергә ярамый!Торак йорт яки бакчадагы йорт хуҗасы скважинаны үз участогында да бораулатырга мөмкин. Әлегә кадәр, түбәндә бәян ителгән берьюлы өч шартны үтәгән очракта, үз биләмәңдә скважина урнаштыру өчен махсус лицензия алырга яки судан файдаланган өчен түләргә кирәкми иде.Менә ул шартлар:
1. Сезнең скважина авылны, башка категориядәге торак пунктны үзәкләштерелгән су белән тәэмин итүче системага якын булмаска тиеш;
2. Скважинадан алынган су күләменең тәүлегенә 100 кубометрдан артмавы мотлак;3. Скважина бары тик участоктагы гаилә әгъзалары өчен генә файдаланыла.Әгәр шушы өч таләпнең берсе генә дә үтәлми икән, скважина хуҗасы җир асты байлыкларын лицензиясез файдалануда гаепләнеп, административ җаваплылыкка тарттырылырга мөмкин.Югарыда редакциягә мөрәҗәгать иткән хат авторы да шушы хәл “корбаны” булган, күрәсең. Чөнки скважина суын башка участокта яшәүчеләр (хәтта якын туганы булуга карамастан) файдаланган. Бу инде законда бәян ителгәнчә, суны шәхси мәнфәгатьтә файдалануга керми. Бу турыда Русия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 7.3 маддәсендә бәян ителә.Болардан тыш, скважина урнаштырганда йорт хуҗасы кабул ителгән санитар нормаларны үтәргә бурычлы. Таләпләр санга сугылмаганда, җир астындагы су чыганаклары пычрануга юл куелырга мөмкин. Аның өчен җитди җаваплылык чаралары билгеләнгән.Игътибар! Кешеләр сәламәтлегенең санитар-эпидемиологик хәвефсезлеген тәэмин итүче яңа кагыйдәләргә (СанПин 2.1.3684-21) ярашлы, скважиналар пычрату ихтималлыгы булган чыганаклардан кимендә 50 метр биегрәк торырга һәм автомобиль магистральләренә 30 метрдан да якынрак урында урнашмаска тиеш.
Ә коммерциягә карамаган бакчачылык ширкәтләре өчен кагыйдәләр башкачарак. Санитар кагыйдәләрнең яңа стандартларына ярашлы (сп.53.13330.2019), скважинаны яисә коены ихатадагы бәдрәфтән яки компост (тирес) җыю урыныннан 8 метрдан да якынрак урнаштырутыела.