+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
13 июль 2021, 15:51

Коронавируска бәйле хәл кискен кала

Аны “авызлыклау” максатында республикада өстәмә чаралар күрелә.

Коронавируска бәйле хәл кискен кала
Коронавируска бәйле хәл кискен кала
Аны “авызлыклау” максатында республикада өстәмә чаралар күрелә.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров киңәшмәне почта хезмәткәрләрен һө­нәри бәйрәмнәре белән котлаудан башлады. Республика илдә иң күп почта бүлекчәләре булган төбәкләрнең берсе икәнлеген билгеләп, коронавирус инфекциясе тарала башлагач та аларның эшчәнлеге бер генә көнгә дә тукталмавын ассызыклады Радий Хәбиров.

— Узган атна иң кызу эш чоры белән истә калачак, чөнки без Фольклориада кысаларында 37 илдән меңнән күбрәк катнашучыны каршы алдык. Без бу чараны әлеге катлаулы эпидемиологик вакытта үткәрергә кирәкме икәнлеге турында озак уйландык. Бүген инде әлеге чарага катнашлыгы булган һәркемгә, шул исәптән муниципалитет башлык­ларына рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аны үткәрү карарына килеп, без дөрес эшләдек, дип уйлыйм һәм бу карарның ниндидер күңелсез нәтиҗәләргә китермәвенә ышанам, — диде ул.

Оператив киңәшмәдә республи­каның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова доклад белән чыгыш ясады.
— Фольклориада 37 ил халкын берләштерде. Анда меңнән күбрәк кеше катнашты. Шул ук вакытта чараны оештыру эшләрендә генә дә 3500 кеше көч салды. Безнең эшчәнлек турында, урындагы киңкүләм мәгълүмат чараларыннан тыш, 30 илдә оператив мәгълүмат бирелеп барды, — диде ул.
Әминә Ивний кызы әлеге чараның зур оешканлык белән үтүен билгеләде һәм анда катнашкан һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

— Уфадан тыш, чит ил кунаклары республиканың 22 районында һәм шәһәрендә булды. Урындагы хакимият башлыкларына да яхшы әзерлек өчен зур рәхмәтемне җиткерәм. Чит ил кунаклары республика турында бик матур сүзләр әйтте. Алар биредә ачык, изге күңелле, аралашучан халык яшәвен белдерде, ә республика халкын “якты кешеләр” дип атады, — диде ул.

Министр чара барышында барлык хәвефсезлек чараларының да төгәл үтәлүен ассызыклады. Фольк­лориадага килүчеләрнең 80 про­центының вакциналау үтүен дә билгеләде ул. Республика Башлыгы 16 июльдә әлеге чараны оештыруда ярдәм иткәннәр белән очрашу уздырырга һәм аларның эшчәнлеген билгеләргә кирәклеген әйтте.

Кызганычка каршы, республикада коронавирус инфекциясе таралуын дәвам итә. Кичәге көнгә авыру йоктыручылар саны янә 215 кешегә арткан. Шул уңайдан республика Башлыгы киләсе атнада өстәмә ял көне булачагы турында җиткерде.

— 20 июль — Корбан бәйрәме. Ул сишәмбегә туры килә. Авыру таралуын тоткарлап тору максатында оешма җитәкчеләренә 19 июльне дә ял көне итеп билгеләргә чакырам. Шул ук вакытта бу көн өчен эш хакы сакланырга тиеш, — диде ул.

Радий Хәбиров Корбан бәйрәме вакытында халыкның мәчетләрдә күпләп җыелуын исәпкә алып, дин әһелләре белән хәвефсезлекне тәэмин итү буенча сөйләшүләр алып барырга кирәклеген ассызыклады.

Республикада коронавируска каршы актив рәвештә вакциналаштыру бара. 12 июльгә булган мәгълүматлар буенча, вакцинаның беренче компоненты 739 мең кешегә ясалса, ике тапкыр вакциналауны 420 мең кеше узган. Бу күрсәткеч буенча без илдә 9нчы урындабыз. Радий Хәбиров республикада вакциналау буенча тоткарлыклар булмавын билгеләде һәм аны даими кайтаруны контрольдә тотарга кушты.

Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева соңгы атнада халыктан 8899 мөрәҗәгать килүен әйтте. Халыктан килгән сорауларның күбесе өйдә вакциналану мөмкинлеге турында булуын ассызыклады ул.
15 апрельдән Башкортстанда янгынга каршы әзерлек режимы да саклана. Быел республикада коры һава шартлары булганлыктан, янгыннар саны былтыргыга караганда аеруча күп. Атап әйткәндә, бу күрсәткеч 4,5 тапкыр югары. Республиканың урман фондына 3 миллион сумлык зыян килгән.
Киңәшмә ахырында Радий Хәбиров янә коронавирус инфекциясе таралу темасына әйләнеп кайтты.

— Тиздән 1 сентябрь. Мәктәпләрдә ме­­дицина инспекторлары эшен җәел­дерергә кирәк булачак. Шул ук вакыта муниципаль район башлык­ларыннан күләмле чаралар үткәрүдән тыелып торуларын сорыйм. Инфекция чигенә башлагач, без аларны яңадан тергезә алачакбыз. Әлегә авырудан котылу өчен бер генә юл бар, ул — вакциналану. Эре предприятиеләрдә хезмәткәрләрне вакциналауны тәмамлап, арытаба уртача оеш­маларга күчәргә кирәк булачак, — диде Радий Хәбиров.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: