Әлеге комиссия республика Башлыгы Радий Хәбиров указы буенча төзелде. Бу хакта ул Баймакта файдалы казылмалар чыгаруга багышланган киңәшмә барышында белдергән иде. Аның сүзләренә караганда, комиссия составына файдалы казылма чыгару алып барыла торган территориядәге республика хакимияте органнары, муниципалитетлар, контрольлек итүче һәм күзәтчелек органнары вәкилләре керергә тиеш. Ул даими рәвештә эшләргә, бу өлкәдә килеп туган проблемаларны һәм кискен мәсьәләләрне хәл итәргә тиеш, дип әйтелде.
Азат Шамил улы билгеләвенчә, комиссия 3 айга бер тапкыр җыелачак, утырышлар арасында төрле юнәлешләр буенча эш төркемнәре эшләячәк.
- Без җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә реаль проблемалы кейсларны карап тикшерәчәкбез. Шулай ук утырышлар арасында килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү өчен эш төркемнәре булдырылачак. Гомумән алганда, безне тармактагы агымдагы проблемалар бик нык борчый. Кайбер җир асты байлыкларыннан файдаланучылар, кызганычка каршы, күпсанлы бозуларга юл куя, ягъни лицензияләр шартларын үтәмиләр, эшкәртелгән яткылыкларны рекультивацияләүне үтәмиләр, лицензияле кишәрлек чикләренә чыгалар, туфракның уңдырышлы катламын юк итәләр, - дип ассызыклады вице-премьер.
Моннан тыш, Азат Бәдранов хәбәр иткәнчә, беренче утырышка әзерлек барышында Урал аръягының кайбер районнарында вазыйфалы кешеләр эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турында мәгълүмат килә башлады.
- Бәлки урыннарда киң колачлы коррупция турында сүз барадыр. Хәзерге вакытта без мәгълүматны актив тикшерәбез һәм тулы фактура формалаштырганнан соң, аны хокук саклау органнарына хокукый бәяләү һәм хезмәт тикшерүләре үткәрү өчен тапшырачакбыз, - диде вице-премьер.
Башкортстанның Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров аңлатып үткәнчә, җир асты байлыклары участокларыннан файдаланучылар белән республиканың урындагы үзидарә органы арасында территория халкының социаль-икътисади һәм экологик мәнфәгатьләрен үтәү турында килешү төзелә.
- Мондый килешү шартларына муниципаль районда яшәүчеләрне эшкә урнаштыру, файдалы казылмалар ташу өчен әйләнә-тирә юлларның төзеклеген тәэмин итү, карьерда эшләгәндә заманча техник чаралар куллану, җир асты байлыкларыннан файдаланучының әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны каплатуы һәм башка мөһим аспектлар кертелгән булырга тиеш, - диде Урал Искәндәров.
Утырышта шулай ук республика территориясендә карьерлар реестрын формалаштыру мәсьәләләре һәм Башкортстан Республикасы Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар ассоциациясе эше каралды. Ассоциация 2020 елның февралендә Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы каршында оештырылган һәм хуҗалык эшчәнлеген алып бару тәҗрибәсен гомумиләштерергә һәм анализларга, шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә катнашучыларны консолидацияләргә тиеш.
Моннан тыш, комиссиягә «Таналык» җәмгыяте җир асты байлыклары кишәрлекләрен рекультивацияләүнең барышы һәм «Сангалык диорит карьеры» җәмгыяте эшчәнлегендә бозуларны бетерү тәкъдим ителде. Исегезгә төшерәбез, әлеге объектларны рекультивацияләүгә урындагы халык мөрәҗәгатьләреннән һәм республика җитәкчелеге кисәтүеннән соң керештеләр.
Азат Бадранов әлеге предприятие җитәкчеләренә җәмәгатьчелек белән активрак хезмәттәшлек итәргә, якын арада урындагы халык белән очрашулар үткәрергә һәм аларга башкарылган эшләр буенча актуаль мәгълүматны җиткерергә кушты.
- «Альтинвест» җәмгыятенә карата сораулар күп җыелган. Бу компаниянең эшчәнлеге якын арада Җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышында каралачак. Комиссиянең эш барышы киңкүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылачак дип гарантиялим, - диде Азат Бадранов.
Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова, урындагы халыкны участокны рекультивацияләү, табигатьне саклау законнарын үтәү, хезмәт хокукларын бозу һәм башка мәсьәләләр борчый, дип ассызыклады. Ул биредәге халык белән компания арасында коммуникацияләр булмау да мөһим аспект дип атады.
Утырыш ахырында коммерция предприятиеләренең республика территориясендә ташландык карьерларны рекультивацияләү буенча тәкъдимнәре тыңланды. Экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Рушан Сәетов карьерлар формалаштыру мәсьәләсенә тукталды.
— Һәр муниципалитет башлыгына җир асты байлыкларын чыгарганда бозылган урыннар турында хәбәр итү кирәклеге турында хат җибәрдек. 39 муниципалитеттан җавап килде. Шул ук вакытта, мондый проблема белән очрашмаган бер генә район да юк. Шулай ук төрле күзәтчелек органнарына да рекультивация турында сораулар җибәрдек. Августта карьерлар реестрын төзү турында киңәшмә үтәчәк, — диде ул.
Җир асты казылмаларыннан кулланучылар ассоциациясе рәисе Азамат Әхмәтов билгеләвенчә, һәр кулланучы белән шәхси эш алып барыла. Аларның күбесе законсыз казучылар белән көрәшүдән арыганлыгын әйтә. Шул ук вакытта казылмаларны чыгарган вакытта ниндидер туфракның, үсемлекләрнең үсешенә начар йогынты ясала икән, кулланучы аны яңадан тергезергә тиеш.
— Без рекультивация эшен башладык. Бу язда 5 гектар җирдә үсентеләр утыртырга тиеш идек, корылык булганлыктан, бу эш көзгә күчерелде. Эшчеләрнең 95 проценты - Баймак кешеләре. Без алар белән хезмәттәшлекне дәвам итәрбез дип өметләнәм. Әлеге урыннардан ерак түгел ял зонасы оештыру өчен урын бар.Экстрим-парк төзү өчен биредә мөмкинлекләр зур. Биредә шундый эшчәнлекне җәелдерү отышлы булыр иде. Без дә бу башлангычка үз өлешебезне кертергә әзер, — диде чыгышында "Таналык" оешмасы учредителе Константин Хамуляк.
Учалы районы хакимияте башлыгы Руслан Гыйләҗетдинов чыгышында районда бик күп урында казылма байлыклар чыгару баруын белдерде. Әмма алтын чыгаруда, мәсәлән, законны бозу очраклары да очрый. Ландшафт бозыла, аны тергезүче юк. Ураз авылыннан гына да 5 шикаять килгән. Әлеге хәлләргә Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Эльвира Аеткулова да үз фикерен белдерде. Атап әйткәндә, ул анда халык белән аралашуы һәм алар белән бергәләп уртак фикергә килергә кирәклеген әйтте.
Шулай ук, чара барышында "Меркор" компанияләр төркеменең генеральный директоры Нур Фәтхетдинов үзләренең эшчәнлеге турында сөйләде. Баймак районындагы "Сосновский" участогында әлеге вакытта җитди эшләр бара. Биредә эш урыннары да булдырылачак. Алар урындагы муниципалитет белән дә төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәргә әзер. Биредә социаль юнәлешле предприятие төзү күз уңында тотыла.