Июнь башыннан Башкортстанга Урта Азия республикаларыннан 1700 тоннадан артык карбыз һәм кавын кайтарылган, дип хәбәр итә “Россельхознадзор”ның төбәк идарәсе матбугат хезмәте.
Чит илдән кертелгән җиләк-җимешнең барлык партияләре дә фитосанитария контроле уза.
"Июнь башыннан республикага Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Казахстаннан бахча культураларының 86 партиясе (1798 тоннадан артык) килде. Арбуз һәм кавын китерүчеләрнең барысында да фитосанитар сертификатлар бар.
“Россельхознадзор”ның Башкортстан буенча идарәсенең җаваплы кешеләре тарафыннан контроль үткәрелгән һәм продукциянең барлык партиясенә дә карантин фитосанитар сертификатлар бирелгән”, — дип белдерә ведомство матбугат хезмәте.
Карбыз сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә?
Ул уртача зурлыкта, ләкин авыр булмасын.
Киселгән, ярылган урыннары булмасын.
Кабыгындагы сырлар контраст булсын, кабыгы каты булса һәм ялтырап торса яхшы.
Карбызның җиргә тиеп торган өлешендәге табы ачык сары яки кызгылт-сары төстә булырга тиеш,
Өлгергән карбыз кабыгына сукканда җиңелчә яңгыравык тавыш чыгара.
Кысканда җиңелчә шытырдап куя.
Карбыз һәм кавынны рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан алырга киңәш ителми. Икенчедән, аларны күпләп үстерүче фермерлар тизрәк өлгерсен өчен төрле ашламалар куллана. Азотлы ашламалар артык булганда, туфракта нитратлар барлыкка килә. Иртә өлгергәннәрдә алар күп була да инде.
Карбызда нитрат күплеген ничек белергә дисезме? Аның йомшагы җете кызыл һәм бераз шәмәхә төстә була. Нитратсыз карбызның эчендәге җепселләре сары түгел, ә ак төстә.
Стакандагы суга карбызның йомшагын салыгыз. Су тоныкландымы? Шулай булса, курыкмыйча ашагыз, сезгә яхшы карбыз туры килгән.
Фото: postila.ru