+9 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
28 июль 2021, 12:16

Тарих игътибар үзәгендә

Бүген Константин Могилевский катнашлыгында утырыш узды.

Тарих игътибар үзәгендә
Тарих игътибар үзәгендә

Русия тарихи җәмгыяте 2012 елның 20 июнендә революциягә кадәрге Император урыс тарихи җәмгыяте традицияләрендә яңадан тергезелде. Аны гамәлгә куючылар булып Русиянең 27 алдынгы мәгариф, фән һәм мәдәният учреждениеләре тора, алар арасында Русия Фәннәр академиясе, М.В. Ломоносов исемендәге МДУ, Санкт-Петербург дәүләт университеты, МГИМО, Дәүләт тарихи музее, Дәүләт Третьяков галереясе, Эрмитаж, Русия дәүләт китапханәсе һәм башкалар бар.

Бүгенге көндә Русия тарихи җәмгыяте бүлеге илнең 50 төбәгендә ачылды. Устав нигезендә, аның максаты - гомумрусия тарихи мәдәниятен объектив өйрәнү, илебез һәм дөнья тарихын яктырту һәм популярлаштыру, милли хәтерне саклау нигезендә гомумрусия тарихи культурасын формалаштыру өчен җәмгыять, дәүләт, галимнәр һәм тарих сөючеләрнең көчләрен берләштерү.

Бүген республика Хөкүмәтендә Русия тарих җәмгыяте бүлеге советының киңәйтелгән утырышы узды. Ул быел 4 февральдә оештырылды.

- Хөкүмәт өчен шундый авторитет җәмгыятьнең төбәгебездә булуы - зур горурлык. Республика Башлыгы да тарихны, мәгърифәтчелекне үстерүгә зур игътибар бирә, диде үзенең чыгышында Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Азат Бадранов.

Азат Шамил улы ел ахырына төбәк бүлекчәсеннән бюллетеньнәр чыгару һәм ел саен аны кабатлау башлангычы белән чыкты.

- Ул эшкә җитди карыйк, анда докладлар керсен. Шулай ук киләсе утырышта эш планын раслыйк. Бу безнең эшчәнлекнең нәтиҗәсен тагын да үстерәчәк. Шулай ук безгә уку әсбаплары чыгаруга багышланган конкурс оештыру кирәк. Ул киләчәк буынга дөрес тарихны җиткерүгә басым ясаячак, - диде Азат Бадранов.

Чарада Русия тарих җәмгыяте идарәсе рәисе, башкаручы директор, "Ватан тарихы" фонды идарәсе рәисе Константин Могилевский катнашты.

- Тарихчыларның башлангычын алга җибәрү өчен шушы җәмгыять барлыкка килде. Бүген игътибар үзәгендә - югары тарихи белем. Русия тарих җәмгыяте әлеге юнәлешне күз уңына алырга тиеш. Бу уңайдан кирәкле документлар әзер инде. Моның өчен уку йортында урыннар билгеләү буенча да эш алып барыла. Бюджет урыннары кыскартылмаска тиеш. 1981 елда, мәсәлән, тарихчы дипломын алучылар 1,09 процент иде. Хәзер ул 0,4 процентка калды. Бу турыда җитди уйланырга кирәк. Бәхеткә, Башкортстанда кыскартулар юк. Әлегә аспирантуралар юк, әмма аның турында да уйлау да кирәк, - диде ул.

Константин Ильич чыгышында тарих укытучыларын әзерләүгә дә игътибар итте. Сер түгел, кайбер мәктәпләрдә тарих фәнен башка белгечләр укыта. Моның турында министрлыклар белән сөйләшергә кирәк булачагын белдерде ул.

- Төбәк тарихын укыту федераль программага кертелмәгән. Аны кайбер төбәкләр үзләре хәл итәргә тырыша, әмма бу гына җитми. Бездән бу юнәлештә дә җитди эш алып бару таләп ителә.

Азат Шамил улының ел саен доклад әзерләп чара үткәрү башлангычын мин дә хуплыйм, - диде ул.

Кичә Константин Могилевский Кушнаренкода булды. Ул анда район үзәгенең төзекләндерелгән үзәк мәйданында булды. Биредә заманча һәм район тарихы гармонияле рәвештә берләшә. Тарих-туган якны өйрәнү музеен аның директоры Гүзәл Хәмитова тәкъдим итте. Ул катнашучыларны авыл җирлегенә нигез салучыларга - Топорнин һәм Грибушинга, шулай ук Коминтерн мәктәбенә багышланган экспозицияләр белән таныштырды.

Бөек Ватан сугышы елларында атаклы шәхесләр - разведчиклар турында истәлек саклаган Коминтерн бинасы кунакларның игътибарын җәлеп итте. Экскурсиядә чираттагы пункт таш сыннар паркы булды. Район хакимиятенең тарихи мирасны саклау һәм үстерү эшенә яхшы бәя бирелде.

- Әлеге объект республика өчен генә түгел, ил тарихында мөһим урын алып тора. Аны тергезергә кирәк, - диде Константин Могилевский.

- Башкортстан бүлекчәсе үзенә дөрес юнәлеш алды. Аны арытаба да үсетерергә кирәк. Тарих укытучылары өчен конкурс үтәчәк. Иң чагу укытучылар югары бүләкләр алачак. Мәктәп укучылары өчен дә конкурслар бар. Шигырьләр укып алар Ютуб каналына җибәрә. Алар арасында да җиңүчеләр билгеләнә, - диде ул.

Чара кысаларында тарих белгечләрен, укытучыларны әзерләүгә зур игътибар бирелде. Утырышта республика министрлыклары вәкилләре дә моның турында үз фикерләрен белдерде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: