+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 август 2021, 11:40

Хәл катлаулы булачак

Шулай да Башкортстанда укучылар 1 сентябрьдән парта артына утырачак, диде республика Башлыгы.

Хәл катлаулы булачак
Хәл катлаулы булачак
 Бу хакта ул 2 августта Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә белдерде. Аның сүзләре буенча, бу уку елында да, узган елдагы кебек, мәктәпләрдә медицина инспекторлары эшләячәк. Радий Хәбиров көзен республикада коронавирус белән хәл катлаулы булачак, дип фаразлады һәм моңа әзер булырга кирәклеген ассызыклады.

Башкортстанда балаларның савыктыру лагерьлары буенча профилактик рейдлар узды. Республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итүенчә, мобиль төркемнәр гамәлдәге 49 оешманың 45ен тикшергән. “Тулаем алганда, антисептиклар саны җитәрлек булмавы ачыкланган бер-ике лагерьдан тыш, хәл бөтен җирдә дә тотрыклы. Тикшерү барышында бу хокук бозулар муниципалитетлар тарафыннан бетерелде", — диде ул.

Әйтергә кирәк, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм “Роспотребнадзор” узган атнада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча мобиль төркемнәрен булдырды. Төбәк җитәкчесе “Чайка” лагерында балаларның коронавирус йоктыруы белән канәгатьсезлеген белдерде һәм хокук бозуларга юл куйган җитәкчеләрне эштән куарга кушты. Хәзер исә, Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, хәл тотрыклыланган, һәм Башкортстан лагерьларын карантинга ябарга кирәкми, балалар соңгы смена ахырына кадәр ял итәчәк.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килешүләр төзү нәтиҗәсендә республикага бу елга 53 максатлы күрсәткеч җиткерелгән: шулардан 21 күрсәткеч буенча планга ирешелгән инде, 23 күрсәткеч буенча – уңай, 9 күрсәткеч буенча тискәре фараз бар. Бу хакта оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җиткерде. "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешкәндә муниципаль берәмлекләрдән коллегалар белән бергә эшләү мөһим роль уйный", — дип белдерде министр.
Ул Республика балалар клиник дәваханәсенең Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзүнең агымдагы торышы турында хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, үзәк төзелешен подрядчыларны конкурс нигезендә сайлап алуда катнашучыларның шикаятьләре аркасында кичектерделәр. Министр белдерүенчә, объект төзелешен башкаруга конкурс йомгаклары буенча эшләр Арбитраж судында карала. Эшләрне тәмамлау срогына төзәтмәләр кертү һәм финансларны яңадан бүлү Республика максатлы инвестицион программасына кертелгән. Быел балалар онкологиясе һәм гематология үзәген төзү өчен республика бюджетыннан 150 миллион сум бүленгән.

Республиканың Бөтенрусия халык санын алуга әзерлеген карадылар. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең ("Башкортостанстат") территориаль органы җитәкчесе Әкрам Ганиев хәбәр иткәнчә, быел ведомство кече һәм урта бизнесны икътисади исәпкә алу үткәргән. Шул ук вакытта Башкортстан хисап тоткан эшкуарлык субъектлары саны буенча Русиянең беренче ун төбәге арасына кергән.

Агымдагы елның 1 августыннан авыл хуҗалыгы исәбен алу кысаларында йорт хуҗалыкларын йөреп чыгу башланды. Анда 1 800 белгеч катнаша, алар кирәкле белем алган. Халык санын алу республиканың агросәнәгать комплексы үсеше параметрларын формалаштыру өчен актуаль база булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук "Башкортостанстат" җитәкчесе 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр планлаштырылган Бөтенрусия халык санын алуга әзерлек турында да сөйләде. Аның бурычы – Башкортстан территориясендә даими яшәүчеләрне исәпкә алу. Анда 9 меңгә якын белгеч катнашачак. Шунысы билгеле булсын, Русия халкы беренче тапкыр "Дәүләт хезмәтләре" порталында халык санын алуны мөстәкыйль рәвештә уза алачак.
Төбәк Башлыгы "Башкортостанстат" коллективына мөһим статистик чараларны әзерләү эшен оештырган өчен рәхмәт белдерде.

Чарада “Уфа” халыкара аэропорты үсешенең төп нәтиҗәләре турында предприятиенең генеральный директоры Александр Андреев чыгыш ясады. Ул билгеләвенчә, былтыр аэропорт Идел буе федераль округы буенча алдынгы урынны алган – гомум пассажирлар агымының 35 процентына хезмәт күрсәткән.

— Узган ел нәтиҗәләре буенча “Уфа” аэропортының пассажирлар агымы 2,376 миллион кеше тәшкил итте. Бу, пандемиягә кадәрге елдагы белән чагыштырганда, 33 процентка кимрәк, әмма Идел буе федераль округының башка төбәкләренә караганда, яхшырак. Әйтик, Казанда кимү – 37, Самарада – 44, Түбән Новгородта 48 процент күзәтелгән. Тулаем алганда, тармак буенча Русия аэропортлары аша пассажирлар ташу күләме 41 процент тәшкил итте, —диде Александр Андреев.
Александр Андреев шулай ук “Уфа” аэропортыннан Әрмәнстанга, Кыргызстанга һәм Белоруссиягә рейслар башкарылуын, аларның ешлыгын арттыру һәм Евразия икътисади берлеге илләренә яңа рейслар ачу планлаштырылуын билгеләп үтте.
Республика Башлыгы аэропорт эшчәнлеген уңай бәяләде. “Бүген рейсларның 56 проценты, Мәскәүне узып, Уфаны илнең башка шәһәрләре белән тоташтыра, әмма моның белән тукталырга ярамый. Киләсе елга авиапассажирлар ташуны субсидияләү программасын финанслау мөмкинлеге турында уйларга кирәк”, — дип ассызыклады ул һәм Уфадан Австриягә, Германиягә туры рейсларны яңарту, шулай ук Израиль белән һава юллары ачу кирәклеген билгеләп үтте.

Киңәшмәдә 2021/22 еллардагы ягып җылыту сезонына әзерлек турында фикер алыштылар. Төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев сүзләренә караганда, кышка барлыгы күпфатирлы 18 мең йортны, 1 603 казанлыкны, 4 мең километр җылылык челтәрен, 517 үзәк җылылык пунктын әзерләргә кирәк булачак. 145 километр җылылык челтәре һәм 240 километр суүткәргеч магистральләр алмаштырылырга тиеш. “Август башына республика буенча гомумән алганда ягып җылыту чорына әзерлек 72 процент тәшкил итә, — диде Алан Марзаев. — Без ремонт таләп итә торган барлык объектлар буенча адреслы исемлек төзедек һәм һәр пункт буенча планлы рәвештә эшлибез”.

— Республиканың Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җылыту сезонына әзерлек буенча ышанычлы темпны алды. Иң мөһиме, Уфада узган елгы хаталарны кабатламагыз, — диде Радий Хәбиров. — Муниципалитетларга бу сезонда әлеге мәсьәләгә җаваплырак карарга кирәк. 15 сентябрьгә барлык муниципалитетлар да ягу чорына әзерлек паспортларын алырга тиеш.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.
Фото: правительстворб.ру


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: