Сатулар буенча директор Вадим Размаховның соравына җавап биреп, Русия Президенты базарда килеп туган хәлнең сәбәпләрен аңлатты.
"Дөньядагы беренче объектив сәбәпләрнең берсе - пандемия. Җитештерү кыскарганнан соң күп илләрдә икътисади үсешне стимуллаштыруның төрле чаралары кулланыла башлады. Һәм иң эреләре - акча бастыру һәм аларны икътисадка юнәлтүдән башка берни дә уйлап тапмаганнар. Алга киткән илләрдә тернәкләнү тизрәк бара, Үзәк банкларның үз производстволарын кредитлаулары хисабына - АКШта, мәсәлән, 15 процентка кадәр. Бу инфляциягә китерә. Мин Штатлар турында аларны чеметергә теләгәнгә әйтмим, бу - дөньяның иң эре икътисадларының берсе, һәм анда булган бөтен нәрсә дөньяга йогынты ясый. Аларда инфляциянең максатлы күрсәткече 2 процент иде, чынбарлыкта хәзер якынча 6 процент. Бу - АКШның мондый икътисады өчен бик күп. Һәм бу бөтен дөнья икътисадында чагыла. Европада да якынча шул ук хәл. Инфляция - бәяләр үсеше, моңа аерым тармаклар, шул исәптән металлургия дә җавап бирә. Дөнья базарларында металлургия продукциясенә бәяләр артты. Һәм, бездә ачык икътисад булганга, безнең металл җитештерүчеләр конъюнктураны мөмкин кадәр күбрәк кулланырга, табыш алырга тырыша. Бу эчке базарда продукциянең җитешмәвенә һәм, димәк, бәяләр артуга китерә. Без ил эчендә моны ничек тә булса чикләргә тиешме? Тиешбез. Хөкүмәт металлга югары чыгару пошлинасын кертте, ә алынган акчалар төзелешкә, шул исәптән төзелеш материаллары җитештерүгә юнәлтеләчәк. Ә 2022 елның 1 гыйнварыннан файдалы казылмалар чыгаруга югары салымнар да кертелгән, бу металлургиягә дә кагыла. Ышанам, бу икътисадка уңай йогынты ясаячак",
- диде Владимир Путин.
фото: башинформ