-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 август 2021, 09:46

Президент артта калган төбәккә бармый

Ул аның җитәкчесен Мәскәүгә чакырта һәм чарасын күрә.

Президент артта калган төбәккә бармый
Президент артта калган төбәккә бармый
Ул аның җитәкчесен Мәскәүгә чакырта һәм чарасын күрә.

"Башкортстан – дәүләт башлыгы соңгы чорда булган беренче төбәкләрнең берсе, дип әйтергә була. Билгеле булганча, Башкортстанга сәфәрнең көн тәртибе, нигездә, икътисадка бәйле иде. Дөресен әйткәндә, без идеаль түгел, әмма башка төбәкләр фонында шактый тотрыклы булуыбыз күренә", - дип шәрехли ил җитәкчесенең Башкорстанга килүен БАГСУның фәнни-тикшеренү һәм мәгълүмат үзәге җитәкчесе Николай Евдокимов.

Эксперт сүзләренә караганда, дәүләт башлыгының сәфәрләрен планлаштыру һәрвакыт тирән аналитик эш белән алып барыла. Президент «проблемалы» төбәкләргә бармаячак, анда губернатор йомшак. Көчсез җитәкчене башкалага чакырачаклар һәм эшләнеп бетмәгән эшләрне күрсәтәчәкләр. Президент уңай эш тәртибе булган төбәкләргә йөри.

"Шуңа күрә Радий Хәбиров өчен дә, Алексей Текслер өчен дә бу визит федераль үзәкнең ярдәме турында сөйли», — ди ул.

Исегезгә төшерәбез,6 августта, Русия Президенты Владимир Путин Чиләбе өлкәсенә һәм Башкортстан Республикасына эш сәфәре белән килгән иде, анда ул урман янгыннарына бәйле вәзгыять буенча киңәшмә уздырды һәм Австриянең "Ласселсбергер" холдингының "Цемикс" коры төзелеш катнашмалары җитештерү заводының беренче чиратын эшләтеп җибәрү тантанасында катнашты.

Фото: "Башинформ"

 

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: