Русия Президенты Владимир Путин эш сәфәре белән Башкортстанда булды.
Аерым алганда, Русия Президенты Владимир Путин, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Lasselsberger компанияләр төркемен гамәлгә куючы Йозеф Ласселсбергер Әбҗәлил районында ак цемент җитештерү буенча “Цемикс” заводын эшләтеп җибәрү тантанасында катнаштылар.
Инвестиция проекты кысаларында мәйданчыкта елына 240 мең тонна цемент һәм 100 мең тонна микрокальцит җитештереләчәк. Киләчәктә, шулай ук, елына 100 мең тонна төзелеш катнашмаларын әзерләү һәм аларны төрү цехын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыру 220 яңа эш урыны булдырган.
“Цемикс” — илдә ак цемент җитештерүче икенче завод. Әлеге продукция илебез базарында чит ил продукциясен алмаштырачак, бу төзелеш объектлары бәясен киметәчәк.
Владимир Путин һәм Радий Хәбиров предприятие эшчәнлеге, технологик җиһазлар, лаборатория комплексы, чимал базасы һәм инженерлык инфраструктурасы белән таныштылар.
Продукция җитештерү өчен сусыз, “коры” технология файдаланыла. Нәтиҗәдә, яңа комплекс, цементны традицион “юеш” җитештерүгә караганда, экологик яктан күпкә хәвефсез. Моннан тыш, предприятиедә зарарлы матдәләрне фильтрлауның заманча системасы көйләнгән.
Lasselsberger төркемен гамәлгә куючы Йозеф Ласселсбергер хәбәр итүенчә, гомум инвестицияләр күләме 5,7 миллиард сум тәшкил иткән, планда – керемнәрнең гомум күләмен 14 миллиард сумга җиткерү. Җитештерү үсеше белән бергә яңа эш урыннары 400гә кадәр артачак.
Җитештерүне эшләтеп җибәрү тантанасындагы чыгышында Владимир Путин заводны ачуның Русия белән Австрия арасында икътисади хезмәттәшлекнең чираттагы этабы булып торуын билгеләде.
– Бүген сезнең белән бергә булуыма һәм сезне эре инвестицион проектны уңышлы гамәлгә ашыруыгыз белән котлавыма бик шатмын. Дөнья күләмендә танылган лидерларның берсе – Австрия партнеры тарафыннан төзелгән әлеге предприятиене файдалануга тапшыру Русия белән Австрия Республикасы арасында ныклы инвестицион хезмәттәшлек үрнәге булып тора. Төзүчеләргә, инженерларга, технологларга, заводны төзүдә катнашучыларның һәрберсенә рәхмәт белдерәсем килә. Монда җитештерелүче продукция илебезнең нәтиҗәле һәм динамик рәвештә үсешүче төзелеш комплексында зур ихтыяҗ белән файдаланылачагына ышанам, – диде Владимир Путин. – Заводта алдынгы технологияләр һәм иң яхшы дөнья практикалары кулланылуы мөһим. Шул ук вакытта җитештерү процессы иң югары экологик таләпләргә туры килүче табигатьне саклауның стандартларын үтәүне күздә тота.
Австрия Республикасы Федераль канцлеры Себастиан Курц предприятие ачылу тантанасында катнашучыларга видеомөрәҗәгать юллады. Аның сүзләренә караганда, Русия белән Австрия арасында иътисади хезмәттәшлекнең коронавируска кадәр дәрәҗәсенә ирешү мөһим. Канцлер яңа завод кебек проектлар кризисны уңышлы җиңеп чыгарга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.
– Русия базары Австрия өчен аерым әһәмияткә ия, чөнки Русия Австриянең иң мөһим сәүдә партнерларының берсе булып тора, – диде Себастиан Курц. – Шуңа күрә Lasselsberger кебек алдынгы предприятиеләрне җәлеп итү нәтиҗәсендә без тотрыклы икътисади элемтәләрне тагын да ныгыта алачакбыз.
Lasselsberger төркемен гамәлгә куючы Йозеф Ласселсбергер Русия һәм Башкортстан җитәкчелегенә проектны гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.
– Мин горурлык хисе кичерәм. Без Русия базарында эшләүнең мөһим чорына керәбез. Бу – продукциянең югары сыйфат стандартларын гарантияләүче дөньяда иң заманча заводларның берсе. Предприятиене төзү барышында без Башкортстанның ныклы үсешүе шаһиты булдык. Республиканың икътисади үсеше һәр адымда сизелә. Һәм безнең компания моңа үз өлешен кертә. Яңа заводта җитештерелүче ак цемент Русия сәнәгатенең бәйсезлеген тәэмин итү өчен дә мөһим роль уйный, – диде Йозеф Ласселсбергер. – Урындагы власть белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне билгеләп үтәсем килә. Без төбәк дәрәҗәсендә бик мөһим ярдәм алдык, ул компания эше өчен уңай шартлар тудырырга мөмкинлек бирде. Моның өчен Башкортстан җитәкчелегенә аерым рәхмәт белдерәсем килә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров проектның ил һәм республика икътисады өчен зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.
– Бүген республика өчен истәлекле көн. Без Башкортстанның Урал аръягында яңа завод ачабыз, ул төзелеш материаллары индустриясен һәм тоташ ил төзелеше тармагын үстерүгә хезмәт итәчәк, Русия базарында ак цементка ихтыяҗны тулысынча каплый алачак, – диде Радий Хәбиров. – “Ласселсбергер” – безнең күптәнге һәм ышанычлы партнерыбыз. Без бу хезмәттәшлекне бик югары бәялибез. “Цемикс” – компаниянең республикадагы икенче проекты. Алга китеп шуны да әйтәм — соңгысы түгел. Проектка старт бирелгәннән алып Башкортстан Хөкүмәте барлык юнәлешләр буенча максималь ярдәм күрсәтте. Без контроль һәм рөхсәт бирү органнарында документлар белән ярдәм иттек. Сатулардан башка завод мәйданчыгы өчен җир участогы бирдек. Инвесторны 10 елга милеккә салым түләүдән азат иттек. Табышка салым ставкасын киметтек. “Дәүләт – Әлмөхәммәт трассасын, Магнитогорскины урап узу автомобиль юлын төзеп, 272 миллион сум акча салдык. Завод төзелеше чорында электр энергиясе һәм газ тәэминаты оештырылды. Пандемия шартларында да, проектны вакытында төгәлли алдык.
Арытаба дәүләт башлыгы Владимир Путин “Цемикс” заводы хезмәткәрләре һәм предприятие төзелешендә катнашкан подрядчы оешма вәкилләре белән очрашты. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
– Мин сезне әлеге вакыйга белән тагын бер тапкыр котлыйм. Бу яхшы һәм күңелле вакыйга, ул республика, биредә эшләүчеләр, ил һәм, әлбәттә, төзелеш тармагы өчен файдалы. Материал бик яхшы һәм аңа ихтыяж бар. Сәнәгать төзелеше, юл төзелеше, махсус төзелеш – һәркайда шундый материал кирәк. Өстәвенә, ул заманча, югары дәрәҗәдә ныклы, нәтиҗәле, экологик яктан чиста, берни дә бүлеп чыгармый, – диде Владимир Путин. – Республика җитәкчесенә яхшы шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерергә кирәк. Мин әле Австрия партнеры белән сөйләштем, ул Башкортстан белән кызыксына, алар салган гомум инвестицияләр күләме 1 миллиард еврога җитә.
Бу зур, җитди программа. Аны ышаныч булганда гына гамәлгә ашырып була. Барыннан да элек, әлбәттә, шартлар тудыручы кешеләргә, бу очракта республика җитәкчелегенә ышаныч булганда.
Бүген эшче кадрлар әзерләү төрлечә, әлбәттә, анда төрле кешеләр эшли, алар алдына төрле бурычлар куела. Әмма тулаем алганда, тенденция нинди? Эшче һөнәрләрнең катлаулануы. Заман эшчесе инженер белеменнән башка нәтиҗәле эшли алмый диярлек.
Чөнки бүген эшчеләр ясалма интеллект, “югары мәгълүмат технологияләре” өлкәсендә, пилотсыз техника белән эшли. Эш көннән-көн катлаулана, әмма кызыклырак була бара. Һәм, һичшиксез, “WorldSkills” бик мөһим өлкә – эшче кадрлар әзерләү үсешенә яхшы этәргеч булды. Һәм бу бигрәк тә мөһим, бүген икътисадның бөтен уңышы яхшы әзерлекле һәм белемле кешеләргә бәйле, мондый кадрларга ихтыяҗ бик югары.
WorldSkills хәрәкәте аркасында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ гына түгел, ә хөрмәт тә артты. Бүген мәктәп тәмамлаучыларның 60 проценты техникум һәм колледжларда эшче белгечлекләре алырга тели.
Сездәге чара да иң югары дәрәҗәдә узар дип ышанам. Башкортстан мондый чараны югары дәрәҗәдә әзерли һәм үткәрә ала. Сүз уңаеннан әйткәндә, катнашучылар саны һәм гомуммилли ярыш барышында тәкъдим ителәчәк компетенцияләр саны буенча Башкортстанда узачак чара күптән түгел Казанда үткән дөнья беренчелегенә караганда да югарырак булачак.
Соңыннан Русия Президенты Владимир Путин сорауларга җавап бирде.
“Цемикс” җәмгыятенең сату һәм маркетинг буенча директоры Вадим Размахов соңгы елда төзелеш материалларына бәяләрнең кискен артуына бәйле сорау бирде.
Ил башлыгы белдерүенчә, объектив сәбәпләрнең беренчесе, әлбәттә, илдә түгел, ә, гомумән, дөньядагы пандемия белән бәйле хәл.
– Без ил эчендә чикләү характерындагы нинди дә булса чаралар күрергә тиешме? Тиеш һәм без шулай эшлибез дә.
Хөкүмәт металлургия сәнәгатенә югары пошлиналарын кертте, ә аннан бюджетка кергән акчаны нәкъ менә төзелешкә, шул исәптән төзелеш материалларына юнәлтергә планлаштыралар.
Киләсе елның 1 гыйнварыннан файдалы казылмалар чыгаруга арттырылган салымнар кертеләчәк, бу металлургия сәнәгатенә кагыла. Шуңа күрә Хөкүмәт ил эчендә бәяләрне тотрыклыландыру буенча системалы чаралар билгеләде, – диде дәүләт башлыгы.
Капиталь төзелеш бүлеге баш инженеры Гүзәл Янбирдина Олимпиадада безнең гимнның кайчан яңгыраячагы, Уфаның Олимпия башкаласы исеменә дәгъва итә алуы белән кызыксынды.
– Гимн, флаг һәм башкаларга килгәндә, Арбитраж спорт суды карары билгеле дәрәҗәдә сәясәткә нигезләнә дип саныйм. Бу чикләүләр 2022 ел ахырына кадәр гамәлдә булачак. Арытаба моңа нокта куелыр дип уйлыйм. Шунда без зур халыкара ярышлар уздыру турында да уйлый алачакбыз, – диде ул. – Бу яктан Башкортстан да, әлбәттә, иң югары класслы ярышлар үткәрүгә дәгъва итә ала. Белүемчә, Үсмерләр арасында спорт көрәше буенча дөнья чемпионаты якын арада узарга тиеш. Башкортстан мондый чараларны югары дәрәҗәдә үткәрә алуын күрсәтер дип ышанам, — диде Владимир Путин.
Капиталь төзелеш бүлегенең әйдәүче белгече Розалия Булатова газүткәргечләр янында урнашкан йортларга түләүсез газ кертү турындагы законның кайчан көченә керәчәге турында сорады.
Ул Әбҗәлил районында шәхси торак йортлар төзелеше актив алып барылуын, әмма бүген Давыт авылында 2 меңнән артык йортка газ кертелмәвен белдерде.
– Ул инде үз көченә керде, һәм, моннан тыш, эш 2022 ел азагына кадәр тәмамланырга тиеш. Янәшәсеннән торба узган торак пунктлар турында сүз бара. Менә шул торбадан участокка кадәр йорт хуҗасына газ бушлай үткәрелергә тиеш. Участок эчендәге барлык эшләр дә, әлбәттә, хуҗа хисабына башкарылырга тиеш. Монда да Хөкүмәт чыгымнарны киметү өчен карар әзерләде һәм кабул итте.
Кабатлап әйтәм, сүз газ торбасы булган территорияләр турында гына бара, калганы газ үткәрү буенча төбәк планнары кысаларында эшләнәчәк, — диде Президент.
“Цемикс” җәмгыятенең төяп озату буенча мастеры Станислав Ишмаев ташламалы кредит программасын арытаба гамәлгә ашыру, шәхси торак төзелеше өчен ташламалы ипотека программасын куллану кайчанга планлаштырылуы турында сорады.
– Без ташламалы кредитны пандемия белән бәйле рәвештә кешеләргә, төзелеш тармагына ярдәм итү өчен керттек. Ташламалы ипотеканы бер елга озайттык, шунысын әйтергә кирәк ул бер процентка күтәрелде. Хәзер хәтта беренче балалары туган гаиләләр дә, 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап, 6 процент белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Моннан тыш, авыл ипотекасы бар.
Шәхси торак төзеешенә килгәндә, мин моны эшләргә кирәк дип саныйм. Хөкүмәт шундый йөкләмә алды. Аны ике юнәлеш буенча кулланырга мөмкин: торак, шәхси йорт сатып алу өчен дә, төзелеш өчен дә, дөрес, тиешле подряд килешүе төзегәндә, юридик берәмлекләр белән дә, шәхси эшкуарлар белән дә моны эшләргә мөмкин булачак, — диде Владимир Путин.
“Капиталь төзелеш бүлеге” учреждениесе баш белгече Азалия Яһүдина авыл кешеләренең тормышын ничек яхшыртырга дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.
– Бихисап федераль программалар гамәлдә. Арытаба да авылда эшләүчеләргә ярдәм итәчәкбез. Төбәк власть органнары да эшләр, үз өлешен кертер дип өметләнәм. Аерым юнәлешләр бар. Мәсәлән, авыл мәктәпләренә, клубларга ярдәм итү.
“Мәдәният” гомумдәүләт программасы кысаларында авыл клубларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча аерым юнәлешләр билгеләнде. Әйткәндәй, Башкортстан, минемчә, монда үз ихтыяҗларын формалаштырган һәм аның гаризасы 300 миллион сумлык. Димәк, Башкортстанда бу эш дәвам итәчәк, — диде Президент.
Шул ук көнне Русия Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән эшлекле очрашу үткәрде. Төбәк җитәкчесе дәүләт башлыгына республикадагы социаль-икътисади хәл турында җиткерде.
Короновируска бәйле хәл турында сөйләгәндә, республика Башлыгы аның ярыйсы ук тотрыклы булуын һәм май аенда үлүчеләр саны кими башлавын билгеләп үтте.
— Без, гомумән, үзебезгә бурыч куйдык – пандемиягә карамастан, бу хәлдән ныгып чыгарга тиешбез. Федераль үзәк безгә бик зур ярдәм күрсәтә, модернизацияләү буенча күп эш башкардык. Коронавирус башланган чорда ниндидер стандарт булмаган карарлар кабул итәргә кирәклеген аңладык, нәкъ менә махсуслаштырылган йогышлы авырулар учреждениеләре җитмәве ачыкланды. Һәм бик кыска вакыт эчендә ике йогышлы авырулар госпитале төзедек, – дип билгеләде Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы Русия Президентына белдергәнчә, Башкортстанда 990 мең кеше беренче компонент белән вакциналау узган, ә тулаем алганда, бер миллион 900 мең кешегә прививка ясарга кирәк.
— Без прививкага каршы булган идеологияне үзгәртү, кешеләргә нәрсә булганын аңлату өстендә даими эшлибез. Алар өчен вакцина ясауның уңайлы ысулларын булдырабыз. Турыдан-туры шифаханә-курорт зоналарына баручы мобиль бригадалар төзедек. Бу бик нык ярдәм итә. Уфада вакциналау күпкә яхшырак бара. Авыл халкы күбрәк үгетләү таләп итә, шуңа күрә вакциналау буенча сез куйган бурычны үтәү өчен нәкъ менә авыл халкына аерым игътибар юнәлтәбез, – диде төбәк Башлыгы.
Владимир Путин Башкортстанда сәнәгать җитештерүе үсешенә югары бәя бирде.
– Беренче яртыеллыкта – 102,4 процент. Бездә үсеш, беренче чиратта, сәнәгать, эшкәртү тармагы, мебель, пыяла җитештерү хисабына бара. Гомумән, елны яхшы тәмамларбыз дип уйлыйм, чөнки хәзер нефть чыгару да, гомумән, файдалы казылмалар чыгару да үсә, шуңа күрә алдагы чорга ышанычлы керәчәкбез. Без Русиянең Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы рейтингы буенча узган елда сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашырган өчен беренче урын алдык.
Инвестицияләр буенча да күрсәткечләребез яхшы: хәтта авыр 2020 елда да яхшы эшләдек, 2019 елдагы күрсәткечләрне 19 процентка арттыра алдык. Хәзер абсолют күләм – 365 миллиард сум. 2024 елга 600 миллиард сумга кадәр җитү максатын куйдык. Әлеге вакытта безнең карамакта 1,5 меңгә якын инвестицион проект бар. “Ласселсбергер” проекты да – инвестицион проектларның берсе. Гомум сумма – якынча 900 миллиард сум. Безгә ярдәм итәләр һәм без актив рәвештә үсешәбез – узган ел Русия Хөкүмәте безгә махсус икътисади зона статусы бирде. Анда инде заводлар барлыкка килә. Әлеге вакытта бездә 16 резидент бар. Инвестицияләрнең гомум күләме – 14 миллиард сум, ә потенциал – 100 миллиард сумга кадәр җитә, – диде Радий Хәбиров.
Эшлекле очрашу барышында Русия Президенты Башкортстан Башлыгының карбон полигоннарын булдыру һәм республиканы федераль экспериментка кертү турындагы үтенечен хуплады.
— Әлегә датчиклар кую һәм углерод балансын аңлау турында сүз бара. Без алга таба киттек. “Газпром” белән берлектә углерод “эзен” теркәү генә түгел, аны утильләштерү һәм нейтральләштерү юлы белән эшләүче предприятиеләр бар. Аерым алганда, схема гади: Ырынбур газ эшкәртү заводы белән безнең предприятиеләр эшли, углеводородны элек нефть чыгарылган катламнарга җибәрү белән шөгыльләнәләр. Бу инде патентланган программа, – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
Русия Президенты студентлар кампусы төзелешен федераль финанслау мәсьәләсендә дә республиканы хуплый.
— Әлеге кыска вакыт эчендә Фәнни мәгариф үзәге юнәлеше кысаларында бу тармакка 900 миллион сум алдык. Ике вузны берләштерү юлын сайладык. Һичшиксез, “Приоритет-2030” программасында катнашып, төп грант – 1 миллиард сумны отасыбыз килә. Студентлар кампусын Уфа үзәгендә, өч вуз янәшәсендә диярлек урнаштырачакбыз. Ул 17 гектар җирне биләячәк, төзелешкә 275 миллион сум тирәсе акча салыначак. Кампусны проектлый башладык инде. Әлеге вакытта аны төзү өчен федераль финанслау алуга конкурс бара. Сезнең ярдәмегезне сорап мөрәҗәгать итәм, – диде төбәк җитәкчесе.
Эшлекле очрашу ахырында Владимир Путин республикада алданган өлешчеләр мәсьәләсенең ничек хәл ителүе белән кызыксынды.
— Уфа үзәгендә төзелеп бетмәгән йортлар бар. Аларга бәйле җинаять эшләре дә күп иде, прокуратура белән берлектә бу мәсьәләне хәл итәбез. Хәзер нәрсә мөһим? Без үз акчабыз белән хәл иттек, ягъни компенсация рәвешендә участоклар бирдек, мөмкин булган икътисади схемалар эшләдек. 30лап йорттагы проблемаларны шул рәвешле хәл иттек. Хәзер иң мөһиме – бу, әлбәттә инде, ДОМ.РФ ярдәме, Төзелештә өлешләтә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау фондының ярдәме. Без монда барлык заявкаларны да карадык, 7 миллиардка якын резерв булдырдык. Эш бара. Хәзер ай саен диярлек бу саннарны киметәбез. 2024 елга проблеманы хәл итәрбез, дип уйлыйм, – диде республика Башлыгы.
Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Lasselsberger компанияләр төркемен гамәлгә куючы Йозеф Ласселсбергер Русия Президенты Владимир Путинның Әбҗәлил районына эш сәфәре нәтиҗәләре буенча журналистлар сорауларына җавап бирде.