Кичә республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Хәйбулла районындагы янгыннар белән бәйле хәл турында фикер алыштылар. Республика Башлыгы Радий Хәбиров вәзгыятьнең соңгы берничә көндә катлаулануын хәбәр итте. Шул ук вакытта ул хәлнең фаҗигале булмавын ассызыклады, янгын өч мең ярым гектар мәйданда дөрләгән. “Бу узган елга караганда азрак”, — диде ул.
Хәйбулла районы башлыгы Рөстәм Шәрипов белдерүенчә, утны сүндерүдә бөтен республикадан һәм күрше төбәкләрдән 2000гә якын волонтер катнашкан. Шулай ук Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының урындагы идарәсеннән аэромобиль төркеме — 8 берәмлек техника һәм 50дән артык кеше җәлеп ителгән. “Урында хәл тотрыклы, дип әйтә алабыз, әмма икенче яктан, һава эссе тора, һәм яңа учаклар барлыкка килә. Бездә ике көн элек параллель рәвештә тагын биш учак дөрләде, алар кыска вакыт эчендә юкка чыгарылды”, – дип йомгаклады Рөстәм Шәрипов.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты башлыгы Фәрит Гомәров хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта янгыннарны бетерү өчен көч һәм чаралар җитәрлек.
Киңәшмәдә республика Башлыгы Президент Владимир Путин белән очрашу нәтиҗәләре турында хәбәр итте. “Без, әлбәттә, Уфаның 450 еллыгы турында сөйләштек. Мин Президентка бу чарага теләктәшлек белдергәне өчен рәхмәт әйттем. Юбилейга төзергә теләгән мөһим объектлар турында сүз барды. Хәзер миңа Русиянең Финанс һәм Төзелеш министрлыклары белән сөйләшүләр алып барырга кирәк”, — диде Радий Хәбиров.
Шулай ук, ул белдерүенчә, Евразия фәнни-мәгариф үзәге, Башкортстанның “Приоритет 2030” программасында катнашуы һәм республикада карбон полигоны төзү проектын гамәлгә ашыру турында анык сөйләшү булган. “Нәкъ Президент кушуы белән без Евразия фәнни-тикшеренү үзәге (НОЦ) проектын эшләтеп җибәрдек, һәм бер ел эчендә республикада фәнне һәм югары белемне үстерүгә 850 миллион сум чамасы акча алдык. Хәзер НОЦның кампус статусын алуга заявкалар карау бара, — диде Радий Хәбиров. — Тулаем алганда, мин республика актив рәвештә үсешә, дип хәбәр иттем. Без сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыру буенча илдә беренче урында торабыз, шуңа күрә дәүләт башлыгына башкара торган бурычлар турында җиткерү оят түгел”.
Башкортстанда коронавирус буенча койка фондының 88 проценты тулган. Госпитальләрдә барлыгы 4205 койка җәелдерелгән, әлегә аларның 12 проценты буш кала. Бу хакта оператив киңәшмәдә вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте.
9 августның 10 сәгатенә булган мәгълүматлар буенча Башкортстанда коронавирус йоктырган 50 612 пациент теркәлгән. Аларның 93 проценты савыккан. Бу — 46 223 кеше, 41е – соңгы тәүлек эчендә. Хәзерге вакытта 2888 авыру — йорт шартларында, 654 кеше стационарларда дәвалана. Шуларның 49ы интенсив терапия бүлегенә урнаштырылган, 7 пациент ИВЛга тоташтырылган.
Үлүчеләр саны бер тәүлектә 8гә арткан һәм 847 кеше тәшкил итә. Бу көнгә 1 002 869 кеше — вакцинаның I компонентын, 782 354 кеше II компонентын алган. Республикага “СпутникЛайт” вакцинасының 17 мең дозасы китерелгән, аны теркәү бара. Башкортстанда 208 вакциналау пункты эшли. “Без экваторны үттек, безгә 1900000 кешене вакциналарга кирәк, шуның бер миллионы бар инде. Бик мөһим эш, иртәгә оператив штаб утырышында барлык детальләр турында сөйләшәчәкбез”, — дип билгеләде республика Башлыгы.
“Без туры эфирда эшлибез, әйтегез әле, вакциналанган берәр кеше коронавирус авыруы нәтиҗәсендә вафат булдымы?” — дип сорады Радий Хәбиров Максим Забелиннан. “Әлегә булмады. Кызганычка каршы, бездә үлүчеләрнең күбесе – авыр патологиягә ия вакцина ясатмаган кешеләр: аларның ике яки өч диагнозы бар. Һәм коронавирус инфекциясеннән үлгән кешеләрнең 80 проценты — 60 яшьтән өлкәнрәкләр”, — дип җавап бирде Максим Забелин.
Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев “Уфа тимер юл боҗрасы” эре проектының үсеше турында сөйләде. Беренче тапкыр тимер юл боҗрасы картасы күрсәтелде. Проектны гамәлгә ашыру өчен 28 миллиард сум таләп ителә. Дим – Иглин участогында икенче тоташ юллар, шулай ук Уфа аэропортына кадәр юл төзү планлаштырыла. Тагы да проект кысаларында Уфа тирәли шәһәр яны поездларының боҗра хәрәкәте оештырылачак. Әлбәттә, яңа юллар төзүдән тыш, хәрәкәттәге состав, тукталыш пунктлары һәм станцияләр яңартылачак.
Киңәшмәдә республиканың санлы үсеш министры Геннадий Разумикин “Кире элемтә платформасы” системасын кертү барышы белән таныштырды. Республика җитәкчесе билгеләп үтүенчә, гражданнардан, шул исәптән аноним рәвештә кергән гаризаларны да эшкәртү зарур.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.