Тәкъдим ителгән чаралар җылылык белән үзәкләштерелгән тәэмин ителешне түләүче күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең чыгымнары һәм үзләренең җылылык пунктларында су җылыта торган йорт милекчеләренең чыгымнары нык аерылып торган тигезсезлекне төзәтүгә юнәлтелгән.
Мәгълүм булганча, бирелә торган коммуналь ресурс өчен бәяләр ике төрле: исәпкә алу приборлары күрсәткечләре яисә норматив буенча. Норматив - ул чыгым һәм бер ресурс берәмлеге бәясенең уртача күрсәткече. Су белән тәэмин итүгә ул һәр субъект буенча бердәм, җылылык белән тәэмин итүгә - юк.
"Җылылык белән тәэмин итүгә нормативлар хәзер һәр муниципаль берәмлек тарафыннан челтәрләрнең озынлыгына һәм торышына, төбәктәге температура режимына, башка факторларга бәйле рәвештә билгеләнә, бу гамәлдә хәтта күрше йортларда яшәүчеләрнең дә җылылык өчен төрлечә түли алуына китерә", - дип аңлатты Дәүләт думасының Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе урынбасары Павел Качкаев.
Ул хәбәр иткәнчә, әгәр бу үзгәрешләр кабул ителсә, җылылык белән тәэмин итүгә норматив илнең һәр төбәгендә бертөрле булачак. Шул ук вакытта, җылыту үз казанлыгы булган йортта башкарылган очракта, нормативны билгеләү формуласы да чыгарыла.
"Хәзер өйдә су җылытылган йортларда яшәүчеләр җылылыкны үзәкләштерелгән челтәрдән алучыларга караганда күпкә күбрәк түли, чөнки җылылык белән тәэмин итү өчен түләү формуласы мондый вариантта юк. Һәм бу, танырга кирәк, дөрес түгел, кешеләр гадел бәя түләргә тиеш", - дип өстәде парламентарий.
Фото: bashinform.ru