Вакцинаның нәтиҗәлелеге – 95-97 процент, прививка тулысынча авырудан саклый алмый, ләкин аның авыр үтүен 100 процентка булдырмый кала.
– Мин Covid-19дан прививка ясатучылар арасында үлүчеләр юк дип төгәл әйтә алам, – дип белдерде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Аның сүзләренә караганда, һәрхәлдә, алар реанимациягә эләкми һәм вирусны җиңел һәм уртача авырлыктагы дәрәҗәдә кичерә.
– Прививка ясатучылар арасында авырулар өлешен анализлаганда авыруның вакытын да исәпкә алырга кирәк. Әгәр бу беренче прививкадан соң килеп чыккан булса, иммунитет әле эшләнеп өлгермәгән, шуңа күрә санэпидемилогик чараларны үтәү бик мөһим, – дип ассызыклады Максим Забелин.
Русиядә COVID-19ны профилактикалау өчен вакциналарны куллану хәвефсезлегенә даими мониторинг үткәрелә.
Русиядә коронавирустан вакциналарны куллану нәтиҗәсендә бер генә үлем очрагы да теркәлмәгән.
Акыллы кеше коткыга бирелми!
– Вакциналау – һәр кешедә йогышлы авыруларны профилактикалауның һәм эпидемия таралуны кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы. Безнең һәркайсыбыз балачакта һәм соңрак бу процедураны узды, – ди медицина фәннәре докторы Вил Тимербулатов. – Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе шулай ук йогышлы авыру һәм тиз тарала. Шуңа күрә бу инфекция вакытында вакциналау һәрберебез өчен яклануның иң уңышлы ысулы булып тора.
Бары тик ике мисал: 18нче гасырда чәчәк авыруы 350 миллион кешенең гомерен өзгән, вакциналау нәтиҗәсендә ул тулысынча юкка чыккан! 1918 елда грипп эпидемиясе вакытында 50 миллион кеше вафат була, шулай ук грипп вакциналану нәтиҗәсендә бүген андый куркыныч тудырмый.
Минем өчен, табиб буларак, коронавирустан прививка ясатуга шик юк иде, һәм мин аны быел гыйнварда ук эшләттем.
Әлбәттә, пандемия вакытында төрле “белгечләр” тараткан төрле хәбәрләр күп булды. Акыллы кеше бу фейкларга ышанмый һәм вакциналануга хәзер башка инфекцияләрдән прививка ясатуга караган кебек үк карый. Әгәр дә без якындагы айларда коллектив иммунитет дәрәҗәсенә ирешсәк – пандемияне җиңәчәкбез. Барысы да үзебездән тора.
Печән отарга да мөмкин!
“Сәламәт авыл” проекты кысаларында Аскын районының Аскын, Евбулак, Казанчы, Кашка, Кубияз, Кышлау-Елга, Петропавловка, Үрмияз авыл биләмәләрендә “Вакцина ясат һәм печән от!” акциясе башлады. Акциянең шартлары: 11-21 августка кадәрге чорда вакцинаның беренче компонентын кадатырга кирәк.
Бүләкне уйнату 24 августта 10.00 сәгатьтә район хакимияте бинасы залында авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында узачак.
Өч җиңүче Аскын үзәк район дәваханәсеннән бирелгән исемлек нигезендә жирәбә салу ярдәмендә билгеләнәчәк, алар бүләккә өчәр рулон печән алачак.
Нәтиҗәләр турында өстәмә рәвештә район хакимиятенең һәм мәгълүмат үзәгенең рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдәге битләрендә хәбәр ителәчәк.
Балалар арасында авыруны ничек киметеп була?
Инфекционистлар билгеләвенчә, бу хәвефне киметүнең бер генә юлы бар.
Көз көне, уку елы башлангач, Русиядә балалар арасында коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин. Мәктәптә алар бер-берсе белән күбрәк аралаша башлый, өстәвенә, аларның күбесе битлек киеп йөрми. Бу куркынычны киметергә өлкән яшьтәге кешеләрнең тиз арада вакцина ясатуы гына ярдәм итәчәк.
“Балаларны саклау чарасы бар – өлкән яшьтәге кешеләрнең тиз арада вакцина ясатуы мөһим. Әгәр өлкәннәр прививка ясатса, иммунитет барлыкка килә, балалар авырмаячак. Иң мөһиме, балага чир йоктырмаска кирәк”, – диде табиб-инфекционист Евгений Тимаков.
Аның белдерүенчә, бер прививка ясаткан кеше, ким дигәндә, әйләнә-тирәдәге өч кешегә чир йоктыру мөмкинлеген киметәчәк.