Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Урал аръягында урман янгыннарына бәйле килеп туган хәлне шәхсән үзе барып күрде. Төбәк җитәкчесе янгыннан күбрәк зыян күргән Хәйбулла районында булды. Монда ул һавадан әлеге вакытта янган участокларны һәм янгыннан зыян күргән территорияләрне карап чыкты, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе, урман янгыннары хезмәте вәкилләре, волонтерлар һәм урындагы халык белән очрашты, шулай ук, оператив штаб утырышын үткәрде.
Беренче чиратта, Башкортстан Башлыгы урман янгыннарыннан зыян күргән участокларны карап чыкты. Радий Хәбиров Хәйбулла, Зилаер һәм Зианчура районнарының чиктәш территорияләрендә Биштирәк, Анновка, Уразбай һәм Кадырша авыллары янында, шулай ук, Акташ авылы янындагы лагерь һәм Шайтан-Тау тыюлыгында янгын масштабларын бәяләде.
Арытаба Радий Хәбиров мобиль элемтә узелын карап чыкты һәм Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты һәм Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең шәхси составы белән очрашты.
– Без урман янгыннары хезмәтенә ярдәм күрсәтергә әзер. Ут белән көрәшкә безнең эре сәнәгать предприятиеләре дә кушыла, – диде төбәк җитәкчесе. – Хезмәтегез өчен зур рәхмәт! Уртак көч белән без янгыннарга каршы көрәштә җиңәчәкбез. Иң мөһиме – сез ялкынны торак пунктларга кадәр җибәрмәдегез.
Коткаручылар сүзләренә караганда, урман янгыннарын сүндерү өчен, бигрәк тә таулы җирдә, махсус автомобильләрдә урнаштырылган техника кирәк. Шулай ук, янгынга каршы мобиль төркемнәрне оператив күчерү өчен автобуслар да кирәк. Башкортстан Башлыгы эш сәфәре нәтиҗәләре буенча тиешле йөкләмәләр бирәчәген билгеләп үтте.
– Агымдагы елның декабрендә республикада модернизацияләнгән “Ка-32А11М” вертолеты һәм су пушкасы булган янгын сүндерү системасы булачак. Бу – безнең Күмертау авиация җитештерү предприятиесе казанышы, – диде Радий Хәбиров. – Система автоматик рәвештә 60 секунд эчендә 4 тонна су җыярга сәләтле. Вертолет урман янгыннарын бетерүдә нәтиҗәле булачак.
Арытаба Башкортстан Башлыгы урман янгыннарына каршы көрәштә ярдәм итүче урындагы халык һәм волонтерлар белән аралашты. Аларның сүзләренә караганда, Хәйбулла районында 57 торак пунктның 17сендә нормаль мобиль элемтә юк. Бу мобиль төркемнәр арасында аралашуны авырлаштыра.
Радий Хәбиров кәрәзле операторлар белән киңәшмә үткәрергә, урман янгыннары бригадаларын рация һәм кәрәзле элемтә белән тәэмин итәргә кушты.
Республика халкының волонтер булырга яисә урман янгыннарына каршы көрәштә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә теләвен исәпкә алып, Радий Хәбиров, мондый гаризаларны Ковидка каршы ситуацион үзәк кабул итәчәк, дип хәбәр итте. “Кайнар линия” көн саен 8:00–20:00 сәгатьләрдә (347) 218-19-19 телефоны буенча эшли.
Арытаба Радий Хәбиров оператив штабның күчмә утырышын уздырды, анда Урал аръягында урман янгыннарын бетерү турында фикер алыштылар.
Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров сүзләренә караганда, агымдагы елда Башкортстанда гомум мәйданы 6 840 гектар булган 310 урман янгыны теркәлгән. Аларны бетерү өчен, гомумән алганда, 271 берәмлек техника, 1101 кеше, федераль һәм төбәк янгынга каршы хезмәтләре, шулай ук волонтёрлар җәлеп ителгән.
10 августка төп учаклар Хәйбулла, Зилаер, Бөрҗән, Зианчура, Әбҗәлил районнары территориясендә теркәлгән. Аларны бетерү өчен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм урман янгыннары хезмәтләренә ярдәмгә эре компанияләр җәлеп ителгән.
– Урман янгыннарына бәйле хәл авыр тәэссоратлар калдыра. Әмма иң мөһиме – янгынның киң таралуына юл куелмады, ул торак пунктларга барып җитмәде. Хәл махсус контрольдә тора. Моның өчен барысына, икенче атна инде янгын белән көрәшүче батыр кешеләргә рәхмәт, – диде Радий Хәбиров. – Монда урман янгыннарын сүндерүгә өстәмә ресурсларны – техниканы да, кешеләрне дә җибәрәбез. Әйткәнебезчә, без үзебезнекеләрне ташламыйбыз. Хәзер, глобаль климат үзгәрешләрен исәпкә алып, киләчәккә чаралар билгеләргә кирәк. Урман сәнәгате хәвефсезлеге буенча төбәк программасын эшләргә кирәк.
Башкортстан Башлыгы төбәктә ашыгыч хезмәтләр һәм волонтерлар эшен координацияләү өчен тотрыклы телефон һәм радиоэлемтә оештырырга кушты.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, урманнарны ут төртүдән саклауга, мондый гамәлләр өчен җәзаны катгыйландыруга юнәлтелгән закон башлангычларын эшләргә кушты.
Авыл халкы ярдәмгә килә
Хәйбулла районының Уразбай авылында яшәүче Рәзилә Ямалетдинова һәм Әлфия Абдуллина көн саен янгыннарны сүндерүчеләргә өй ашлары әзерлиләр.
Авылдан 10-15 километрда бүгенге көнгә кадәр берничә янгын учагы дөрли. Махсус хезмәтләр һәм волонтерлар биредә көннән-көн арта. Беренче көнне алар 150гә якын булса, бүген ут белән 400дән артык кеше көрәшә. Аларның барысын да ашатырга кирәк. Бу бурычны авыл кешеләре үз өстенә алган.
— Беренче көнне без өчәүләп 150гә якын кешене ашаттык, — диде Рәзилә Гыйльман кызы. — Үзебез шулай хәл иттек. Башта Уразбайда яшәүчеләр бу хакта белмәде, ә белгәч, ярдәм итәргә килделәр. Волонтерлар да килде, аларның дә ярдәме зур булды.
Утка каршы көрәшүчеләрне йорт ишегалдында ук ашаталар. Ә инде әзерләнгән ризыкларның бер өлешен “фронтка” җибәрәләр.
Әлбәттә, бу эш җиңел түгел: хатын-кызлар иртәнге 5-6да әзерли башлыйлар, төннәрен йокы бик сирәк эләгә.
— Бу көннәрдә бик куркыныч булды! Җил төтенне безнең якка алып килгәндә, төнлә күктә янгын шәүләсе күренгәндә еладым, йортым белән саубуллаштым. Хәзер инде куркыныч түгел. Янгыннарны сүндерүдә катнашучы барча кешегә дә зур рәхмәт! — ди Рәзилә Ямалетдинова.
Техниканы “БСК” бүлгән
“Башкортстан сода компаниясе”ннән өч бульдозер Биштирәк авылы янындагы янгынны сүндерүгә ярдәм күрсәтү өчен Зианчура районына килгән, нәкъ менә монда төп эшләр алып барыла. Бу хакта республиканың көньяк-көнчыгыш өлешендәге янгыннарга каршы көрәш буенча Иҗтимагый штаб җитәкчесе Зариф Байгускаров хәбәр итте. Әлеге торак пункт янында янгын мәйданы 400 гектар тәшкил итә, шуның 302 гектарында ут локальләштерелгән.
Бульдозерлар урман янын сөрү һәм ут таралмасын өчен янгынга каршы полосалар булдыру өчен җәлеп ителгән. Техника ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителгән. Бу көнне Зариф Байгускаров белдерүенчә, Хәйбулла һәм Зианчура районнарына резерв өчен республика бюджетыннан тагын 5 тонна ягулык җибәреләчәк.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Урал аръягында янгыннарны бетерү өчен өстәмә акча һәм көч җибәрергә кушты. Зыян күргән районнар хакимиятләренә республика Хөкүмәтенә янгынга каршы көрәш буенча чыгымнар турында мәгълүмат бирергә кушылган. Якын көннәрдә Зианчура һәм Хәйбулла районнарында урман янгыннарын тулысынча локальләштерү планлаштырыла.
— Минем уйлавымча, моны Хәйбулла, Зианчура һәм Зилаер районнары хакимиятләренең бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә эшләп булыр, өстәвенә, Башкортстанның эре сәнәгать предприятиеләре дә кушыла. Кешеләр, ризык, ягулык җитәрлек, волонтерлар күп килде, урындагы халык актив ярдәм итә. Барысы да табигатьне, урманыбызны саклап калу өчен бердәм команда булып эшли, — диде штаб җитәкчесе.
Утны туктатырга!
Янгыннар мәсьәләсе тиз арада хәл ителергә тиеш. Кичә иртәнге киңәшмәдә шундый бурыч куелды. Эш планы буенча төшкә кадәр янгынга каршы полосаларны киңәйтү планлаштырылды, көндез җил булмаганда, каршы ут җибәреләчәк.
12 августка иртәнге 8гә Башкортстанның Урал аръягы районнарында гомум мәйданы 2197,84 гектар булган 17 табигый янгын чыганагы (Хәйбулла районында — 1, Бөрҗән районында — 13, Зилаер районында — 1, Зианчура районында — 1, Белорет районында 1 чыганак) дөрли иде. Шулардан 1636,24 гектар мәйданда 14 янгын туктатылган.
Кичә Башкортстан предприятиеләреннән килгән авыр техниканың ут таралырга мөмкин булган урыннарда сөрелгән полосаны киңәйтү буенча эшләр башкаруы планлаштырылды. Шуннан соң, һава шартлары уңай булса, каршы пал оештырылырга тиеш иде. Көчләр һәм чаралар, шулай ук, янгын туктатылган участокта урманны саклауга да җәлеп ителәчәк.
Кичә иртән янгыннарны бетерүгә 184 берәмлек техника, 551 кеше җәлеп ителгән иде. Барлыгы 411 волонтер эшләде.
Тупланманы Резеда ГАЛИКӘЕВА әзерләде.