-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
15 август 2021, 12:35

Исәп алу “сәфәрен” дәвам итә

Авыл хуҗалыгын микроисәпкә алу кампаниясе илебез буенча “сәфәрен” дәвам итә. Кырмыскалы районының исәп алучылары да бүгенге көнгә шәхси ярдәмчел хуҗалыкларның яртысын йөреп чыкты һәм тиешле мәгълүмат туплады. Заманча технологияләр, планшетлар куллану да мәгълүмат җыю һәм эшкәртү процессын тизләтергә мөмкинлек бирә.

Исәп алу “сәфәрен” дәвам итә
Исәп алу “сәфәрен” дәвам итә

Шунысы куанычлы, кырмыскалылылар да бу мөһим капманияне аңлап кабул итә. Чынлап та, исәп алудан шикләнер урын юк. Исәп алу кампаниясе ил өчен дә, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өчен дә әһәмиятле чара. Әлбәттә, күпләр: киләчәктә салымнарның артуына китерәчәк, дигән шиген белдерә. Бу һич алай түгел. Әлеге исәп алу авыл хуҗалыгы торышы һәм структурасы, аның потенциалы, аны файдалану турында рәсми статистика булдыру максатыннан үткәрелә. Бу авыл хуҗалыгының, җитештерү тармагы буларак, нәтиҗәлелеген арттыру , шул уңайдан ярдәм чараларын булдыру өчен дә кирәк.
Мәсәлән, Кырмыскалы авылында яшәүче Гөлфинә һәм Мират Алсынбаевлар гаиләсе дә исәп алуның асылын аңлап, киләчәктә авыл җирендә яшәүче яшь һәм күпбалалы гаиләләргә ниндидер ярдәм чаралары булуына өметләнеп кабул итә. Өч бала тәрбияләгән бу тырыш гаилә үзләрен сыйфатлы продукция белән тәэмин итү өчен эре мал да асрый, кош-корт та тота, бакча да үстерә.
- Авыл тормышы шуның белән ямьле дә бит инде. Шул ук вакытта үзебез җитештергән продукция үзебезне тәэмин итү өчен җитеп тора. Балалар да кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсә, - ди ирле-хатынлы Алсынбаевлар.
Район үзәгенең Бакча урамында яшәүче мәгариф ветераны Людмила Вахитова да исәп алучыны ихлас каршы алды. Күпфатирлы йортта яшәүләренә карамастан, һәрберсенең кечкенә җир биләмәсе дә бар. Күпләре анда чәчәкләр генә үстерсә, яшелчә-җимешкә өстенлек бирүчеләр дә аз түгел. Үзләре әйтүенчә, борщ өчен кирәкле яшелчәләрне елның-елы чәчәргә тырышалар. Менә Людмила Сабирҗан кызының бакчасы, елның коры килүенә карамастан, мул уңыш белән сөендергән. Кечкенә мәйданчыкта кыяр-помидоры да өлгергән, эре-эре кабаклары да тәгәрәп ята. 45 ел гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф ветераны өчен бакча эше ят нәрсә түгел. Элегрәк Людмила Вахитованың Аксаков авылында зур бакчасы да булган. Хәзер инде өлкән яшьтә булгач, аннан баш тартырга туры килгән. Ләкин бу биләмәсен дә ул тәртиптә тота һәм вакытының күп өлешен шунда үткәрә.
Әйткәндәй, узган елда Бакча урамындагы бу күпфатирлы йортларның ишегалды танымаслык булып үзгәрде – “Башкорт ихаталары” программасы буенча заманча итеп төзекләндерелде. Хәзер шау чәчәккә күмелгән һәм заманча итеп җиһазландырылган бу ихата әллә кайдан үзенә тартып тора.
Авыл хуҗалыгында микроисәпкә алу чарасы дәвам итә. Алда – тагын ике атна. Ачык яшел төстәге бейсболка, жилет кигән, кулына планшет тоткан кеше килеп керсә, бер дә аптырап калмагыз, дуслар. Димәк, сезгә исәп алучы килгән.

Фото: Эльвира Ямалетдинова.

Исәп алу “сәфәрен” дәвам итә
Исәп алу “сәфәрен” дәвам итә
Исәп алу “сәфәрен” дәвам итә
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: