Сүз ил иминлеге, гомум хәвефсезлегебез турында барганда аннан качу дезертирлыкка тиң.
Күз алдына китерегез: 1941 елның 3 июле. Сугышның унберенче көне. Ил башлыгы Иосиф Сталин ил халкына мөрәҗәгать белән радиодан чыгыш ясый. “Иптәшләр! Туганнар! – дип башлый ул сүзен. – Гитлер Германиясенең илебезгә һөҗүме дәвам итә. Безнең барыбызга да Туган илебезне саклау өчен корал тотып яуга күтәрелергә кирәк. Тик илне саклау мәҗбүри булырга тиеш түгел. Барысы да үз ихтыярыгызда. Халыкның 60 проценты яу кырында һәм тылда җиңү өчен көчен салса, шул җитә”.
Я, нигә аптырап калдыгыз? “Моның шөрепләре бушаган”, – дип, чигәгез янында бармак борасызмы? Дөрес борасыз. Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел. Әгәр андый чыгыш яңгыраган булса, 1941 елның 7 ноябрендә Кызыл мәйданнан совет гаскәрләре түгел, ә немец вермахтының парады үтәр иде. Шөкер, ата-бабаларыбыз яшьлегенә-картлыгына карамыйча, яуга дәррәү күтәрелгән һәм тиңдәшсез Җиңү яулаган.
Моны ни өчен язам соң? Минемчә, без инде икенче ел сугыш хәлендә яшибез, якыннарыбызны, танышларыбызны югалтабыз. Тик нацист Германиясенә караганда дошман күпкә явызрак һәм мәкерлерәк. Барыбыз да беләбез аны. “Коронавирус” дип атала ул. Тик аны күрә һәм тота гына алмыйбыз. Рәсми мәгълүматлар буенча гына да көн саен бу зәхмәт илдәге 23-25 мең кешене “яралый”, 700-900 ватандашыбызны һәлак итә. Башкортстанда да хәлләр мактанырлык түгел. Рәсми чыганаклар буенча гына да бу мәкалә язылган көнгә республикада 50 меңгә якын кеше “таҗлы зәхмәт” белән авырган, шуларның 800дән артыгы якты дөнья белән мәңгелеккә хушлашкан. Бу рәсми саннар гына әле, ә рәсми булмаганы нинди? Ирексездән Марк Твенның “Ялганның өч төре бар: гади алдау, күзгә карап ялганлау һәм статистика” дигән сүзләре искә төшә. Соңгы бер-ике атнада Башкортстанда көн саен 240-260 кеше коронавирус эләктерә, 7-9 якташыбыз исә бакыйлыкка күчә. Һәм бу саннар һич кенә дә кимергә җыенмый...
Бер уйласаң, алай булырга тиеш тә түгел бит. Русия дөньяда (!) беренче булып коронавируска каршы бер түгел, дүрт (!) нәтиҗәле вакцина эшләде, аларның иң таралганы – “Спутник V”ны Җир шарының 66 иле үзләрендә теркәде һәм чират торып сатып ала. Димәк, аның нәтиҗәлелеге дөньяда яшәүчеләрдә шик тудырмый. Тик... үзебезнең халыкта гына түгел. Безнекеләр барысыннан да “акыллырак”, алар барлык нәрсәдән дә ниндидер яшерен этлек эзли: Интернет вакцина аша чиплаштыру, уйлау сәләтеннән мәхрүм булган зомби ясау, биологик корал сынау, хәтта ки организмнарына прививка кертүчеләрне “Путин колы” итү турындагы имеш-мимешләр белән тулы. Мин вакцина үтәргә теләвем турында теләгемне белдерү белән кайбер танышларым бер елдан үләчәгемне әйтеп “тынычландырды”. Ә бит вакциналарның иң беренчесе – “Спутник V” җитештерелә башлауга да әле ярты елдан артык кына вакыт үткән. “Антипрививочниклар” бер елдан нәрсә буласын каян беләдер инде? Күрәсең, күрәзәчеләрдер... Шөкер, колга да әйләнмәдем, тәнем радиосигналлар да тотмый, колагыма да Күктән килгән тавышлар ишетелми әлегә.
Менә шундый “белгечләр” аркасында Русия, коронавируска каршы вакциналарны дөньяда беренче булып чыгарып та, бу мәкалә язылган көнгә прививка ясатучыларның гомум халыкка нисбәте буенча дәүләтләр исемлегенең икенче яртысында тора. Ике компонентлы вакцинаның һичьюгы беренче өлешен 37 942 383 кеше ясаткан. Бу — ил халкының 26 проценты, дигән сүз. 26 894 338 кеше, ягъни халыкның 18,4 проценты, тулаем вакциналанган. Чагыштыру өчен: вакциналану күрсәткече Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә – 76, Канадада – 69,7, Уругвайда – 69,3, Чилида – 69,2, Сингапурда – 68,8, Англиядә – 67,7, Голландиядә 67,4 процент тәшкил итә. Аның каравы, прививка ясатуга каршылар саны буенча без дөньяда “беренчелек”не бирмибез. Русиялеләрнең 37 проценты вакциналаштыруга теше-тырнагы белән каршы.
Чагыштыру өчен янә статистика мәгълүматлары китерәм: икенче урында торган Америка Кушма Штатларында мондыйлар – 20 процент, Австралия белән Германиядә – 17шәр, Франциядә – 16 процент. Безнекеләр коронавирусны дога белән дә, андыз тамыры белән дә, кондыз бизе белән дә “дәвалыйлар”, тик якындагы дәваханәгә барып, 10-15 минут эчендә вакцина кадатудан уттан качкан кебек качалар. Нәтиҗәдә, “таҗлы зәхмәт” белән авыручылар саны буенча без янә “алдынгылар” сафында.
Янә статистика китерим. 5 августта, бер көн эчендә, дөньяда 621 меңнән артык кеше коронавирус эләктергән, шуларның 23 меңнән артыгы – Русиядә, 10583 үлем очрагының 794е бездә теркәлгән. Ягъни барлык авыручыларның 4 процентын диярлек ватандашларыбыз тәшкил итә, үлүчеләрнең 7,5 проценты шулай ук Русиягә туры килә. Гади генә итеп әйткәндә, дөньяда коронавирустан үлгән унике кешенең берсе – Русиядән. Коточкыч саннар бит бу! Әле монысы рәсми статистика гына.
Ә бит “алама” совет власте елларында СССР дөньяда беренчеләрдән булып вакцина ярдәмендә полиомиелитны, халыкны меңәрләп кырган чәчәк авыруын (оспа), туберкулезны җиңеп чыкты. Дөрес, ул елларда авыруны дога белән дә, үсемлек белән дә, кыргый җәнлек тизәге белән дә “дәваламыйлар” иде. Либеральлек күрсәтеп, “вакциналаштыру – ирекле” дип селәгәй агызып тору да булмады. Тугансың икән – прививканы кадат! Төп игътибар фәнгә бирелде. Бүген, киресенчә, Русия фәне дөнья илләренең койрыгында сөйрәлеп бара. Фәнни лабораторияләр кыскартыла, югары уку йортлары кушыла, аспирантура-докторантураларга сәләтле яшьләрне кабул итү туктатыла. Аның каравы, чиркәүләр һәм мәчетләр яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек кемузардан калкып чыга тора. Акчасы да табыла, иң мөһиме — акрын гына (ә, бәлки, бик акрын да түгелдер) илебез урта гасырларга кайтып маташа.
Ярар, темадан читкәрәк киттем бугай. Бу язмада әйтергә теләгән төп фикерем мондый: Русия бүген коронавирус белән игълан ителмәгән сугыш хәлендә яши. Ә сугышта гади гражданнар җәмгыяте законнары җиңүгә ирешкәнче туктатылып тора. Мин дә шуны тәкъдим итәм.
Коронавирусны җиңү түбәндәге чараларны гамәлгә ашырмыйча мөмкин түгелдер, минемчә.
Беренчедән, илдә “таҗлы зәхмәт”тән прививкаланучылар санын 100 процентка җиткерергә кирәк. Әйе-әйе, 60 та түгел, 80 дә, ә 100 процентка! Вакциналау МӘҖБҮРИ булырга тиеш! Кемнәр вакциналаштыру үтмәгән, аларны эшләреннән бушатырга (читләштерергә генә түгел!), өйләреннән урамга (хәтта кибеткә дә!) чыгуны тыярга кирәк. Чыга икән – зур штраф түләсен! Ул акча шундый “акыллыбашлар” аркасында хастаханәләргә килеп эләгүчеләрне дәвалауга юнәлтелергә тиеш. Бу өлкәдә Башкортстанда беренче адымнар ясала башлады инде.
Мәсәлән, үзем эшләгән Башкорт дәүләт университетында вакциналаштыру үтмәгән укытучыларга 1 сентябрьдән эшкә йөрү тыела. Хезмәт урыннары сакланыла, ләкин эш хакы түләнми. Әмма шунысы аңлашылмый: бу “антипрививочник”ларның дәресләрен вакциналау үткән хезмәткәрләр үткәрергә тиеш булып чыгамыни? Гади генә итеп әйткәндә, мин – фольклор һәм әдәбият белгече, тел укытырга тиешмени? Бүгенге көнгә үзем эшләгән кафедрадагы 7 кешенең өчесе генә вакциналау үткән. Югары уку йортында эшләп, фәнни дәрәҗәләргә ия кешеләр – милләтнең элитасы дип исәпләнүчеләр, үзләренең һәм якыннарының, шәкертләренең сәламәтлегенә шулай битараф икән, башкаларга ни сан?
Ирексездән, “Татарстан – Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминовның сүзләре хәтергә төшә: “Әгәр аңгыра сарыкка һәм, гафу итегез, сыерга инде берни дә аңлата алмыйсың икән, аларны тулы бер көтүнең исән калуы хакына мәҗбүр итәргә кирәк”. Алтын сүзләр бу! Һәм “сарыклык”ның синең һөнәреңә дә, белем дәрәҗәсенә дә карамый торган категория икәнлеген пандемия бик ачык төшендерде. Кешеләрнең башына вакциналаштыру кирәклеге турында аңлам барып җитсен өчен тагын күпме корбан, күпме мәет кирәктер, бер Ходай гына белә. Шуңа күрә МӘҖБҮРИ вакциналау – пандемиядән котылуның бердәнбер һәм үтемле чарасы.
Икенчедән, эш урыннарына вакциналау үтү турында ялган белешмә китерүчеләр (сатучылар гына түгел!) Җинаять кодексы буенча хөкемгә тарттырылып, ирекләреннән мәхрүм ителергә тиеш. Сугыш чоры терминологиясе белән эш итсәк, коронавирус гаскәрләренең совет сугышчылары киемен кигән диверсантлары, шпионнары алар. Ә тотылган шпионнар белән яу кырында нәрсә эшләгәннәрен үзегез беләсез...
Өченчедән, халык өчен вакцинаны сайлау мөмкинлекләрен тудырырга кирәк. Беләбез, дәваханәләрдә вакцинага кытлык юк, тик күпчелектә ул бер “Спутник V” белән чикләнә. “ЭпиВакКорона”, “КовиВак” кебек препаратларга ихтыяҗ зур булса да, аларны көндез чыра яндырып эзләргә кирәк. Мәсәлән, Казанда яшәүче улым, шәһәр поликлиникаларының барысына да шалтыратып, “КовиВак”ны шуларның берсеннән генә тапты. Бездә дә шул ук хәл. Көндәшлек булмау, “Спутник V”га альтернатив вакциналарның җитешмәве, шулай ук, халыкның аңа карата ышанычын киметә.
Һәм иң соңгысы: бүген дәүләт вакцина ясатучылар өчен төрле лотереяләр уйната, фатир, ял йортларына юлламалар вәгъдә итә. Миңа калса, кирәкми бу чаралар. Алар әлеге прививкалауның кыйммәтен генә киметә. Сугыш кырында дошман танкын шартлатучылар арасында ял йортына юллама уйнатканнарын кайда күргәнегез бар? Ә менә вакциналанучыларның һәммәсенә дә (!) эштә, җәмәгать урыннарында ташламалар тудыру бик урынлы. Мәсәлән, ни өчен мин – иң беренчеләрдән булып авырган, вакциналау үткән, соңгы тикшеренү нәтиҗәсе буенча коронавируска каршы антитәнчекләр күрсәткече 598гә җиткән кеше – 37 градуслы челләдә урамда битлек киеп йөрергә тиеш? Аңлашылмый. Аны прививкадан куркучылар кисен!
Шунысы да бар: дәртләндерү чаралары өчен дәүләт бер тиен дә акчасын сарыф итәргә бурычлы түгел. Финанс чыгымнары тулаем вакциналау үтәргә теләмәүчеләр кесәсеннән капланырга тиеш. Тик шул шартларда гына без бу сугышта җиңеп чыгачакбыз.
Беләм, бу язмамнан соң миңа карата күп каһәрләү сүзләре яңгырар. Яңгыраса – яңгырасын, инде бер елга якын күңелемдә йөргән фикерләр бу. Ләкин дошманны бары тик аңа тиң корал, кырыстан-кырыс чаралар ярдәмендә генә җиңәргә мөмкин. Сәламәт булыгыз!
Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ.