+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 август 2021, 21:05

Зона форумында мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Бүген Яңавыл районында «Бердәм Русия» фракцияләре муниципаль депутатларының зона форумы узды. Форум эшендә партиянең Башкортстан төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров, партиянең «Ныклы гаилә» проекты җитәкчесе Милана Скоробогатова, Яңавыл, Дүртөйле, Илеш, Балтач, Краснокама районнары, Агыйдел, Нефтекама, Яңавыл, Дүртөйле шәһәрләре һәм Яңавыл районының авыл биләмәләре депутатлары катнашты. Форумның модераторы — Рөстәм Әхмәдинуров.

Зона форумында мөһим мәсьәләләр тикшерелде
Зона форумында мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Бүген Яңавыл районында «Бердәм Русия» фракцияләре муниципаль депутатларының зона форумы узды. Форум эшендә партиянең Башкортстан төбәк бүлеге җитәкчесе Радий Хәбиров, партиянең «Ныклы гаилә» проекты җитәкчесе Милана Скоробогатова, Яңавыл, Дүртөйле, Илеш, Балтач, Краснокама районнары, Агыйдел, Нефтекама, Яңавыл, Дүртөйле шәһәрләре һәм Яңавыл районының авыл биләмәләре депутатлары катнашты. Форумның модераторы — Рөстәм Әхмәдинуров.

– Без сайлау кампаниясенең хәлиткеч стадиясенә керәбез – сайлауларга кадәр нәкъ бер ай калды, ул бик мөһим, – дип мөрәҗәгать итте партиядәшләренә Радий Хәбиров. - Сайлаучылар белән очрашуларга күбрәк вакыт бирергә һәм үз эшең белән гадел рәвештә шөгыльләнүне дәвам итәргә кирәк. Безнең үсеш курсы дөрес, һәм безгә сайлауларга бару оят түгел.
«Бердәм Русия» партиясенең төбәк бүлеге лидеры соңгы вакытта коронавирус пандемиясенә каршы көрәш һәм аның нәтиҗәләре турында искә төшерде.
— Бу ел эчендә югалтулар күп: мәкерле авыру аяусыз булды. Безнең гомум мобильлегебез, табиблар һәм волонтерларның эше нәтиҗәсендә без бу чорны лаеклы уза алдык, - диде Радий Хәбиров. – Республика медицинада коллапска юл куймады. Хәзер коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә төп бурыч — вакциналау. Республикада 1 миллионнан артык кеше прививка ясаткан инде. Темп начар түгел. Әмма көзен без вакциналанганнар санын 1,9 миллионга кадәр җиткерергә тиеш. Тәҗрибә күрсәткәнчә, республикада вакциналанучылар арасында бер генә үлем очрагы да булмаган, ә кемдер авырып китсә дә, инфекцияне җиңел формада үткәргән, аңа үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратында ятарга туры килмәгән.

– Федераль программалар һәм Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы «Торак һәм уңайлы мохит» гомумдәүләт проекты ярдәмендә шәһәрләребез һәм авылларыбыз үзгәрә, - диде Радий Хәбиров. - Парклары һәм скверлары булган иҗтимагый киңлекләр, күпфатирлы йортлар ишегаллары бөтен илдә чын үсеш нокталарына әйләнә.

«Ныклы гаилә» партия проекты турында аның җитәкчесе Милана Скоробогатова сөйләде.
- Проектка 10 елдан артык. Бу вакыт эчендә ул үзен традицион гаилә кыйммәтләрен пропагандалау һәм гаилә институтына ярдәм итү буенча нәтиҗәле корал буларак танытты, - диде Милана Скоробогатова.
Милана Скоробогатова сүзләренә караганда, хәзер партиялеләр республикада хәвефсез балачак стратегиясе өстендә актив эшли. Ул барлык өлкәләрне дә колачлаячак – мәктәп туклануы һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүдән алып кибербуллинга һәм экстремистлыкка каршы торуга кадәр.
- Июль аенда без муниципалитетның хәвефсезлек картасын булдыру проектын башладык. Сынау территориясе Яңавыл булды, — дип сөйләде Милана Скоробогатова. - Бер ай эчендә "Бердәм Русия" партиясе активистлары балалар өчен 30га якын хәвефле объект ачыклады. Һәм хәзер муниципалитет аларның хәвефсезлеген арттырачак.

Арытаба зона форумында муниципаль депутатлар һәм «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәләре активистлары чыгыш ясады. Алар алда торган бурычлар, үз торак пунктыңны, республиканы яки илне махсус интернет-портал аша үстерү буенча тәкъдимнәр кертү турында сөйләделәр.

Кайбер районнар форумда иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр тәкъдим итте.
Әйтик, «Йөзәргә өйрәнәм» социаль-белем бирү проекты турында Яңавыл районы вәкиле Гәүһәр Миндиярова сөйләде. Аның максаты — йөзү буенча база күнекмәләренә өйрәтү юлы белән суда балаларның үлем очракларын киметү, аларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрен формалаштыру.
2020 елгы су коену сезонында Башкортстан сулыкларында 144 кеше батып үлгән, шуларның 16сы — балалар. Исерек хәлдә су коену, балаларны караучысыз калдыру, йөзә белмәү суда һәлак булуларның төп сәбәпләре булып кала.
- Проект ярдәмендә балалар бик кирәкле йөзү күнекмәләрен үзләштерә ала, – дип ассызыклады Гәүһәр Миндиярова.
Яңавыл районы белем бирү учреждениеләрендә барлыгы 5 532 бала укый. Яңа уку елында йөзү курсларын 1 620 бала узарга планлаштыра.
Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, программаның кешелек мәгънәсе тирән. Аның фикеренчә, балалар йөзә белергә тиеш – бу гомерне саклап калырга ярдәм итә.

Калтасы районында «Атайсал – Кече Ватан» проектын тормышка ашыру турында район Советы аппаратының оештыру бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Сәлимгәрәева сөйләде. Проект порталында 125 башлангыч теркәлгән инде, шуларның 43е гамәлгә ашырылган. Шәхси эшкуарлар, авыл биләмәләре башлыклары, район Советы депутатлары һәм авыл депутатлары, предприятие һәм учреждение хезмәткәрләре актив катнаша.
Шулай итеп, проект битараф булмаган кешеләрне балалар һәм үсмерләр өчен урындагы социаль приютка ярдәм итүгә юнәлтелгән хәйрия программаларын тормышка ашыру өчен берләштерергә ярдәм итте. Бу максатларга гомум сумма 100 мең сумнан артып киткән.
Аз тәэмин ителгән һәм күпбалалы гаиләләрдән булган балаларны мәктәпкә әзерләү буенча башлангычлар традициягә әйләнде. Район халкы чишмәләрне, коеларны, сулыкларны, скверларны, һәйкәлләрне, зиратларны, юлларны тәртипкә китерергә, авылларда балалар мәйданчыкларын төзекләндерергә, сугыш ветераннарына гәзиткә язылу оештырырга, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ярдәм итәргә тәкъдим итте.
Проект «Иң яхшы муниципаль тәҗрибә» Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында җиңүче булды.

Краснокама районының Яңа Янъегет авыл советы вәкиле Ирина Нигъмәтова "Һәр йортка яңалыклар” проекты турында сөйләде, аның кысаларында укучылар 2016 елдан бирле мәгълүмати листовкалар чыгара.
- Материаллар әзерләү һәм листовкалар чыгару белән «Яшь журналист» түгәрәкләре укучылары һәм күзәтүче-журналистлар секторы әгъзалары шөгыльләнә. Ә җитәкчеләр — тәҗрибәле филологлар һәм информатика укытучылары, алар балаларга иҗади һәм техник яктан ярдәм итәләр, - дип хәбәр итте Ирина Нигъмәтова.
Проект кысаларында даими рәвештә яшь хәбәрчеләргә семинарлар һәм укулар үткәрелә, алар гәзит эшенең нечкәлекләрен үзләштерә, журналистика жанрлары белән таныша, мәгълүмат белән эшләргә, табарга, анализларга, фактларны чагыштырырга һәм бәяләргә өйрәнә. Шулай ук верстка һәм фото эшенә дә өйрәтү бара. Укучылар мәктәп һәм район тормышын яктырта. Бушлай мәгълүмати листовкаларны укучылар үзләре тарата. Авылларда район гәзитен алдырмаган кешеләр өчен өчен әлеге листовкалар мәгълүмат алу чыганагы булып тора.

– Без диалогка ачык, - диде зона форумы ахырында «Бердәм Русия» партиясенең Башкортостан төбәк бүлеге секретаре Радий Хәбиров.
Зона форумнары июль азагыннан бирле уза. Алар 15 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк, ә йомгаклау чарасы Уфада узачак.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: