Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Уфада дөнья дәрәҗәсендәге студентлар кампусы төзү турында чыгыш ясады Узган атнада әлеге күләмле төзелеш проектын Русия Хөкүмәтендә хупладылар.
— Аңлашыла ки, хәзерге дөньяда төп көрәш — кеше капиталы өчен көрәш. Һәм бурычыбыз — талантлы яшьләр өчен магнит төбәк булу. Республикада яшәүчеләр өчен дә, аннан читтә яшәүчеләр өчен дә. Төбәк икътисадын иске сәнәгать формасыннан белем һәм интеллектка нигезләнәчәк киләчәк икътисадының яңа халәтенә күчерү зарур, — дип белдерде Александр Сидякин.
Республикада көчле фәнни база барлыкка килү студентларны туган төбәктә калдырырга ярдәм итәчәк, югыйсә, кагыйдә буларак, мәктәпне тәмамлаучылар күрше төбәкләрдә үсеш алган белем бирү учреждениеләрен сайлый. Быел 17 мең чыгарылыш сыйныф укучысының 13 меңнән артыгы контроль саннар белән тәэмин ителгән. 4 меңнән артык кеше Башкортстаннан читтә белем алырга ниятли.
Александр Сидякин университетлар белән эш Евразия фәнни-мәгариф үзәге аша алып барылачагын ассызыклады. Планда — Башкортстан университетларының көндәшлеккә сәләтлелеген күпкә арттыру һәм 2025 елга кадәр чыгарылыш укучылары белән вузларда урыннар арасында якынча тигезлекне тәэмин итү.
“Евразия фәнни-белем бирү үзәге аша без университетларны финанс, интеллектуаль, инфраструктура “мускуллары” белән тәэмин итәчәкбез. Мәсәлән, 2030 елга төбәк җитәкчелеге чит ил студентлары санының 5 меңнән 15 меңгә кадәр артуын көтә. Моннан тыш, дөнья дәрәҗәсендәге кампус Башкортстанга чит ил мөгаллимнәрен һәм галимнәрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк”, — диде республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе.
Искәртеп узабыз, кампусны Евразия фәнни-белем бирү үзәге өчен махсус төзергә планлаштыралар, ә проектның бәясе — 18 миллиард сум.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан халкының Уфаның 450 еллыгына ниләр күрергә теләвен ачыкларга кушты. Якшәмбе көнне Башкортстан делегациясе Түбән Новгородның 800 еллыгына багышланган чараларда катнашты. Республика Башлыгы билгеләп үтүенчә, бәйрәм иң яхшы хис-тойгылар калдырган. “Уфаның 450 еллыгына ни эшләргә теләвебез турында билгеле бер күзаллау булу мөһим. Иң мөһиме, без уфалылар белән киңәшләшергә тиеш”, — дип билгеләде Радий Хәбиров.
Юбилейга кадәр калган өч ел эчендә әлеге чарага әзерлек эшенә уфалыларны гына түгел, ә республиканың барлык кешеләрен дә җәлеп итәргә кирәк, дип ассызыклады ул. “Уфаның 450 еллыгы — яңа объект төзү генә түгел. Элекке хроник авыруларны “дәваларга” тырышырга кирәк. Бу — комплекслы зур эш”.
Башкортстанда 23 бала COVID-19 диагнозы белән дәваханәгә салынган. Бу хакта оператив киңәшмәдә республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Азат Рәхмәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләре буенча, хәзерге вакытта стационарларда 4 меңгә якын өлкән яшьтәге кеше ковидтан дәвалануын дәвам итә, аларның 2500е — 60 яшьтән өлкәнрәк. Пандемия башланганнан бирле 54 639 кеше чир йоктырган, шуларның 297се —соңгы тәүлектә.
Шулай ук республикада халыкны вакциналау актив дәвам итә. 916 меңгә якын кеше коронавирустан вакциналауны тулысынча төгәлләгән, төбәктә яшәүче 1 миллион 104 мең кеше беренче компонент белән прививка ясаткан.
“Гадәттән тыш хәл режимы бөтен республика буенча игълан ителәчәк, тиешле документлар әзер инде”, — дип белдерде оператив киңәшмәдә республика вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Ул белдерүенчә, аномаль эсселек аркасында хәл 2010 елга караганда күпкә начаррак күзаллана. Алдан исәпләүләр буенча, 616 мең гектар мәйданда 624 хуҗалык корылыктан зыян күргән, шул исәптән 332 мең гектарда уңыш һәлак булган. Урып-җыю эшләре 16-18 көнгә алдан башланды. “Бүгенге көндә тулаем республика буенча бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 миллион 266 мең гектар яисә 82 процент мәйданда суктырылган. 1 миллион 727 мең тонна ашлык суктырылган, уңдырышлылык — гектарыннан 16,2 центнер”, — диде Илшат Фазрахманов.
Оператив киңәшмәдә башка мөһим мәсьәләләр дә каралды.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.