+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 август 2021, 09:30

Дистанцион уку мөмкинлеге дә карала

Моның өчен ата-аналарның гаризасы гына кирәк булачак.

Дистанцион уку мөмкинлеге дә карала
Дистанцион уку мөмкинлеге дә карала
Кичә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмә барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада авылларны урап уза торган яңа трасса барлыкка киләчәге турында сөйләде. “25 августта без федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков белән берлектә М-7 “Волга” урау юлын төзү турында сөйләштек. Бу бик күптәнге проблема: республикада биш эре пункт — Исәмәт, Югары Яркәй, Лаяшты, Ишкар, Әсән газап чигәләр. Аларның үзәк урамнары буйлап трасса уза”, — диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы ассызыклавынча, трасса төзелешен тоткарлыксыз башкару мотлак. “Без хәзер 64 километр озынлыктагы урау юлны төзибез, ул М-12 яңа трассасына кушылачак. Барысы да вакытында эшләнергә тиеш”, — дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин төбәктә коронавирус вәзгыяте турында сөйләде. Саннар шактый борчулы булып чыкты. Әйтик, COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле республикада 56748 кеше шушы инфекцияне йоктырган, шулар­ның 304е — соңгы тәүлектә. Инфекция таралу күрсәткече 100 мең кешегә 1389,1 тәшкил итә. Министрлык мәгълүматлары буенча, 30 августка коронавирустан 569 кеше — стационарларда, 3245 кеше йорт шартларында дәваланган. Дәваханәләрдә койка фонды­ның 88 проценты тулы. Республикада 980845 кеше тулы вакциналау үткән.
Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин республикада Белем көне ничек узачагы турында сөйләде. Аерым сыйныфлар өчен тантаналы линейкалар ачык һавада узачак, ата-аналар анда битлектә кертеләчәк. Укучылар агымын аеру өчен керү юллары төрле төстәге маркировка белән билгелә­нәчәк. Балалар өчен кабинет системасы саклана. Һичшиксез, һава рециркуляторлары эш­ләячәк, уку кабинетлары тәнәфесләр вакытында җил­ләтеләчәк. Педагоглар өчен битлек режимы саклана, әмма дәрес вакытында педагог битлекне салачак. Бүгенгә педа­гогларның 70 проценты вакцина ясат­кан.
Мәктәпләрдә 500дән артык медицина инспекторы эш­ләячәк. Радий Хәбиров муниципалитет башлыкларына мәктәп­ләр директорлары белән киңәшмәләр үткәрүне һәм пандемия чорында мәктәпләрдә эшләрнең ничек оештырылачагын җентекле аңлатуларын сорап мөрәҗәгать итте.
Сәламәтлеге белән проблемалары булган балалар яңа уку елында “удаленка” режимында укый алачак. “Сәламәтлек саклау министрлыгы белән балалар өчен генә түгел, педагоглар өчен дә беренче 2-3 атнада дистанцион режимда укырга тәкъдим ителгән авырулар исемлеген билгеләдек. Алар барысы да белем бирү процессына кушылсын һәм мәктәп тормышыннан аерылмасын өчен кирәкле гаджетлар белән тәэмин ителәчәк, — диде министр. — Әгәр бала авырса, ата-аналар белем бирү учреждениесенә гариза яза, укытуның көндезге форматыннан азат итүләрен сорый. Без аларны барлык девайслар белән тәэмин итәбез, дәрес­лекләр һәм эш дәфтәрләре биреләчәк. Аның башка балаларныкы кебек үк укыту режимы һәм расписаниесе булачак”.
Киңәшмәдә, шулай ук, мәктәпләрдә төшке ашка бәяләр артачагы билгеле булды.
Республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов Башкортстанда үткән “Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia) IX Милли чемпио­натының нәтиҗәләре турында сөйләде. “Әлеге чараның төп нәтиҗәсе — без җиңә башладык. Һәр җиңү республикага яңа мөмкинлекләр алып киләчәк”, — диде республика Башлыгы.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: