+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
7 сентябрь 2021, 10:05

“Иң авыр вакытлар узды...”

Республика территориясендә янгынга каршы кертелгән махсус режим гамәлдән чыгарылды.

“Иң авыр вакытлар узды...”
“Иң авыр вакытлар узды...”
Уфада Совет мәйданында ел саен матур музыкаль вакыйга узачак. Кичә Хөкүмәттә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәдәният министрына мөмкин булган чаралар буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Русия Герое, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең легендар командиры Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл белән бергә мәйданны ачу киләсе елда планлаштырыла. Республика Башлыгы хәбәр итүенчә, һәйкәлне ачу тантанасын Җиңү көненә яки Республика көненә туры китерергә мөмкин.

Башкортстанның мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин хәбәр итүенчә, төбәктә укытучылар һәм укучылар арасында коронавирус белән авыручылар саны арткан. Республика Башлыгы, киләсе атнадан башлап, мәктәпләр, колледж­лар һәм югары уку йортлары буенча хәл турында аерым отчет ясарга тәкъдим итте. Ул билгеләвенчә, Хөкүмәттә авырулар булачагын яхшы аңлыйлар, әмма алар арткан очракта, моның белән нәрсә эшләргә икәнлеге турында уйлая­чаклар. Әйткәндәй, Башкортстанда быел җәй 25 балалар сәламәт­ләндерү лагеренда коронавирус табылган. Бу хакта “Роспотребнадзор” башлыгы урынбасары Галина Пермина хәбәр итте.
Радий Хәбиров республиканың спорт министры Руслан Хәбибовка Токиода узган Паралимпиадада медальләр яулаган Башкортстан спортчыларына оператив рәвештә акча түләүне оештырырга кушты. “Олимпиада һәм Паралимпиада алдыннан медальләр өчен түләү күләмен арттыруыбыз бик яхшы булды, — дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. — Безнең йөзү буенча база мәктәбе бик көчле. Тренер­ларга рәхмәт. Башкортстан спортчылары биш алтын, өч көмеш һәм дүрт бронза медаль яулады — бу Русия җыелмасына саллы өлеш”.
Искәртеп узабыз, Башкортстанда призлы урыннар яулаучы паралимпиячеләрне матди бүләкләү күләме Олимпиада чемпионнарына һәм призерларына булган түләү күләменнән аерылмый: “алтын” өчен — 2 миллион сум, “көмеш” өчен — 1,5, “бронза” өчен 1 миллион сум. Тренерлар шул сумманың яртысын ала. Шулай ук, Радий Хәбиров, паралим­пиячеләр кайтканнан соң, алар белән очрашырга теләк белдерде.
Чарада Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Фәрит Гомәров хәбәр итүенчә, республика территориясендә кайбер муниципалитетларда начар һава шартлары аркасында кертелгән янгынга каршы махсус режим һәм гадәттән тыш хәл режимы гамәлдән чыгарылган. Гадәттән тыш хәл режимы экстремаль корылык аркасында 40 муниципалитет һәм бер шәһәр округы территориясендә гамәлдә булган. Шулай ук аны элегрәк урман янгыннары белән бәйле рәвештә, Белорет районы территориясендә дә керткәннәр иде. Әйткәндәй, 6 сентябрьгә республикада 1530 гектар мәйданда өч табигый янгын гамәлдә булуын дәвам итә.
Башкортстан Башлыгы янгын­нарны сүндерүдә катнашкан барлык кешеләргә рәхмәт белдерде, шулай ук тиешле ведомстволарга алдагы елларда ихтимал булган янгын­нарны сүндерүне яхшырак оештыру турында уйларга кушты. “Иң авыр вакытлар узды, дип уйлыйбыз. Әйе, Баймак районында хәл катлаулы булды. Анда ут 12 километрга сузылды. Без бөтен кешене күтәрдек, шуның аркасында авылны коткарып калдык, югыйсә, ул янып беткән булыр иде, — диде Радий Хәбиров һәм йортсыз калучыларның торак мәсьәләсен хәл итәргә кушты. — Морак авылында ике йорт зыян күрде. Күпбалалы гаилә йортсыз калды, барысын да тиз хәл итәргә кирәк, салкыннар башланды инде. Бу янгыннар буенча иң авыр җәй булды”.
Мәктәптә туклануны оештыру процессына карата шикаятьләр урыннарга чыгып тикшерелгән, сәбәпләре ачыкланган һәм бетерелгән. Бу хакта оператив киңәшмәдә сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев хәбәр итте. Исегездә булса, узган ел мәктәп укучыларының туклануын оештыру сыйфаты һәрвакытта да тиешле дәрәҗәдә булмаган иде. Ата-аналарның мәктәп менюсы белән канәгатьсезлеген исәпкә алып, технологлар, табиб-диетологлар, табиб-гигиенистлар тарафыннан меню эшләнде, аны ата-аналар комитетлары карап тикшерде. Алар хуплаганнан соң Гигиена һәм эпидемиология үзәгеннән, аннары “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсеннән уңай бәяләмә алынган.
Ягып җылыту сезоны алдыннан республика Башлыгы Уфа шәһәре хакимиятенә кышкы чор буенча махсус штаб булдырырга кушты. Аның бурычы — узган кышта барлыкка килгән проблемаларга һәм халыкның чимал белән тәэмин итүче оешмаларга күпсанлы шикаятьләре килүенә юл куймау. Төбәк җитәкчесе аңлатып узуынча, мондый штаб Уфада җылыту һәм кар чистарту проблемаларын хәл итәргә тиеш. Уфалыларның шикаятьләренә вакытында җавап бирү өчен бердәм телефон номеры булдырылачак.
Штаб Уфада 13 сентябрьдән дә соңга калмыйча ачылырга тиеш. Радий Хәбиров фикеренчә, аңа башкала хакимияте җитәкчелек итәчәк. Моннан тыш, штаб составында мотлак рәвештә чимал белән тәэмин итүче оешмалар һәм ЦУР вәкилләре дә булырга тиеш.
Уфаның Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан Башкортстан яшьләре һәм волонтерлар йортын бер айдан соң ачу планлаштырыла. Республика Башлыгы “Без бергә” бәйрәм фестивале вакытында Башкортстан таможнясы бинасын республика яшьләренә тапшыру турында белдергән иде. Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Яна Гайдук хәбәр итүенчә, хәзерге вакытта бинада ремонт эшләре бара. “Шундый искиткеч бинаны яшьләргә тапшырганбыз икән, ике әйберне эшләү зарур, беренчесе — ремонтларга һәм яшьләрне эшкә җигәргә. Икенчесе — анда бюрократлар түгел, ә иң актив иҗтимагый оешмалар, волонтерлар, төзелеш отрядлары утырырга, тормыш кайнап торырга тиеш. Шәхсән үзем тикшерәчәкмен”, — диде Радий Хәбиров.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: