+23 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
24 сентябрь 2021, 21:10

Карбон полигоннары булачак!

Русиядә мондый унөч полигон бар инде.

Карбон полигоннары булачак!
Карбон полигоннары булачак!

"Икътисадыбызның үсеш проблемаларын хәл иткәндә без стратегик алга карыйбыз һәм, әлбәттә, иң мөһим климат мәсьәләсеннән читтә кала алмадык. Ә монда Евросоюзның "карбон салымы" буенча карары да бар. Республикада карбон полигоны булдыру буенча безнең гаризаны Русия фән һәм мәгариф министры Валерий Фальков җитәкчелегендә углерод балансын контрольдә тоту технологияләрен үстерүне фәнни тәэмин итү мәсьәләләре буенча эксперт советы утырышында хупладылар. Димәк, Башкортстанда үз карбон полигоны барлыкка киләчәк, Русиядә ундүртенченең берсе. Һәм бу очраклы түгел.

Бездә бай табигать ресурслары, куәтле фәнни база һәм эре сәнәгать предприятиеләре ягыннан ярдәм бар. Башкортстанда Евразия климат консорциумы булдырылган инде, аңа Евразия НОЦ - Башкортстан Республикасының әйдәп баручы университетлары һәм фәнни оешмалары: БашДУ, УФИЦ РАН, БашГАУ, шулай ук «Башкортстан сода компаниясе», «Газпром нефтехим Салават» җәмгыятьләре һәм башкалар кергән.

Карбон полигоны нәрсә бирә? Без махсус бүлеп бирелгән алты территориядә парник газларын күзәтү буенча системалы эш оештырырга планлаштырабыз. Бу участоклар төрле климат зоналарында булачак, үсемлекләр һәм файдалану вариантлары белән аерылып торачак. Без парник газларын мониторинглау, тоту һәм депонирлау ысулларын эшлибез һәм тикшерәбез. Федераль бюджеттан проектны гамәлгә ашыруга 200 миллион сумга якын акча алачакбыз. Бу аз акча түгел, проектның гомум бюджетының өчтән бере диярлек (702 миллион сум). Әмма, беренче чиратта, безгә углерод балансын контрольдә тоту өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Бу - якынча 15000 кеше.

Күпләргә бу тема әлегә аңлаешсыз булыр. Әмма ул безнең икътисадыбыз киләчәге өчен бик мөһим. Алга таба хәрәкәт итәбез", - дип язган бүген социаль челтәрләрдә Радий Хәбиров.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: