Киңәшмәдә ил Хөкүмәте вице-премьерларының кураторлык институты кысаларында төбәкләрдә тормышка ашырырга планлаштырылган проектларны яклау алды чарасы үтте. Үткән округ киңәшмәсе карарларына ярашлы, беренчеләрдән булып үз проектларын халык саны буенча округта иң эре төбәкләр — Башкортстан һәм Татарстан республикалары, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре тәкъдим итте. Игорь Комаров билгеләп үтүенчә, әлеге дүрт территориядә 14 миллионнан күбрәк кеше яши һәм Идел буе төбәгендәге өстәмә бәянең 56 проценты җитештерелә.
Киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров өстенлекле биш проектны тәкъдим итте. Аларны тормышка ашыру республиканың социаль-икътисади үсешендә сизелерлек уңай нәтиҗәләр белән билгеләнергә тиеш. Проектлар сәнәгать, мәгариф, экология, транспорт инфраструктурасы һәм туризм өлкәләренә кагыла.
— Башкортстан — Русиянең иң нәтиҗәле үсешүче төбәкләренең берсе булып тора. Сәнәгать сәясәтен тормышка ашыру нәтиҗәлелеге буенча 2020 елда без Русиядә беренче урынга күтәрелдек. Инвестиция мохите торышының дәүләт рейтингында бишенче урындабыз. Илне 2030 елга кадәр үстерү буенча гомумдәүләт максатларына ирешү өчен исә шушы чорга Башкортстанның тулай төбәк продуктын ике тапкыр арттыру, инвестицияләрне өч тапкыр арттырып, бүгенге 365 миллиард сумнан 1,2 триллион сумга җиткерү бурычы тора. Шушы ук чорда ярлылык дәрәҗәсен ике тапкыр киметеп, халыкның реаль акчалата керемнәрен ким дигәндә 35 процентка үстерү дә — өстенлекле бурыч. Шул ук вакытта, республиканың әлеге югары максатларга ирешүен тоткарлаучы аерым проблемалы сораулар да бар. Һәм бүген без аларны хәл итү буенча чаралар планы турында сүз алып барырга теләр идек, — диде өстенлекле проектларны тәкъдим итәр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Республика үсешен тоткарлаучы төп көнүзәк мәсьәләләрдән төбәк җитәкчесе түбәндәгеләрне атады.
Беренчедән, бүген республикада чыгарылган парник газлары күләме аларның йотылу күрсәткеченнән күпкә артып китә. Ә бу, үз чиратында, алдагы елларда төбәкнең инвестицион һәм икътисади үсешендә кире чагылыш табарга мөмкин.
Икенчедән, икътисадның технологик үсешен тизләтү өчен төбәк яшь галимнәргә һәм белгечләргә зур ихтыяҗ кичерә. Яшьләр төбәкләрдән инфраструктур яктан тәэмин ителгән зур агломерацияләргә агыла.
Өченчедән, бөтен илдәге кебек үк, күп кенә тармаклар импортка һаман да нык бәйле булып кала. Мәсәлән, пилотсыз очкычларның 90 проценты диярлек чит ил компанияләренә карый.
Дүртенче проблема Урал аръягы төбәгенә кагыла. Төсле металлургия үзәге һәм туристларны күпләп җәлеп итүче хозур табигатьле төбәк булуга карамастан, инфраструктура үсешмәгән булу сәбәпле, андагы социаль-икътисади тормыш дәрәҗәсе артта кала.
Бишенчесе — Уфа алгомерациясен үстерүгә бәйле дә җитди проблемалар бар. Алар, беренче чиратта, юл челтәрен үстерүгә кагыла, шәһәрдә юл йөрүне уңайлырак итеп, тыгыннардан арыну көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора.
Әйтергә кирәк, киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим иткән өстенлекле проектлар нәкъ әлеге мәсьәләләрне хәл итүне күздә тота да инде.
Аерым алганда, беренче проект “Глобаль энергетик күчеш өчен Евразия климатик башлангычы” дип аталды. Ул Сахалин өлкәсе үрнәгендә атмосферага ташланучы газлар күләмен көйләү буенча колачлы чараларны тормышка ашыруны күздә тота.
— Проектны тормышка ашыру кысаларында без республикада карбон полигоны төзү башлангычы белән чыктык. Заявканы Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгында якладык. Уфа дәүләт нефть техник университеты полигон операторы бурычларын башкарачак, — диде бу уңайдан Радий Хәбиров.
Проектны тормышка ашыру 50 миллиард сумга төшәчәк. Шуның 5,1 миллиард сумы федераль инвестицияләр булачак, төп чыгымнарны исә бизнес үз өстенә алачак. Аның каравы, Радий Хәбиров билгеләвенчә, проектны тормышка ашыру нәтиҗәсендә тулай төбәк продуктының углеродка бәйлелеген 10 процентка киметеп, сәнәгатьтә аз углерод файдаланып җитештерелгән товарлар экспортын 30 процентка арттыру мөмкин булачак.
Икенче проект зур Уфа университетын оештыруны һәм кампус төзүне күздә тота. Бу максатта ике зур югары уку йорты — Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университетын берләштерү буенча тиешле эш башкарылды да инде. Янә килеп, берләштерелгән яңа уку йорты дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-белем бирү үзәге федераль статусын алды.
— Проект безнең фәнни-белем бирү үзәгендә 50 меңнән артык студентка, шул исәптән 10 мең чамасы чит ил яшьләрен укыту мөмкинлеге бирәчәк. Университетның топ-100 предмет буенча халыкара рейтингка һәм әйдәүче топ-500 дөнья университетлары рейтингына керү мөмкинлеге туачак. Бу топ-100 Green Metric рейтингына керәчәк студентлар кампусына барлык дөньядан агылачак яшьләр исәбенә республикада миграция күрсәткечләрен уңай якка үзгәртү мөмкинлеген бирәчәк. Без дөнья дәрәҗәсендәге белем, фәнни эшчәнлек һәм технологик эшкуарлык өчен иң яхшы шартлар тәкъдим итеп, талантлар өчен көрәштә җиңеп чыгачакбыз, — диде әлеге проектның асылы һәм максатлары турында сөйләгәндә Радий Хәбиров.
Пилотсыз авиация кластеры төзү буенча проект исә сертификатлы пилотсыз очкычларны сынау полигоны булдыру һәм республикада үз корылмаларыбызда кече авиацияне серияле җитештерүне җайга салу максатларын куя. Бу, әлеге базарда импортны киметү мөмкинлеге тудырудан тыш, республикада өстәмә рәвештә 5 мең яңа эш урыны да булдырылачак.
Урал аръягын үстерү проекты исә өч төп мәсьәләне хәл итүне күздә тота. Болар: “Сибай — Подольск — Сара” тимер юлын, санлы электр станциясен төзү һәм “Урал” туристик-рекреацион типтагы аерым икътисади зона булдыру. Бу башлангычларның һәркайсы мөһим социаль-икътисади бурычларны күздә тота.
Мәсәлән, төзеләчәк тимер юл 9 миллион тоннадан күбрәк тимер рудасын чыганактан көньяк Уралның сәнәгать предприятиеләренә илтү мөмкинлеге бирәчәк. Ул Казахстан чикләренә кадәр юлны да 250 километрга кыскартачак. 500 киловаттлы яңа электр станциясе исә Учалы тау-баектыру комбинатын һәм Lasselsвеrger компанияләре төркемен генә түгел, якын чорда биредә барлыкка киләчәк башка куәтле предприятиеләрне дә өзлексез энергия чыганаклары белән тәэмин итәчәк. Ә инде “Урал” туристик-рекреацион аерым икътисади зонасын төзү биредә туризм өлкәсен бөтенләй яңа баскычка күтәрәчәк.
Уфа агломерациясен үстерү проекты кысаларында исә Уфа тимер юл вокзалын Уфа халыкара аэропорты белән тоташтырачак шәһәрне көньяк урап узу тимер юлын төзү һәм “Ласточка” төрендәге югары тизлекле шәһәр электричкаларын боҗра буйлап җибәрү күздә тотыла. Гомум бәясе 18 миллиард сум булган бу эшне тормышка ашыру нәтиҗәсендә пассажирлар ташу күләме — әлеге 1,5 миллион кешедән 6,5 миллион кешегә кадәр, йөк ташу күләме әлеге 102 миллион тоннадан 121 миллион тоннага кадәр артачак. Әлеге проект кысаларында шулай ук мөһим күпер корылмалары һәм транспорт киселешләре дә төзеләчәк. Юл инфраструктурасын үстерү буенча эшләрнең гомум бәясе 31,5 миллиард сум тәшкил итәчәк.
Киңәшмәдә Президент Владимир Путин указына ярашлы, 2024 елда Уфаның 450 еллыгын билгеләү һәм моңа әзерлек мәсьәләләре буенча да җитди сөйләшү булды. Радий Хәбиров бу җәһәттән билгеләнгән колачлы бурычларны тормышка ашыруда федераль җитәкчелектән ярдәм күрсәтүләрен сорады.
Гомумән алганда, киңәшмәдә тәкъдим ителгән өстенлекле проектларны тормышка ашыру республикадагы социаль-икътисади тормышны бөтенләй яңа югарылыкка күтәрергә тиеш. Һәм әлеге эшләрнең ерак киләчәктә түгел, якындагы берничә елда тормышка ашырылачагы да бик мөһим. Димәк, төбәктәге бу уңай үзгәрешләрне без үзебезнең яшәешебездә якын көннәрдә, айларда һәм елларда ук тоя башлаячакбыз, дияргә кирәк. Ил-көннәр тыныч булсын, коронавирус кебек афәтләр генә аяк чалмасын!
Илдар Фазлетдинов.