+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 сентябрь 2021, 09:11

Тагын фаҗига. Тагын яшьләр...

Пермь университетындагы коточкыч хәл янә дә үсеп килүче буынга игътибар җитмәвен күрсәтте.

Тагын фаҗига. Тагын яшьләр...
Тагын фаҗига. Тагын яшьләр...
20 сентябрьдә Пермь краенда булган хәл илдә яшәүче һәркемне тетрәндергәндер. Май аенда Казан гимназиясендә булган хәлдән әле айнып та бетмәгән идек, янә фаҗига… Монысында да шул ук сценарий. Яшь кеше кулларына корал алып, яшьләр күпләп җыелган бинага юллана. Максат бер — күбрәк кеше үтерү...

Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, бу көнне Пермь университетында алты кеше атыш нәтиҗәсендә һәлак булган. Моннан тыш, 24 кеше зыян күргән. Алар арасында ату җәрәхәтләре булган кешеләр дә, үтерүчедән качып, тәрәзәләрдән сикереп төшкән һәм җәрәхәт алганнар да бар. Хәле бик авыр булган пациентлар артыннан Мәскәүдән бөтен кирәкле медицина җиһазлары белән самолет җибәрелгән.
“Шикләнелүченең шәхесе ачыкланган. Кулга алынганда, каршылык күрсәтү сәбәпле, ул яраланган, шуннан соң медучреждениегә китерелгән”, — дип хәбәр итте Русия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле Светлана Петренко.
Шул вакытта гына бинада булучылар җиңел сулый ала. Бүген алар бу куркыныч минутларны ничек кичергәннәрен искә төшерә.
“Без аудиториядә бикләндек һәм нәрсә булачагын көттек. Аннары коридордан аудиториядән чыкмаска, эвакуация турында соңрак хәбәр ителәчәге турында тавышлар ишеттек. Ә аннары Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре килде, алар бөтен катта ишекләрне шакып, кешеләрне чыгарды”, — ди студентлар.
Медицина ярдәме соңрак һөҗүм итүченең үзенә дә кирәк булган. Аны юл-патруль хезмәте инспекторы Константин Калинин тоткарлаган. Кече лейтенант Калинин хезмәттәше белән беренчеләрдән булып университетка керә.
“Бинага беренче катка кердем. Кораллы егетнең баскычтан төшеп барганын күрдем. “Ташла!” — дип кычкырдым. Егет ут ачты. Шуннан соң мин дә утлы корал кулландым. Егет егылды. Аның янына йөгереп килгәч, мин аның хәрәкәтләрен чикләдем, мылтык-патроннар һәм пычагын читкә алып ташлап, аңа беренче медицина ярдәме күрсәтә башладым “, — дип сөйләде соңыннан Пермь шәһәре буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ бүлеге инспекторы Константин Калинин.
Бу хәлләрдән соң күп тә үтмәде Русиянең Эчке эшләр министрлыгы башлыгы Владимир Колокольцев Русия Президентына, кораллы җинаятьчене тоткарлаганда батырлык күрсәткән Пермь шәһәре буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының ЮХХДИ хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшыру турында тәкъдим кертү карарын кабул итте.
Тикшерүчеләргә әле бу егеткә корал сатып алу өчен белешмә бирүчеләр һәм университетның сак хезмәте турындагы сорауларга җавап табарга туры киләчәк.
“Пермьдә атыш оештырган егет ау коралын законлы нигездә сатып алган. Фаҗига булган объект хосусый сак оешмасы сагы астында булган”, — дип хәбәр итте Росгвардиянең рәсми вәкиле Валерий Грибакин.
Һөҗүм итүченең социаль челтәрләрдәге битен хәзер блоклаганнар. Анда аның корал сатып алу өчен медицина тикшеренүен, психолог һәм психиатрны ничек узуы турында сөйләгән озын тексты бар. Болары да тикшерүчеләрдә кызыксыну уяткан.
Әлегә бу хәл буенча бик күп сорауларга җавап табасы бар. Әмма бер нәрсәне инде бүген үк билгеләргә мөмкин — Казан гимназиясендә булган хәл безне бернәрсәгә дә өйрәтмәгән. Ул вакытта уку йортларындагы сак системасын көчәйтү, корал сатып алу өчен шартларны катгыйлату кебек тәкъдимнәр яңгыраган иде. Әмма, күрәсең, боларның берсе дә эшләнмәгән. Хәер, мондый чараларны кулланып кына җәмгыятьне шундый хәлләрдән коткарып буламы соң? Юк, әлбәттә. Мондый җинаятьчеләр уку йортларында булмаса да, күпләп кеше җыелган башка урында да үз эшләрен башкарырга мөмкин бит...
Әлеге хәлнең сәбәбе тирәндәрәк кебек. Димәк, безнең арада шушындый кешеләр дә яши. Тагын да куркынычрагы — безнең кайбер яшьләр бүген шундый...
Яшь кенә егетләрне мондый адымга нәрсә этәрә?
Әлеге проблемаларның бер өлеше тәрбиягә бәйле булуын һәркем аңлыйдыр. Элегрәк мәктәпләрдә үсмерләр белән төрле темаларга сыйныф сәгатьләре, башка чаралар үткәрелде. Анда кешелеклелек, мәрхәмәтлелек, изгелек төшенчәләре һәр җөмлә саен яңгырый иде. Ә хәзер безнең балаларны Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырырга гына әзерлиләр. Ата-ана исә балаларына телефон алып бирү белән генә чикләнә, ләкин анда да шул ук атыш, көчләү һәм башка җинаять. Яшьләрне тәрбияләү проблемасы белән шөгыльләнүче белгечләр саны да бармак белән генә санарлык.
Пермьдә булган хәл буенча әле бик күп тикшерүләр булыр. Мондый җинаятьләр тагын кабатланырга мөмкин. Балаларны тәрбияләү системасын үзгәртү, яшьләргә сәләтләрен күрсәтергә төрле мөмкинлекләр бирү кирәклеге мәсьәләсен үзәккә чыгару зарур.
Шулай ук җинаятьченең бүгенге хәле турында да мәгълүмат бар. Тимур Бекмансуров, алган яралардан соң исән калса да, инвалид булып калачак — сишәмбе, 21 сентябрьдә, табибларга, кан тамырлары бозылу сәбәпле, аның бер аягын тездән югарырак ампутацияләргә туры килгән.
Шулай ук аның үпкәсе, бавыры, эчәге зыян күргән. Моннан тыш, аның аяк сөяге сынган. Бекмансуров әлегә кадәр ИВЛда.
Журналист һәм “ОНК” әгъзасы Евгения Меркачева сүзләренә караганда, әгәр Бекмансуров исән калса, аны Мәскәүгә — “Матросская тишина”га күчерерләр, мөгаен. Биредә, төрмә дәваханәсендә ул судны көтеп торачак. Аягы ампутацияләнүгә карамастан, яшь кешегә гомерлеккә төрмә яный. Хәтта авыр инвалидлык та аңа җәзадан котылып калырга ярдәм итмәячәк.
— Бекмансуров хөкем ителгәннән соң гомерлеккә хөкем ителгәннәр өчен 7 колониянең берсендә тотылачак. Инвалидлык булган кешеләрне гади камерага урнаштыралар. Гомумән, практикада эшкә сәләтле хөкем ителүчеләр мондый күршеләргә каршы түгел. Инвалидлык белән хөкем ителүчеләр рәхмәт сыйфатында камерадашларына чәй, я тәмәке бирә. Хакимият тә мондый хөкем ителүчеләргә яхшырак карый, — ди Евгения Меркачева.

Гөлия Гәрәева.

 

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: