Башкортстан Хөкүмәтендә үткән чираттагы оператив киңәшмә барышында төбәк Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итүенчә, республика тиздән федераль Хөкүмәттән 14,8 миллиард сум күләмендә кредит алачак. Ул бик яхшы шартларда биреләчәк.
— Уфа һәм Нефтекама территориясендә инженерлык һәм транспорт инфраструктурасын формалаштыру турында сүз бара. Әгәр дә без әлеге программаны нәтиҗәле рәвештә гамәлгә ашырсак, бу торак төзелешенә зур этәргеч бирәчәк, — диде республика җитәкчесе.
Ул шулай ук “Сугыш чоры балалары” статусына ия булган өлкән яшьтәге кешеләргә таныклыклар тапшыра алмаган түрәләргә кисәтү ясады. “Бер искәрмә ясарга телим. Хөрмәтле муниципалитет башлыклары, без “Сугыш чоры балалары” статусы буенча карар кабул иткәндә, бу таныклыкларны хуҗаларына рәсми рәвештә тапшыру турында сөйләшү булган иде. Югыйсә, кайбер кешеләр гомер буе бер грамота да алмаган. Алар — гади хезмәт кешеләре. Калган 10 мең таныклыкның ничек таратылуын контрольгә алуыгызны сорыйм”, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда коронавирус пандемиясе белән бәйле хәл көннән-көн кискенләшә бара. Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, тәүлек эчендә авыруның 488 яңа очрагы теркәлгән, ә инфекция йоктыручыларның гомум саны 68797 кешегә җиткән. Шуларның 6639ы йорт шартларында дәвалана, тагын 846сы дәваханәгә озатылган. 44 пациентның хәлен табиблар авыр дип бәяли, 17 кеше ИВЛ аппаратларына тоташтырылган. Бер тәүлектә 212 кеше савыгып чыккан, барлыгы авыручыларның 86 процентка якыны вирусны җиңә алган. “Хәзерге вакытта республикада 6550 койка-урын җәелдерелгән, аларның 92 проценты тулы. Шулай да койкалар җитмәү куркынычы юк – кирәк булган очракта без барлык районара үзәкләрдә госпитальләр ачарга әзер”, — диде сәламәтлек саклау министры Максим Забелин.
Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә һәм Финанс министрлыгына сәламәтлек саклау блогының үтенечләренә вакытында җавап бирергә һәм кирәкле акчаны бүләргә кушты. Аның сүзләренә караганда, хәзер бюджеттан коронавирус инфекциясенә каршы көрәш өчен тагын акча бүленәчәк. “Кешеләрнең сәламәтлеге кадерлерәк, — диде ул. — Без БДМУның өлкән курс студентларына өметләнәбез, алар нинди дә булса база медицина ярдәмен күрсәтәчәк. Шулай ук “Бердәм Русия” волонтерларына да ышаныч зур. Муниципалитет башлыклары, амбулатор ярдәм күрсәтүче табиблар өчен автомобильләр бүлүне контрольдә тотыгыз. Яшермим, ковид-госпитальләрдә авырулар коридорларда да ята. Табиблар катлаулы режимда эшли. Гомумән, вәзгыять катлаулы”.
Республика җитәкчесе шәһәр һәм район башлыкларына 4 октябрьдән гамәлдә булган ковидка каршы кертелгән чикләүләрнең, үтәлешен шәхсән тикшерергә, музей, китапханә, театр, кинотеатрлар аша узарга кушты. “Уфага аерым игътибар бирүегезне сорыйм, чөнки чараларның күбесе башкалада уза. Бездә авыл мәдәният йортлары гына — 1900, Мәдәният министрлыгына клубларның эшен контрольгә алырга кирәк, бу бик җитди мәсьәлә. Әгәр без эш белән расланмый торган карар кабул итсәк, кешеләр таләпләрне үтәмәсә, ул вакытта барлык гамәлләребез бушка булачак”, — дип ассызыклады Радий Хәбиров. Төбәк Башлыгы җаваплы кешеләргә халыкның кертелгән чикләүләрне генә түгел, битлек режимын үтәвен дә тикшерергә кирәк, дип билгеләде.
Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин сүзләренә караганда, соңгы өч көндә мәктәп укучылары арасында COVID-19 авыруы буенча “тискәре динамика” күзәтелә. Бу 1 сентябрьдән соң беренче тапкыр. Моңа мәктәпләрне өлешчә дистанцион укыту форматына күчерү нәтиҗәсендә ирешелгән. Үз чиратында, “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак мәктәпләрнең 29,4 процентында яки төбәкнең 550 мәктәбендә коронавирус инфекциясе очраклары теркәлүен белдерде.
“1 октябрьгә 240 мәктәп, 676 сыйныф, COVID-19 авыруы күзәтелү нәтиҗәсендә, карантинга күчерелде, — дип хәбәр итте Анна Казак. — Агыйделдә, Күмертауда, Салаватта һәм Уфада бу күрсәткеч 30 проценттан артып китте, анда мәктәпләр һәм сыйныфлар карантинда. Монда, әлбәттә, ата-аналар белән актив эш алып барырга кирәк. Вирус йогышының бер генә симптомы күзәтелгәндә дә баланы мәктәпкә алып бару тыела. Карантиндагы балалар, һичшиксез, өйдә торырга тиеш”.
Радий Хәбиров министрлыкка, “Роспотребнадзор”ның төбәк буенча идарәсе белән берлектә, мәктәпләрдә коронавирус инфекциясе чыганакларын кисәтергә кушты һәм инфекция килеп чыккан очракта, уку йортларын кичекмәстән дистанцион укуга күчерү зарурлыгын искәртте.
Чарада, шулай ук, республиканың Казахстанга рәсми делегациясе сәфәре йомгаклары. “Башкортстан ихаталары” программасы үтәлеше, Бөтенрусия халык исәбен алуга әзерлек һәм башка мәсьәләләр каралды.
Резеда ГАЛИКӘЕВА.