Иртәнге 9.50. Совет районы хакимияте каршына җыелдык. Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләндерү министлыгының контроль чаралар бүлеге хезмәткәрләре, Җәмгыять хәвефсезлеге үзәгенең хокук бозуларны тикшерү инспекторлары, журналистлар Совет районы хакимияте башлыгы урынбасары Ольга Ижбулдинаны тыңлыйбыз. Ольга Николаевна нәрсәләр тикшерергә кирәклеге, үзебезнең QR-кодлар һәм белешмәләр махсус булырга тиешлеге хакында кыскача сөйләп алды да, безне төркемнәргә бүлеп, районның сәүдә үзәкләренә рейдларга җибәрде.
Безнең төркемдә биш кеше эшләргә тәгаенләндек — Совет районының сәүдә координациясе бүлегеннән Эльза Фәтхиева, мәгълүмат бүлегеннән Карина Чекашева, Сәүдә һәм хезмәтләндерү министрлыгының контроль чаралар бүлегеннән Мәрьям Бурова, Җәмгыять хәвефсезлеге үзәгеннән хокук бозулар буенча инспектор Земфира Садыйкова һәм мин.
Эшне Үзәк базардан башладык. Биредә ике керү урыны калдырылган. Ишек янында Башкортстан Башлыгы Указы нигезендә чикләү чаралары кертелү, инфекцияне ничек кисәтү, социаль дистанция һәм битлек режимы мотлак булырга тиешлеге хакында мәгълүмат эленгән. Эльза Файзылҗан кызы иң беренче булып шуны искә алды. Эчкә үтәбез. Бездән алда берничә кешенең сертификатын, тән температурасын тикшергәнне көтәбез. Үзебез дә сертификатларны күрсәтеп керәбез. Сертификатсыз һәм белешмәсез бер апаны базарга кертмәделәр... Ямансулап кире борылган әбекәйгә бүгеннән көченә кергән үзгәрешләр турында аңлатылды, әлбәттә.
Атна башы, иртәнге вакыт булгангамы, базарда кеше аз. Рейдтагылар бер сатып алучыны хезмәтләндергән сатучыга битлеген кияргә кирәклеге турында кисәтү ясады, өлкән яшьтәге бер-ике кеше белән вакциналану мөһимлеге турында сөйләшеп алдылар.
— Бу үзгәрешләр барысына да ошамый инде, билгеле. Сүгенеп чыгып китүчеләр дә бар. Бер-ике кеше “минем сертификатым кесәмдә” дип үтеп китте. Безнең аларны тентергә, көч кулланып туктатырга хакыбыз юк бит, — дип сөйләп алды Үзәк базарның дежур бүлеге җитәкчесе Андрей Булатов. — Кич эштән соң базарга килүчеләр күбәйгәч нәрсә булыр...
Үзәк базарда яңа чикләү чараларын үтәү буенча катгый хокук бозулар ачыкланмады. Ары киттек. Алдагы объект — “Экватор” сәүдә үзәге. Район хакимиятендә һәм Сәүдә министрлыгында эшләүче кызлар артыннан ярым йөгереп диярлек атлыйм. “Мин журналистны аяклары ашата дип йөри идем, сезгә дә аяклар шәплеге бик кирәк икән!” — дип шаяртам. “Без апрельдән бирле мондый рейдларга йөрибез инде. Өйрәндек”, — дип көлә алар.
“Экватор”да бер генә керү урыны калдырылган. Термометрия, сертификатларны тикшерү буенча таләпләр үтәлә. Биредә кеше бөтенләй юк диярлек.
Ә менә Уфаның Кировоград төзелеш базарында кеше күбрәк булып чыкты. Шулай ук бер генә керү урыны калдырылган. Анда сакта торучы медицина инспекторы Надежда Егорова үз эшен намуслы башкара. Безнең алдан гына берничә сертификатсыз һәм белешмәсез кешене кире борып чыгарды. Кодларны укучы смартфоны да бар.
— Әле безгә бик авыр, әлбәттә. Үзгәрешләр хакында ишетмәгән, канәгатьсезлек белдергән кешеләр күп. Җайланып киткәнче берәр атна шулай авыррак булыр инде, түзәргә туры килер, — дип сөйләп алды сертификатлар тикшереп торучы ханым.
Базарга килүче кешеләрне күзәтәм. Аларның, чынлап та, төрлесе бар. Кайберәүләр берсүзсез тиешле документын күрсәтеп, битлеген киеп үтә, кайберәүләр аны сораганга чиксез гаҗәпләнә, бик канәгатьсез булганнары да бар. Аеруча бер ханым игътибарны җәлеп итте. Ирина Милентьева Уфада яшәми. Безнең республикага Пермь краеннан килгән. Башкортстан Башлыгының указы, андагы яңа үзгәрешләр турында беренчегә ишетә. Хәтта ышанмый. Указ белән таныштыруны таләп итә. Район хакимиятендә эшләүчеләр аңа указ текстын телефоннарыннан табып күрсәтә. Чит өлкәдән килгән ханым вакциналанмаган да икән. Сәбәбен сораганны да ошатмады. “Мин прививка ясатмаячакмын!” — дип кенә җавап бирде.
Базарга килүчеләрдән яңа чикләү чаралары турында фикерләрен сорашам. “Дәүләт мине инфекциядән сакларга, якларга тели икән, мин каршы түгел. Минемчә, барысы да дөрес. Миңа бу чаралар бер уңайсызлык та тудырмый, җәй көне үк вакциналандым”, — ди Уфада яшәүче Илвир Шакирҗанов.
Бүген - вакциналанмаганнар өчен яңа чикләү чаралары кертелүнең беренче көне. Әле күрелгәннәрдән чыгып шуны әйтеп була — сәүдә үзәкләрендә аларга мөмкин булганча җитди карыйлар, кешеләрнең күпчелеге үзгәрешләр турында хәбәрдар, тиешле документлары бар. Әлбәттә, канәгатьсезлек белдерүчеләр дә юк түгел. Бу әле көннең беренче яртысында гына. Кичкә таба ничек булыр... Ничек булса да, таләпләрнең үтәлешенә ирешү мотлак. Чөнки иң мөһиме — инфекцияне җиңү.