– Исәп алуда ничек катнашырга?
– 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр – өйгә килгән исәп алучылар ярдәмендә;
15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр – “Дәүләт хезмәтләре” порталында (расланган язма булырга тиеш);
15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр – Күпфункцияле үзәкләрдә (анда махсус урыннар оештырылачак);
2021 елның 20 декабренә кадәр – ерак һәм үтеп керү өчен кыен булган территорияләрдә (Русиядә 500 меңгә якын кеше яшәгән шундый 2600 торак пункт бар).
– Сорауларга җавап бирү күпме вакытны ала?
– Стандарт буенча бер гаиләгә якынча 10-15 минут кирәк. Бу – гаиләдә әни, әти һәм ике бала булса. Монда барысының да бу вакытта өйдә булуы мәҗбүри түгел. Гаилә турында бер генә кеше дә мәгълүмат бирә ала.
– Ничә сорауга җавап бирергә кирәк булачак?
– Русия халкына 33 сорау бирәчәкләр. Аларның 23е социаль-демография хәленә: җенесенә, яшенә, гражданлыгына, туган урынына, милләтенә, телләр белүгә, мәгарифкә, балалар санына, яшәү өчен акча чыганагына кагыла. Торак шартларына бәйле 10 сорау бирәчәкләр – торак бина төрен, йорт төзелгән елны, фатир яки йортның гомум мәйданын, бүлмәләр санын, бәдрәф һәм Интернет бармы-юкмы икәнен атарга кирәк булачак.
– Мигрантлар да сорауларга җавап бирәчәкме?
– Русиядә вакытлыча яшәүче кеше 7 сорауга җавап бирәчәк: алар җенесе, яше, даими яшәү иле, Русиягә килүнең максаты һәм биредә яшәү вакыты турында.
– Мәгълүматларны ничек тә булса расларга кирәкме? Паспортны яки фатирга документларны күрсәтергәме?
– Барлык мәгълүматлар да кешенең сүзләреннән языла, бернинди документлар да күрсәтергә кирәкми. Моннан тыш, әгәр дә сездән документлар күрсәтүне сорасалар яки керем дәрәҗәсе белән кызыксынсалар – бу полициягә шалтырату өчен сәбәп була ала.
– Анкетада акча эшләү турындагы сорауларга ничек җавап бирергә?
– Анда акча күләме турында сорау юк. Кешенең эшлиме, пенсионермы икәнен, бизнес белән идарә итә алуын яки процентлардан керем алуын күрсәтү сорала.
– Бу мәгълүматның дөреслеген ничек ачыкларга? Ялганлау очраклары буламы?
– Мәгълүмат кешеләрнең сүзләреннән чыгып туплана. Ялганлау очраклары сирәк күренеш. Узган халык санын алу йомгаклары буенча бездә фэнтези милләтләрнең меңгә якын вәкиле – тролльләр, гоблиннар һәм башкалар яшәве ачыкланган. Шулай ук кызларның үз яшен кечерәйтеп күрсәткән очраклар да булгалый.
– Барлык сорауларга да җавап бирмәсәң ярыймы?
– Әгәр сорау ошамаса, җавап бирмәскә мөмкин.
– “Дәүләт хезмәтләре” порталында сорауларга җавап биреп тә, исәп алучылар килсә нишләргә?
– Ул QR-кодны күрсәтүне сораячак. Ул аны сканер аша үткәрәчәк. Бу вакцинация белән бәйле булган QR-кодлар түгел.
– Чын исәп алучыны мошенниктан ничек аерырга?
– Исәп алучы килүенең максаты турында әйтергә тиеш. Сез аннан таныклык һәм паспорт күрсәтүне сорый аласыз. Аның җанисәп символикасы төшерелгән шарфы һәм портфеле булачак. Шул ук вакытта, ул беркайчан да сездән нинди дә булса документлар, паспорт мәгълүматларын, хезмәт хакы, җыйган акча күләмен яки торак хуҗасы кем булуын сорамаячак. Һәм иң мөһиме, исәп алучылар телефоннан сорашу үткәрми. Әгәр сезгә берәрсе шалтыратып, “переписчик” дип таныштыра икән, бу – мошенник!
– Әгәр кеше нәрсә дә булса сөйләүдән баш тартса, мәгълүмат ничек туплана?
– Әгәр кеше аралашудан баш тартса, аны мәҗбүр итә алмыйлар. Бу очракта анкетада ике юл гына тутырылачак. Ул мәгълүматларны административ чыганаклардан алалар. Узган халык санын алу кампаниясендә мондый кешеләр сорауларга җавап бирүчеләрнең нибары 5 процентын тәшкил итте. Болар – сорауларга җавап бирүдән баш тартучылар да, исәп алучы килгәндә өйдә булмаучылар да. Зур шәһәрләрдә моның белән авыррак. Шуңа күрә исәп алучылар төрле вакытта, шул исәптән кичен дә йөри.
– Бу юлы исәп алучылар кәгазь анкеталар белән түгел, планшетлар белән йөриячәк. Ничә планшет сатып алынган, арытаба алар соңыннан кемнәргә биреләчәк?
– Күп өлешен таратачаклар. Ә менә кемгә тапшырыласын Хөкүмәт хәл итәчәк. Башкортстанга 10 меңгә якын планшет кайтарылган.
– Мәгълүматлар электрон рәвештә туплана икән, ни өчен халык исәбен алу шулкадәр озак дәвам итәчәк?
– Исәпкә алуның беренчел нәтиҗәләре 2021 елның декабрендә ясалачак. Ахыргы нәтиҗәләр 2022 елның IV кварталында билгеле булачак. Төрле чыганаклардан алынган барлык мәгълүматларны бергә тупларга кирәк булачак. Ә аларны көч ведомстволары, ФСИН һәм башкалар бирәчәк.
– Исәпкә алу һәм рәсми мәгълүматлар арасында аерма булса, мәсәлән, ЗАГС яки салым хезмәтеннән алынганнарында, бу очракта кайсысына өстенлек бирелә?
– Гадәттә исәп алу, рәсми мәгълүматлар белән чагыштырганда, саннарның артуын күрсәтә. Чөнки без чынбарлык фактны күрсәтәбез. Шул исәптән легаль булмаган мигрантларны да.
– Исәпкә алу ил бюджетына күпмегә төшәчәк?
– 32 миллиард сумга. Шуның 14 миллиард сумы хезмәткәрләрнең хезмәт хакына китәчәк. Һәм тагын 8 миллиард сум планшетлар сатып алуга һәм программа белән тәэмин итүгә тотынылган.
Шул ук вакытта: Росстат җитәкчесе урынбасары Павел Смелов белдерүенчә, “Mail.ru Group” сораштыруы мәгълүматлары буенча, илдә яшәүчеләр исәп алу кампаниясендә шактый зур активлык күрсәтмәкче. Бер кеше бөтен йорт хуҗалыгын яздыра ала. Сорауларның бер өлеше “Дәүләт хезмәтләре” мәгълүматларына нигезләнергә мөмкин, тик бу да кулланучы ризалыгы белән генә башкарыла. Павел Смелов ассызыклавынча, исәпкә алу кәгазьләреннән мәгълүмат чит кешеләргә тапшырылмый һәм бары тик статистика ихтыяҗлары өчен генә кулланыла.
Гөлия Гәрәева әзерләде.