+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
19 октябрь 2021, 14:10

“Провокацияләргә бирелмәскә!”

Республика Башлыгы Радий Хәбиров муниципалитет җитәкчеләренә коронавируска каршы Указ таләпләре үтәлешенә ныклы контроль булдыруны йөкләтте. 

Кичә Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Финанс министрлыгына фән һәм техника өлкәсендә яшь галимнәргә дәүләт премиясе күләмен арттыру турындагы мәсьәләне хәл итәргә кушты. Исегезгә төшерәбез, фән һәм техника өлкәсендә республиканың өч дәүләт премиясе ике елга бер тапкыр тапшырыла. Премиянең күләме 500 мең сум тәшкил итә. Премияләр табигый, техник һәм гуманитар фәннәр үсешенә, икътисадны һәм социаль өлкәне инновацион үстерүне тәэмин итә торган яңа техника һәм прогрессив технологияләр үрнәкләрен эшләүгә зур өлеш керткән фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре өчен бирелә.

Шушы көннәрдә төбәкнең тагын 12 фән эшлеклесе 2021 ел өчен премия лауреатлары булды. “Без фән һәм техника үсешен кораллануга алдык. Шуңа бәйле рәвештә, киләсе елдан дәүләт премиясе күләмен арттыра һәм аны ике елга бер түгел, ә ел саен тапшыра алырбыз, дип уйлыйм. Бу безнең галимнәр өчен яхшы ярдәм булыр дип ышанам”, — диде Радий Хәбиров.

Төбәк Башлыгы ковидка каршы режимны бозучы гражданнарны тоткарлау очракларына аңлатма бирде. Аерым алганда, ул Уфадагы сәүдә үзәгендә полицейский белән өлкән яшьтәге ирнең ызгышуына, шулай ук Стәрлетамакта шәһәрара автобуста булган хәлгә (анда өлкән яшьтәге ханым вакциналану турында белешмә бирүдән баш тарткан) кагыла. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, мондый очракларда башкача эш итү мөмкин түгел: указ таләпләрен үтәүне — полицейскийлар контрольдә тотарга, ә эшне оештыру өчен муниципалитет башлыклары җавап бирергә тиеш.

“Безгә бу хәлне катгый контрольгә алырга кирәк. Әйе, кайберәүләр провокациягә барачак, кайберләре менә шул рәвешле эш итәчәк. Безнең бурыч – күпчелек кешеләрне яклау һәм саклап калу. Җаваплы кешеләр үз вәкаләтләре кысаларында эш итәргә тиеш, алар шулай итә дә. Муниципалитетлар башлыклары, Указ таләпләрен тиешенчә үтәүне оештыру — сезнең бурычыгыз, моны сездән таләп итәчәкмен!” — диде Радий Хәбиров.

Хәзерге вакытта республикада 242 мәктәп COVID-19 нәтиҗәсендә карантинга ябылган, дип хәбәр итте киңәшмәдә “Роспотребнадзор”ның республика буенча идарәсе җитәкчесе Анна Казак. “Мәктәпләрдә һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә авыручылар саны арта. Бүген 242 мәктәп карантинга ябылган, бу — 543 сыйныф. 222 урта махсус белем бирү учреждениесендә дә коронавирус йоктыру очраклары теркәлде”, — диде баш санитар табиб. Элегрәк ведомство башлыгы биштән артык авыру теркәлгән сыйныфларда карантин кертелүе турында хәбәр иткән иде. Бу очракта “Роспотребнадзор” идарәсе карары буенча, сыйныф 14 көнгә дистанцион укуга китә.

Башкортстанда коронавируска каршы нәтиҗәле көрәшү өчен 2 484 000 кешегә прививка ясатырга кирәк. Бу хакта оператив киңәшмәдә Хөкүмәт вице-премьеры, респуб­ликаның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, коронавируска каршы яңа чикләүләр кертелгәннән соң, вакциналанырга теләүчеләр саны кискен арткан. 16 октябрьдә республикада COVID-19дан прививкаларның рекордлы саны ясалган — 40 321. Бүгенге көндә республикага 1 910 мең доза вакцина кайтарылган, 1 436 мең кеше беренче компонентны кадаткан, 1 260 меңе вакциналауны тулысынча төгәлләгән. Әмма вируска каршы нәтиҗәле көрәш өчен тагын 1 миллион кешегә прививка ясатырга кирәк.

Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, 18 октябрьгә төбәктә коронавирус инфекциясе йоктырган 77 473 авыру теркәлгән, шуларның 660ы — соңгы тәүлектә. 67 113 кеше савыккан. Дәваханәләрдә 7 138 пациент дәва­лана, шуларның 52се — авыр хәлдә, 16сы ИВЛга тоташтырылган.

Бүген Уфада, Белоретта, Күмертауда һәм Нефтекамада 5 дәүләт тернәкләндерү үзәге эшләп килә, аларда мөмкинлекләре чикле балалар комплекслы реабилитация үтә. Бу хакта киңәшмәдә гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр итте.

Аның белдерүенчә, республикада инвалид балалар саны арта. Соңгы елларда аларга социаль хезмәт күрсәтү төрләре дә артуга табан: әйтик, инвалид балаларны тернәкләндерү өчен сертификатлар кертелде, аларның көндезге мәшгульлеген тәэмин итү өчен үзәкләр ачыла. Ленара Иванова чыгышында урыннарда инвалидларны тернәкләндерү бүлекчәләре ачу проблемасына тукталды. Министрлык үткәргән мониторингтан соң 32 муниципаль берәмлектә әлеге үзәкләрне оештыру өчен буш биналар булу ачыкланган. Аларның барысына да капиталь ремонт һәм тиешле җиһазландыру таләп ителә. Реабилитация хезмәтләре күрсәтү мәсьәләсен хәл итүдә социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларны җәлеп итүгә өстенлек бирелә. Чарада муниципалитетларның аларга ярдәм итү зарурлыгы сызык өстенә алынды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

“Провокацияләргә бирелмәскә!”
“Провокацияләргә бирелмәскә!”
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: