Каршылыктан яратылган
дөнья –
Хаслык белән хаклык бер
табында,
Игелеккә күрше – явызлык.
Исәр, тамак ярып,
акыл сата…
Ялгышкан нинди дөнья
соң син,
Оҗмахларың тәмугъ
булырлык?..
XVIII гасыр азакларында туып, киләсенең уртасында гүр иясе булган азәрбайҗан шагыйре Мирза-Шәфи Вәзих әсәреннән берничә юлны башкортчага аударырга маташуым шул булды инде. Әмма, бәлки, мәсьәлә онытылып барган иҗатчының әйткәннәрен телгә алуда да түгелдер. Йөрәгеңне өзлексез тырнап торган уйларыңны шигъри сүз куәтләп җибәрсә, адашмый, дөрес сукмактан әлегә тайпылмый атлавыңа ышанасың. Сүнеп барган учагыңа шушы ышаныч, шул өмет, соңгы җилкенү генә куз өстәп җибәрмиме икән?
Моңсыз гомер кичерү дә, әлбәттә, мөмкиндер. Мәскәүдә төпләнгән телеканалларда, башкаланың иркен сәхнәләрендә – чиге-ахыры булмас кәеф-сафа. Аларның сценарийларын кем яза, кемнәр сәхнәләштерә, ә иң мөһиме – тамашалар өчен кем түли икән? Игорь Губерманның бер шигырен тәрҗемәсез генә хәтергә төшерик әле:
Наша Родина прекрасна
И цветет как маков цвет.
Окромя явлений счастья,
Других явлений нет.
Урамда күзлек киеп йөрүчеләрнең күбәюе бүтәннәрнең карашыннан качарга, үзенекен күрсәтмәскә теләүдән түгелме икән?
Безнең генә түгел, гомумән, тормыш, табигать салган һәм кешеләрнең үзләре тарафыннан чыгарыла килгән кануннар кендегеннән ычкынды да чәбәләнергә тотынды. Яхшымы, яманмы, һәр җәмгыятьнең, хәтта һәр адәмнең холык-фигылендә бер сәбәп булган. Әгәр хәзер заман ахыры турында, диннең кисәтүләренә колак салмый да, җитди фикер йөртәбез икән, димәк, Җирдәге тормышның ахырына якынаюы объектив күренешләр белән ныгытыла.
1995 елның февралендә берничә каләмдәшем белән, кинәт кенә акчалы булып киткән бер адәмнең коткысына бирелеп, Нью-Йорк шәһәренә барып чыккан идем. Кино я фотосурәтләрдә генә шәйләгән дөньяны үз күзләрең белән күрү, әлбәттә, бүтәнчәрәк тәэсир калдыра. Йортларының биеклеге!.. Океаннан җил болытны куып алып килсә, әлегеләрнең түбәсе болыттан да югарырак тора. Без хәтта йөз дә ун катлы Бөтендөнья сәүдә үзәгенең йөз дә җиденче катына менеп, дөньяны байкап төштек. Ул кадәр үк биек булмаса да, небоскреблар (ягъни күк гөмбәзен тырнаучылар) хәзер Мәскәү белән Питерда да бар.
Америкадагы күк йөзен тырнаучы йортларны, һәрхәлдә, аларның югары катларын, абориген-индеецлар монтажлый, диләр. Аларда борынгы адәм баласына хас биеклектән курку галәмәте юк, имеш. Бу мәсьәләдә галимнәрнең генә дәлилләвен ишетмәгәч, сүзне арытаба куерта алмыйм.
Бу урында сезгә дә таныш булып, гел генә аптырауда калдыра торган уйларыма ихтыяр биреп карыймчы.
Гаҗәп бит, Ходай тәхете каршысына лифт белән барып җитәрлек биек корылмалар күтәрәбез, ә рухыбыз түбәнлектә кала, кимчелек тойгысы белән ризалыкта яшибез. Югарылык вазыйфалар, мөлкәт белән бәйләнә. Безнең җәмгыять булдыксызны гына түгел, ә базнатсызны, оялчанны, хәтта намуслы кешене дә аска төртә, аның кимчелекле булуын төрле чаралар белән аңына сеңдерә. Көнбатышта киң, көзгедәй ялтлап яткан автобаннар, хайвейлар бар. Бервакыт, насыйп итсә, бәлки, без дә рекламадагы кебек тигез юллардан җилдерербез. Мәгълүмдер, мәсәлән, Кушма Штатларда, автомобиль юллары киң булса да, американнар үз иленнән бүтәннәрне белми, белсә дә, аларның бу иркен дөньяда яшәвенә тарсына. Хәер, читкә бигүк китәсе дә түгел. Бакчадаш, ихатадаш күршеләр бер аршын җир өчен гаугалаша, хәтта үтерешкә барып җитә. Ә биләмәләренең иге-чиге булмаган дәүләттә йорт-каралты төзерлек тә 15-20 сутый җиргә тилмереп йөрү кемнең күңел тарлыгына бәйле? Ил законнары гади халык өчен – кысмак, байга карата майлы коймак булганда, иркенлекне күңел киңлеге генә раслый алмас.
Шәһәр урамнарында хәзер автомашиналардан аяк басар урын калмады. Чит ил маркалы ялтыравык автолар аларда әллә кем булып утырганнарның язмыш атын чынлап та иярләп алуын аңлатамы икән? Халык, ил алдында автомобиль хуҗалары нинди хезмәт күрсәткән? Миллионнарча сум алар кесәсенә каян килеп кергән? Алар нинди китаплар укый, нинди музыкага өстенлек бирә? Фатирларында китап, гомумән, бармы? Йорт-җирлеме бу замана әфәнделәре, әллә кармакка капкан балык кебек, кредит элмәгендә тыпырчынамы? Чынында, тотынуларыбыз арту белән дә мөлкәтебез ишәйми. Яңа әйбер куанычны үзе белән бергә алып килми. Йорт-фатирларыбыз иркенәйгән саен, аларда сабыйлар азрак.
Уйлый китсәң, кешенең дөньяны аңлау мөмкинлекләре арта бара. Зиһене әлегә барып җитмәгән хәлдә дә, аның маңгай күзе күпне күрә. Кешедән яшерен нәрсәләр хәзер юк та кебек. Җәмгыятьнең камилләшүе халыкның укымышлылык дәрәҗәсе белән бәйле, дип раслыйлар. Шул ук вакытта дипломлы томаналар, белем алган яртакыллар һаман үрчи. Икенче яктан, белемле, мәгълүматлыбыз, дип һавалансак та, юлыбызга тормыш чыгара килгән хәлләрне алдан төсмерләү, вакыйгалар агышын дөрес бәяләү куәсен югалттык. Адым саен очрап торган экспертлар мәсьәләләрне җиңеләйттерми. Бик укымышлы табибларыбыз бар, аларга алтынга тиң җиһазлар сатып алып бирәбез, ә дәваханәләрдә йөрүче чирләшкәләр кимеми. Чама белми эчәбез, авыздан тәмәке төшми, тапкан-таянганыбызны җилгә җилгәрәбез, көлүне исәрлеккә тиңлибез, автомашинага утырсак, җәяүлеләрне чүп саныйбыз, кинәт кенә кабынып китәбез, соң ятабыз, чирле булып уянабыз, аз укыйбыз, телевизорга капланабыз, догаларны аңнан җуйганбыз…
Ихтыяҗларыбыз арта баруга бәйле, рухи кыйммәтләребез кимемәсен иде. Вәгъдәләргә юмартландык, сүзгә чәчибез. Без белгән, кичергән мәхәббәткә алмашка бер-берсе белән кызыксыну гына килде. Ачуыбыз еш кына – ат, әмма акылыбыз тезген түгел. Тере калу әмәлләрен тапкан хәлдә дә, адәмчә яшәргә өйрәнә алмадык әле. Кешелек илчеләре айга сәфәр кылып кайта, бүтән йолдызларга очарга әзерләнә, ләкин урам аша атлый белмибез, якында дистәләрчә ел яшәгән ут күршеләргә кереп чыгырга форсат тапмыйбыз. Җиһан киңлекләрен буйсындырудан кеше күңеленә юл табу авыррак булып чыга. Зур гамәлләребезне гамьсезлек чаңы калынрак баса. Сулар һавабызның сафлыгы өчен оран салганда, тирә-яктагылар күңеленә пычрак кагылуы уебызга кереп тә чыкмый. Атом серләренә үтеп керү хорафатларга ышанудан арындыра алмады.
Мин дә тау кадәр ак кәгазьгә белгән-күргәннәремне төшердем. Язган саен, томаналыгыма хәйран калам. Компьютерларның хәтере чиге булмаган мәгълүматларны саклый, бервакыт алар безне күмеп китәр кебек. Хәбәрләр күп, тик аралашу, серләшү генә юк дәрәҗәсендә. Зур кешеләр һәм тар күңеллеләр заманы. Шәһәр-авылларда хан сарае рәвешле зиннәтле йортлар төзелә һәм ата нигезе югала, гаилә учакларын көл тарта...
Яндагылардан игътибар-хәстәрлекне жәлләмәгез – алар безнең белән һәрвакыт тормас. Түбәннән югарыга, сезгә сокланып бакканнарга ихлас сүз табыгыз, чөнки бу кечкенә җан үсеп җиткәнче яннарында була алуыгыз шикле. Якын кешегез һәрвакыт якын булсын, чөнки Ходай биргән байлыкларның иң зуры – алар. Бергә үткәргән һәр минутның, куллар җылысының кадерен белик – изге кешеләребездән кайчандыр аерылышуны урап үтү мөмкин түгел.
Җәй кояш нурыннан ышыкланмыйча, кышның үз мәлендә ыжгыр килүе хәерле. Хис-тойгыларыбызны башкаларга җиткерергә тырышыйк. Күңелдәгеләр китүчеләр белән бергә “тегендә” күчмәсен. Кеше гомере тын тарту гына түгел, ә һушсыз калырлык хәл-вакыйгалар, сөенү һәм ачыну белән үрелеп бара.
“Капма-каршылыклардан акыл һәлак була, ә йөрәккә алар яшәр көч бирә. Биек таулардагы боз яңа гына борынлап чыккан умырзаяның гомерен чикләп торгандай, салкын кәеф ихлас пошынуларны яшерәдер. Кешене, мөртәт дип, дошманга санарга була, якын күреп, аның өчен үләргә дә мөмкин”.
Буталчык уйларыма тарихчы Василий Ключевский әлегә нокта куеп тормадымы икән?
Илдә ниләр бар икән?
Юллар зәңгәр кар микән?
Боз тәрәзә алсулана –
Пожар микән, таң микән?
Йөрәкләрне тетрәтерлек бу юлларны татар халкының күренекле шагыйре Хәсән Туфан таш зинданда, зәңгәр күк йөзенә, кояш яктысына, бер йотым саф һавага зар-интизар булып утырганда язган.
Хәсән ага узган гасырның 60нчы елларында Башкортстанга еш килеп йөрде. Аның республикабызга, башкорт халкына, Салават батырга карата ихлас мөнәсәбәте ул чорда Уфа белән Казан юлын балкытып торган маяк булгандыр. Мин – бу якты шәхесне күргән, шигырьләрен тыңлаган бәхетле кешеләрнең берсе.
Бөек Ватан сугышы гарасатларын үткәргән кешеләргә хәзерге дөнья тып-тын кебектер. Берәр мәсьәлә буенча сүз чыгып, фикер очларга булса, олылар аны, гадәттә, “сугыш кына чыга күрмәсен”, дип йомгаклап куя. Ил иминлеге, шулай итеп, яшәүнең иң югары гәүдәләнешенә, рухи кыйммәтләрнең иң асылына әйләнә. “Ил-дөньялар гына имин торсын...”
Онытыла баручы Әфганны, йөрәктә һаман яра булып торучы Чечняны, Дагстанны уйламаганда Русия зур сугыш-кырылышлардан азат та кебек. Ләкин йөрәкнең сызлавы ник басылмый, төннең тынлыгын да ниндидер шом баскандай! Кешелекнең баш очына, әйтерсең, күсәк күтәрелгән дә, ул менә хәзер килеп миебезне чәчрәтер, җаныбызны җәһәннәмгә очырыр кебек. “Бу дөньяның хаксыз җәзасына әллә күнде җаным, әллә сүнде...” – дип сыкранды милләтебезнең намусы Мостай Кәрим. “Я устал от XX века, от его окровавленных рек”, – дип кабатлый торган иде урыс шагыйре Владимир Соловьев.
Хәер, XX гасырны 21 ел элек мәңгелек архивына озаттык бит инде. Гасырның яңасы, хәтта меңьеллыкның да өченчесен башлап җибәрдек. Җәмгыятьнең, табигатьнең холык-фигыленә караганда, кешелек, үз камиллегенең иң югары ноктасына җитеп, ахры, югалу юлыннан тәүге адымнарын ясый да кебек. Үкенечкә күрә, бу адымнар җитез булмакчы.
Игътибарлы һәм мәгълүматлы кеше җәмгыять тарихындагы үсеш логикасын аңлый ала. Сәясәт, икътисад законнарын белгән кешегә бу авыр түгел, чөнки һәр күренеш-хәрәкәтнең законлылыгы, эчке динамикасы була.
Шулай итеп, дөньядагы бүгенге буталчыкларны нәрсә белән аңлатырга, җаннарыбызны телгәләнгән бәла-казаларның чыганакларын кайсы тарафлардан эзләргә? Без гомер кичергән җәмгыять, безне бар иткән һәм юкка чыгарган мохит җепнең очын тапмаслык каршылыклар йомгагына әйләнде бит. Элек сабыйларыбызның “ни?” дигән бетмәс сорауларына куана һәм аларга үзебезчә җавап бирергә тырыша торган идек. Хәзер исә “Нигә?” миебезне туктаусыз чүки һәм аны без үзебезгә дә, президентка да, Аллаһның үзенә дә биреп карыйбыз.
Марсель Котлыгалләмов.