+20 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2021, 18:15

Башкортстан төбәкләр рейтингында позицияләрен яхшыртты

Башкортстан фәнни-технологик үсеш буенча төбәкләр рейтингында үз позицияләрен яхшыртты. Рейтинг "Росстат" мәгълүматлары нигезендә 2020 ел нәтиҗәләре буенча "РИА Рейтинг" агентлыгы тарафыннан төзелгән.

Башкортстан төбәкләр рейтингында позицияләрен яхшыртты
Башкортстан төбәкләр рейтингында позицияләрен яхшыртты

Методика дүрт төркемгә берләшкән 19 юнәлеш күрсәткечләрен агрегатлаштыруга нигезләнгән. Күрсәткечләр фән һәм технологияләр өлкәсендә эшләүче кеше ресурсларын һәм матди-техник базаны, шулай ук фәнни-технологик эшчәнлекнең масштабын һәм нәтиҗәлелеген характерлый.

Башкортстан рейтинглы 53,86 баллы төбәкләр исемлегендә тәкъдим ителгән һәм, узган елдагы белән чагыштырганда, үз позицияләрен яхшырткан, 14нчедән 12нче урынга күтәрелгән.

- Дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге 2019 елның июлендә булдырылды, һәм аның безнең төбәк үсешенә сизелерлек йогынты ясавын күрәбез. Соңгы вакытта республикага фәнни-технологик үсешкә федераль финанслауның якынча 3 миллиард сумы җәлеп ителде. Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең төп бурычы - төрле типлар һәм партнерлык формалары аша югары технологияле продуктлар булдыру өчен фән, мәгариф һәм бизнесны берләштерү, - дип шәрехләде республика Башлыгының фән мәсьәләләре буенча киңәшчесе Руслан Казыйханов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: