+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
25 октябрь 2021, 10:10

Локдаун — сәяхәткә чыгу өчен түгел!

Чикләү чараларының максаты — коронавирус таралу чылбырын өзү.  

Локдаун — сәяхәткә чыгу өчен түгел!
Локдаун — сәяхәткә чыгу өчен түгел!

Башкортстанда, бөтен илдәге кебек, коронавирус таралуга бәйле хәл катлаулы кала. Республика җитәкчелеге инфекция таралуны туктату максатында җитди карарлар кабул итте. Вакциналанмаган кешеләр өчен чикләү чаралары кертелде.

Бу атнада дүшәмбедән башлап Башкортстанда 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләр ваклап сату базарларына COVID-19дан вакциналану турында сертификат яки соңгы алты ай эчендә киче­рел­гән авыру турында белешмә булганда гына йөри ала. Искәрмәләр авыл хуҗалыгы һәм махсус азык-төлек базарлары өчен генә ясал­ган. Республика Башлыгы Радий Хәбиров югары әзерлек режимы турындагы указга тиешле төзәтмәләрне 19 октябрьдә кертте.
Башкортстан Башлыгы югары әзерлек режимы турындагы указга керткән үзгә­решләргә ярашлы, музей, күргәзмә зал­лары, китапха­нәләр, сәүдә үзәкләре, матурлык салоннары, косметика, СПА-салоннар, массаж салоннары, солярий, мунча, сауна, физкультура-сәламәт­ләндерү комплекслары, фитнес-клублар, бассейннар, җәмә­гать туклануы биналарына керергә, шә­һәрара автобусларда һәм “Орлан” шәһәр яны поездында йөрергә COVID-19га каршы вакциналау узу турында сертификат яки алты ай эчендә коронавирус кичерү турында белешмә, шулай ук 2021 елның 27 октябренә кадәр – ПЦР-тестның тискә­ре нәтиҗәсе булганда гына мөм­кин.
27 октябрьдән әлеге биналарга бару һәм шәһәрара транспортта йөрү өчен COVID-19га каршы вакциналау үтү турында сертификат яки алты ай эчендә кичерелгән коронавирус турында белешмә тапшырырга кирәк. Тискәре ПЦР-тест турында белешмә шушы көннән гамәлдә булмаячак.
Ил Президенты Владимир Путин Ру­сиядә 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр хез­мәт хакы саклап калынган эшләми торган атна игълан итте. Төбәк башлыкларына коронавируска бәйле хәл-шартлардан чыгып эшләми торган вакытны бер атнага иртәрәк башлау яки аны 7 ноябрь­дән соң озайту хо­кукы да бирелде. Башкорт­станның COVID-19 таралуына юл куймау буенча оперштабы өстәмә яллар кертмәскә дигән карар кабул итте.
Моннан алда республика Башлыгы Радий Хәбиров шифаха­нәләрдә дә чикләү чараларын катгыйландырырга кушты. Биредә яңа кагыйдәләр бер айдан бераз артык вакыттан эшли башлаячак — 1 декабрьдән шифаханә-курорт оешмалары, пансионатлар, ял йортлары һәм профилакторийлар бары тик прививка ясаткан һәм авырып терелгән кешеләрне генә кабул итәчәк.
Барлык чикләү чараларының максаты — инфекция таралу чылбырын өзү. Табиблар пандемия­дән котылуның бердән­бер юлы инфекциядән вакциналану икәнен ассызыклый. Бары тик коллектив иммунитетка ирешкән очракта гына коронавирус чигенәчәк.
Шуны да онытмаска кирәк — кыска вакытлы локдаун каядыр ял итәргә бару, кунакларга йөре­шү, аралашу өчен бирелми. Киресенчә, бу вакытта без аралашуларны никадәр чикләячәкбез, инфекция таралуга да шулкадәр киртә куелачак.
Ике ел диярлек барлык кешелек дөнья­сын куркуда тоткан, бик күп гомер­ләрне өзгән инфекция­нең таралуын туктатуга бердәм өлеш кертик! Чикләү чараларына һәм вакциналануга җитди карыйк!

Ләйсән Якупова.

Президент яңа бурычлар куйды

Русия Президенты төбәкләргә коронавируска каршы чараларны көчәйтергә кушты. Дәүләт башлыгы йөкләмә­ләре исем­легендә әлеге чараларны гамәлгә кертү турындагы карар төбәк властьлары вәкаләтләрендә кала дип билге­ләнә. Документ Кремль сайтында урнаштырылган.
Владимир Путин ил субъектлары җитәкчеләренә төнге вакытта җәмә-гать туклануы биналарының эшен чик­ләргә һәм 23.00 сәгатьтән 06.00 сәгатькә кадәр киңкүләм күңел ачу чараларын үткәрүне тыярга тәкъдим итте.
Шулай ук, губернаторлар һәм предприятие җитәкчеләре хезмәткәр­ләргә вакцина ясату өчен эш хакын саклап калу белән ике ял көне бирергә тиеш, дип билгеләнә. 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган кешеләрне дистанцион режимга күчерергә тәкъ­дим ителә.
Кайбер оешмаларга вакциналану яисә коронавирус кичерү турында документлар буенча гына кертү зарур. Моның нинди учреждениеләргә кагылачагын субъект җитәкчелеге хәл итә.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: