1917 елгы Февраль революциясе яшьләрнең иҗтимагый-сәяси активлыгын арттыруга ярдәм итә. Эшчеләрнең “Хезмәт һәм яктылык” оешмалары һәм аларның әгъзалары, социалистик партияләргә йөз тоткан башка оешмалар барлыкка килә башлый. 1917 елда Петроградта большевикларга юнәлеш тоткан Эшче яшьләр социалистик берлеге (ССРМ) оеша.
1918 елның 29 октябрендә эшче һәм крестьян яшьләре берлекләренең I Бөтенрусия съездында большевикларның Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә эшләүче аерым берлекләрне Гомумрусия оешмасына берләштерү турында — Русия коммунистик яшьләр берлеге (РКСМ) хакында карар кабул ителә.
1924 елда В. И. Ленин үлгәннән соң ул юлбашчы исемен ала, ә 1926 елда Яшьләрнең Бөтенсоюз коммунистик берлеге (ВЛКСМ) итеп үзгәртелә. 73 ел эчендә комсомол сафлары аша 160 миллионнан артык кеше үтте.
1977 елда комсомолда СССРның барлык милләтләре һәм халыкларының 36 миллионнан артык яшь кешесе була. Бөтенсоюз берлегенең үз-үзен таркату турындагы карар 1991 елның 27-28 сентябрендә ВЛКСМның XXII гадәттән тыш съездында кабул ителде. Ә хәзерге Русиядә ВЛКСМның идея-хокук варислары булып төрле яшьләр иҗтимагый оешмалары тора.
Комсомол булырга туры килгән һәм ул вакытлар турында җылы хатирәләрне саклаучы һәр ватандашыбыз ВЛКСМның истәлекле атрибутын — комсомол значогын кадерләп саклый. Аны, яшьләр оешмасына керер алдыннан, СССРның һәр гражданы сатып алырга тиеш иде. Ә беренче чорда, берләшү вакытында һәм аерым атрибутика барлыкка килгәндә, алар белән иң лаеклыларны бүләкләгәннәр. Шул елларда комсомолга керә алмаудан да зуррак хурлык булдымы икән? Юк, әлбәттә. Илдә яшәүче һәр яшь кеше моны үзенең изге бурычы итеп санады.
Әйе, заманалар бик нык үзгәрде. Хәзер инде безнең яшьләрдә дә дөньяга башка төрле караш. Еш кына без аларны Туган ил турында түгел, үзләрен күбрәк кайгыртуда гаеплибез. Бәлки, хәзерге вәзгыять шундый булырга этәрәдер? Монысы турында бик сирәк уйланабыз. Әмма дөньяда соңгы вакытта барган хәлләр безнең яшьләребезгә карашны тамырдан үзгәртте.
Әле берничә ел элек кенә волонтерларның кем булуын тулысынча аңлап бетермәсәк, бүген инде алар турында ишетмәгән кеше юктыр. Волонтер — ул нинди генә хәлдә дә һәркемгә бушлай ярдәм күрсәтергә әзер яшь кеше. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: волонтерлар республикада дистә ел элек үк барлыкка килсә дә, аларның рәсми оешмасы төзелүгә әле берничә ел гына. Димәк, безнең яшьләр югарыдан ниндидер ярдәм көтми, үзаллы карар кабул итеп, башкаларга ярдәм итәргә әзер.
“Волонтерлар хәрәкәтенә һәм яшьләр башлангычларына ярдәм” республика үзәге бүген берничә мең кешене берләштерә. Яшьләрнең ирекле (волонтерлык) эшчәнлеге — акчалата яисә матди бүләкләү алмыйча гамәлгә ашырыла торган яшь гражданнарның ирекле социаль юнәлешле һәм иҗтимагый файдалы эшчәнлеге ул. Бүгенге көн волонтеры — һәрьяклап алга киткән, үзлегеннән өйрәнгән, максатчан, актив кеше. Бүген яшьләр арасында волонтер булу — бик актив модага керүче юнәлеш. Күп кенә яшьләр социаль актив тормыш алып барырга һәм җәмгыятькә файдалы булырга тели, ә бу — үз-үзеңне тормышка яраклаштыру һәм социальләштерү өчен бик яхшы мөмкинлек.
Югарыда әйтелгәнчә, бүген инде волонтерлар турында белмәгән кеше юктыр. Пандемия башлангач, аларның хезмәте табибларныкы белән тигезләште хәтта. Чыннан да, табиблар авырулар гомере, сәламәтлеге өчен дәваханәдә көрәшсә, волонтерлар “тыныч” тормыштагыларны кайгырта. Бу, чыннан да, сугыш вакытында тылдагы эшчеләрнең хезмәтен хәтерләтә. Билгеле, сугыш елларында яугирләрнең җиңү белән кайтуына зур өлеш керткән тыл хезмәткәрләре кебек үк, бүген дә бу вирусны җиңүдә волонтерларның хезмәте бәяләп бетергесез. Өлкән яшьтәгеләргә, авыруларга азык-төлек һәм башка кирәк-ярак китереп бирүче дә, аларның төрле йомышларын үтәүче дә, хәтта өйдәге эшләрен башкаручы да шул волонтерлар.
Башкортстанда өлкән яшьтәге гражданнарга “Бердәм Русия” партиясе башкарма комитеты каршындагы “Безнең хәстәрлек” үзәгенең дүрт меңнән артык волонтеры ярдәм итә. Авыр эпидемиологик хәл аркасында үзизоляциягә китәргә мәҗбүр булган республика халкына ярдәм итү өчен төбәктә ирекмәннәрнең махсус юнәлеше — автоволонтерлар барлыкка килде. Бу хакта Уфа шәһәр Советы рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Александр Мельников хәбәр итте. Волонтерлар пенсионерларга дарулар һәм азык-төлек, шулай ук түләүсез азык-төлек җыелмалары китерә.
“Хәзерге вакытта 940 автоволонтер һәм 3100 волонтер җәлеп ителгән, алар үзизоляциядә булучыларга һәм авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итә”, — дип билгеләде Александр Мельников.
Башкортстанда коронавируска каршы прививка ясатмаган гражданнар өчен изоляция режимы 13 октябрьдән гамәлгә кертелде. Әлеге карарны төбәк Башлыгы Радий Хәбиров имзалады. Җәмәгать урыннарында вакциналану турында сертификат, яки кичерелгән авыру турында белешмә күрсәткәндә булырга рөхсәт ителә. Билгеле булуынча, нәкъ өлкән яшьтәгеләрнең күбесендә хроник авыру бар. Аларга волонтерларның ярдәме аеруча кирәк.
Чыннан да, республикада волонтерлар хәрәкәтенә зур игътибар бирелә. 18-24 октябрьдә, мәсәлән, Уфада “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәният волонтерлары” программасын гамәлгә ашыру кысаларында Халыкара волонтерлык лагере-2021 офлайн-программасы узды.
Әлеге этапта бөтен илдән иң яхшы 100 мәдәният волонтеры катнашты. Чара программасында тематик сессияләр, мәгариф модульләре, панель дискуссияләр, мәдәни мирас объектларында әйдәп баручы экспертлар җитәкчелегендә эшләр уздырылды.
Исегезгә төшерәбез, Халыкара волонтерлык лагереның беренче өлеше 21-25 сентябрьдә узды. Онлайн-форматта анда 200дән артык волонтер катнашты, шул исәптән дөньяның 12 иленнән вәкилләр килде. Трансляцияләрне 2000дән артык тамашачы карады. Беренче өлеш нәтиҗәләре буенча мәдәният волонтерларының халыкара бергәлеген үстерү концепциясе эшләнде.
29 октябрь — Комсомол туган көн. Комсомолларның илне үстерүдә тоткан урыны турында бик күп язарга мөмкин. Яшьләр һәрвакыт яңа, заманча идеяләре белән җәмгыятьне алга этәрде, заман куйган чакыруларга дөрес җавап бирде. Без моны бүген дә күрәбез. Нинди генә башлангычка алынсак та, аны актив яшьләр әйдәп баруын күрәбез. Бүген инде “комсомолга керү” юк. Ләкин аларның эшен дәвам итүчеләр бар. Димәк, без дөрес юнәлештәбез.
Гөлия Гәрәева.