-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 октябрь 2021, 12:25

Салават Сәгыйтов: «Халык санын алу нәтиҗәләре ил үсешен планлаштыруда мөһим»

Бөтенрусия халык санын алу уңаеннан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университеты ректоры Салават Сәгыйтов фикерләре белән уртаклашты.

Салават Сәгыйтов: «Халык санын алу нәтиҗәләре ил үсешен планлаштыруда мөһим»
Салават Сәгыйтов: «Халык санын алу нәтиҗәләре ил үсешен планлаштыруда мөһим»

- Әлбәттә, халык санын алуда катнашу яки катнашмау - һәркемнең шәхси эше. Әмма күп нәрсә бүген шәһәр, республика, ил үсеше планлаштырылуга бәйле. Ә моны республикада нинди халык яшәвен, аның уртача яшен, икътисади статусын төгәл белгәч кенә планлаштырырга мөмкин. Һәм барлык кирәкле статистика күрсәткечләрен белгәндә, якындагы 5-10 елга гына түгел, ә алга таба да планлаштыру мөмкин булачак. Мәсәлән, соңгы вакытта туучылар санының кимүе күзәтелә. Бу цикл 1944 елдан башлап һәр 24 ел саен кабатлана, шәһәр һәм авылларда ир-егетләр аз кала. Шул вакыттан бирле без, телибезме, юкмы, әлеге демографик чокыр белән очрашабыз.
Балалар туу буенча алынган саннардан чыгып, мәсәлән, күпме мәктәп төзергә кирәклеген яки якын арада балалар бакчасына күпме бала барачагын аңлый алабыз.

Халык санын алу күрсәткән тагын бер мөһим момент – милли үзбилгеләнеш, чөнки күп кенә халыклар безнең зур илебезнең нигезе булып торды, бу әле дә шулай һәм арытаба да шулай булачак.

Фото: ufaved.info

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: