-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
31 октябрь 2021, 14:30

Аларны халык танып тора!

Илебездә Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе бара. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Җанисәптә гадәти юл белән дә, 8 ноябрьгә кадәр “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша онлайн катнашырга да, шулай ук стационар участокларга барып, язылырга да мөмкин.

Аларны халык танып тора!
Аларны халык танып тора!
Җитди әзерлек белән

Кырмыскалы районында да бу мөһим кампаниягә җитди әзерлек белән керделәр. Район буенча 16 исәп алу участогы тө­зелде һәм һәрберсенә контролер билгеләнде, алар 97 исәп алучының эшен даими күзәтү астында тота, тикшерә, ярдәм күрсәтә. Исәп алучылар­ның эше дә җиңелдән түгел — 18 774 йорт буйлап йөреп чыгу бурычы йөкләтелгән, һәрбер­сенә 550әр кеше туры килә.
Әлбәттә, эшләп йөрүчеләрне өйдә очратыр өчен кичке вакытны сайларга туры килә. Шуңа карамастан, исәп алучыларның кәефе көр, мөһим кампаниянең беренче көннәре уңышлы гына башланып китте. Өч көн дәва­мында барган укуларның да файдасы зур булды: эшне алып бару барышы башыннан ахырына кадәр аңлатылды. Контролерлар да даими рәвештә бәйләнештә тора: көн дә иртән исәп алучыларның сәламәтлек торышы белән кызыксына, килеп туган сорауларга аңлатма бирелә, шулай ук хәвефсезлек мәсьәләләре дә игътибар үзә­гендә кала.

Беренче атна нәтиҗәләре ничек?

Исәп алучылар – шул ук авыл кешеләре, үзләренең исәп участогында аларны күпләр танып-белеп тора. Әлбәттә, махсус киемнәре дә бар: “Всероссийская перепись-2020” дигән тамгалы зәңгәр шарфта, зәңгәр жилеттан киенгән, кулында “Росстат” дип язылган портфель һәм планшеты бар икән – димәк, сезгә чын исәп алучы килә. Үзләре белән таныклык һәм паспорт та йөртә.
Беренче көннәрнең нәтиҗә­лә­ренә карап, кырмыскалы­лы­ларның әлеге кампаниядә актив катнашуы ачык күренә. Күпфунк­цияле үзәк, Авыл хуҗалыгы идарәсе һәм авыл биләмәләре хакимиятләре биналарында урнашкан стационар участоклардан кеше өзелми. “Дәүләт хез­мәт­ләре” порталында теркәлү­челәр дә бар. Бу исә исәп алу­чыларның эшен бераз җиңе­ләйтә, GR-кодны сканерлау да җитә һәм барлык мәгълүмат планшетка күчә. Бу көннәрдә исәп алучылар әллә ни кыенлык­ларга юлыкмады, дисәк дә була. Һәрхәлдә, Кабак авылы билә­мәсендәге исәп алучыларны һәр йортта якты йөз белән каршы алдылар.
Шулай, Миләүшә Янышева­ның исәп алучы буларак эш көне төштән соң, мәктәптә дә­рес­ләр тәмамлангач башлана. Һөнәре буенча ул – укытучы. Ту­мышы белән Чишмә районыннан булса да, барлык гомере шушы авыл белән бәйле, шуңа ул биредә барысын да яхшы белә, үзен дә хөрмәт итәләр. Өч дистә ел мәктәптә эшләү дә­верендә күпме балаларны укырга-язарга, дөньяны танып-бе­лер­гә өйрәткәндер?! Әлеге вакытта башлангыч сыйныфлар укытучысы социаль педагог вазыйфасын да алып бара. Шул ук вакытта авыл биләмәсе тормышында уздырылучы барлык чараларның уртасында кайный. Ә исәп алучы нәкъ шундый булырга тиеш тә, шуңа һәр йортта аның өчен ишек ачык.
Шул ук вакытта Миләүшә Әнәс кызы иңнәренә агымдагы кампания чорында тагын бер бурыч йөкләтелде – район буенча билгеләнгән өч блогерның берсе ул. Социаль челтәрләр­дәге үзенең битендә, исәп алучы буларак, көндәлек эшчәнлеге белән таныштырып бара.

Исәп алучыларга ишек ачык­

Бу көнне Миләүшә Әнәс кызы белән үзенә беркетелгән участоклардагы йортлар буенча да йөреп чыктык. Агымдагы елда 90 яшен билгеләгән Мәк­фия Латыйпованың тормышында бу ничәнче исәп алудыр – үзе дә хәтерләми. Ләкин һәрва­кыт катнашып бардым, ди ул.
— Өлкән яшьтә булса да, әни дөнья вакыйгалары белән кызыксынып яши, телевизор карый, гәзит укый. Исәп алучының килүен дә көтә иде, — ди хезмәт ветеранының кызы Филүзә.
Мәкфия Талип кызының барлык гомере Чишмә районының Ибраһим авылы белән бәйле. Урындагы колхозда тир түккән: чөгендер басуларын да иңләгән, бакча да үстергән, фермада да эшләгән. Олыгайгач һәм сәла-мәт­леге какшагач, кызы үзе янына алып килгән, менә инде 10 ел тирәсе ул кызы белән бер түбә астында Кабак авылында яши.
Фәһимә апа Әхмәтшинаны йорты янындагы балалар мәй-данчыгында очраттык. Оныгын бирегә уйнарга алып чыккан иде. Шунда анкета сорауларына да бик теләп җавап бирде һәм исәп алучыларга авыр эшлә­рендә уңышлар теләде.
Исәп алу мәгълүматлары илебезне, төбәк­не яисә районны үстерү турында карарлар кабул итү өчен нигез булып торачак. Шуңа анда һәр­кем катнашырга тиеш!

Эльвира Ямалетдинова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Аларны халык танып тора!
Аларны халык танып тора!
Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас: