+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
8 ноябрь 2021, 14:34

"Ил халкы турында дөрес мәгълүмат - стратегия күрсәткече"

Бу киләчәкне күзалларга ярдәм итәчәк.

"Ил халкы турында дөрес мәгълүмат - стратегия күрсәткече"
"Ил халкы турында дөрес мәгълүмат - стратегия күрсәткече"

15 октябрьдән чираттагы Бөтенрусия халык санын алу бара. Дәүләт тарафыннан уздырыла торган масштаблы социологик сораштыру хәзерге вакытта халыкның факттагы торышын билгеләүнең төп ысулы гына түгел, беренче чиратта нинди өстенлекле юнәлешләргә игътибар итәргә кирәклеген фаразларга да ярдәм итә.

Халык санын алу ил икътисадына һәм аны санлаштыруга ничек йогынты ясаячак? Бу хакта Башкорт дәүләт университеты Икътисад, финанс һәм бизнес институтының гомум икътисад теориясе кафедрасы доценты Наил Ишмөхәммәтов сөйләде.

"Белгечләр әлеге халык санын алу нәтиҗәләре буенча оператив мәгълүматлар көтә, чөнки ул - безнең ил, халык һәм икътисад алдында торган стратегик бурычларны билгеләү өчен мөһим вакыйга. Кеше потенциалын үстерү күзлегеннән караганда, иң актуаль ике проблема: гомум санлаштыру һәм дөнья пандемиясе.

Икътисадны санлаштыру тиз арада барлыкка килми торган сыйфатлы кеше капиталына мохтаҗ. Аерым муниципалитетлар, төбәкләр һәм тулаем ил халкы составы һәм структурасы турында дөрес мәгълүмат булмаган очракта, нинди социаль инвестицияләр, нинди юнәлешләрне гамәлгә ашыру кирәклеге җавапсыз кала диярлек.

Әгәр санлаштыру кеше потенциалына ихтыяҗның никадәр югары булуы турында булса, пандемия һәм аның нәтиҗәләре, моның сәламәтлек һәм гомер озынлыгы күзлегеннән караганда, тормыш сыйфаты турында ачык сөйли. Халык саны, структурасы үзгәрүендә чагылган пандемия йогынтысының кайбер арадаш нәтиҗәләрен халык мәшгульлеге күрсәткечләрендә дә, керем чыганакларында да күрәчәкбез," - диде ул.

Фото: efbgu.narod.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: