Шулай итеп, Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясенең соңгы атнасына аяк бастык. Бу җәһәттән Башкортстан халкы илкүләм мөһим кампаниядә, һәрвакыттагыча, зур активлык күрсәтә. “Башкортостанстат”ның рәсми сайтында белдерүләренчә, әле октябрь ахырына ук республикада 2 миллионнан артык кеше җанисәптә катнашып өлгергән иде. Кичә республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә “Башкортостанстат” җитәкчесе Әкрам Ганиев белдерүенчә, 8 ноябрьгә Башкортстанда 3,9 миллионга якын кеше җанисәп сорауларына җавап биргән.
Статистика мәгълүматларына караганда, республика кешеләренең күпчелеге элекке алымга, ягъни шәхси мәгълүматларның исәп алучылар тарафыннан язылып алынуына өстенлек бирә. “Дәүләт хезмәтләре”нең уңайлылыгын баш-кортстанлыларның 10 проценты аңлап өлгергән. 4 процент халык исә исәп алу процедурасын стационар участокларда һәм Күпфункцияле үзәкләрдә үткән.
Әйтергә кирәк, Башкортстан халкының илкүләм чарада шушы рәвешле зур активлык күрсәтүенә электән килгән күркәм традицияләр генә түгел, республикада әлеге эшнең җитди әзерлек белән нәтиҗәле оештырылуы һәм җитәкчелекнең шәхси үрнәк күрсәтүе дә булышлык итә. Мәсәлән, Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов “Дәүләт хезмәтләре” порталында анкета сорауларына онлайн-форматта җавап бирүе турында 28 октябрьдә белдерде.
— Бу бик уңайлы һәм нәтиҗәле, чөнки исәп алучылар белән очрашып, сорауларга җавап бирер өчен уңайлы вакыт табылмый торырга мөмкин. Ә “Дәүләт хезмәтләре” порталында сорауларга җавапларны вакыт булган саен, этаплап тутырырга да була. Гомумән, санлаштыру социаль өлкәдә дә, икътисадта да бик күп процессларны тизләтә. Авыл хуҗалыгында да без барлык өлкәләрдә дә санлы технологияләрне кертү буенча максатлы эш алып барабыз, — диде Илшат Илдус улы.
Илшат Фазрахманов җанисәп мәгълүматларының республика икътисадын, аерым алганда, аграр тармак үсешен планлаштыру өчен гаять мөһим әһәмияткә ия булуын да сызык өстенә алды. Аның белдерүенчә, нәкъ менә 2010 елдагы җанисәп мәгълүматлары нигезендә “Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” программасы эшләнгән һәм кабул ителгән. Узган вакыт эчендә аның кысаларында республикада авыл җирендә яшәүче 3,5 мең гаилә торак шартларын яхшырткан. Дистәләгән авыл төзекләндерелгән, йөзләгән километр суүткәргеч һәм газүткәргеч сузылган. Шул ук вакытта, Илшат Илдус улы билгеләвенчә, тормыш бер урында гына тормый, һәм үзгәреш-яңарышлардан чыгып, яңа программалар кабул итү зарур. Ә моның өчен республикада яшәүче һәркемнең үзе турында дөрес һәм төгәл мәгълүмат бирүе кирәк.
Җанисәпнең шулай ук икенче атнасында ук Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясендә катнашкан республиканың финанс министры Лира Игътисамова исә тупланган мәгълүматның төбәкнең социаль-икътисади үсешен формалаштыру өчен төп материал булачагын сызык өстенә алды.
— Җанисәп нәтиҗәләре буенча алынган мәгълүматлар социаль-икътисади үсеш күрсәткечләренә ирешүгә юнәлтелгән, халыкны социаль яклауга, сәламәтлек саклауга, мәгарифкә чыгымнарны тагы да төгәлрәк планлаштыруга булышлык итәчәк. Шуңа да Башкортстанда яшәүче һәркемнең җанисәптә катнашуы мөһим, — диде ул.
Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров исә, җанисәп мәгълүматлары тирә-як мохит сафлыгын тәэмин итү буенча дистә елларга исәпләнгән мөһим карарлар кабул итү мөмкинлеге бирәчәк, дигән фикердә. Шуңа күрә ул да үз үрнәгендә һәр башкортстанлыны җанисәптә зур активлык күрсәтергә чакыра.
Эльмира Туканова җитәкләгән республиканың Туризм буенча дәүләт комитетында исә җанисәп процедурасын 1 ноябрьдә “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша бөтен коллектив белән үттеләр. Шушы рәвешле әлеге ведомствода эшләүчеләр шәхси генә түгел, коллектив оешканлык һәм җаваплылык үрнәге дә күрсәтте.
— Анкета сорауларына җавап бирү нибары ун минут чамасы вакытны алды. Һәркемне әлеге эштә активлык күрсәтергә чакырам, — диде бу җәһәттән Эльмира Туканова.
Хәер, гамәлдәге җитәкчеләр генә түгел, республика, ил үсешенең җанисәп мәгълүматларына турыдан-туры бәйләнгәнлеген, шуңа әлеге кампаниядә һәркемнең катнашуы мөһим булуын республиканың кичәге җитәкчеләре дә сызык өстенә ала. Бу җәһәттән 1999-2008 елларда Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры булып эшләгән Рафаэль Байдәүләтов та ватандашларын җанисәптә зур активлык күрсәтергә чакырды.
— Халык санын алу — дәүләт башкара торган иң мөһим бурыч. Аның нәтиҗәләре халык хуҗалыгының барлык тармакларында диярлек файдаланыла. Без социаль дәүләттә яшибез һәм исәпкә алу мәгълүматларыннан башка халыкны яклау буенча дәүләт функцияләрен гамәлгә ашыруны планлаштыру нәтиҗәсез булыр иде.
Һәр ун ел саен халык яшәеше турындагы мәгълүматлар яңартылырга тиеш. Ил һәм республика үзенең ун ел элек булган стратегиясенә йөз тота алмый. Ил үзгәрә. Мин Башкортстан Хөкүмәтен җитәкләгән чорда без халык санын алуны үткәрүгә ярдәм иттек. Бу 2002 ел иде. Аңа кадәр соңгы тапкыр исәпкә алу Советлар Союзы чорында уздырылды. Илдә җәмгыять һәм дәүләт идарәсе структурасы да тамырдан үзгәрде. Безгә бу эшне яңабаштан төзергә кирәк иде һәм без моны булдырдык, дип уйлыйм. Соңыннан әлеге мәгълүматлар нигезендә дәүләтнең яңа социаль-икътисади системасын формалаштыра алдылар, ул хәзер дә эшләвен дәвам итә. Барлык Башкортстан халкын, исәп алучыларны һәм оештыручыларны да бу эшкә җаваплы карарга чакырам. Мәгълүматларның сыйфаты, төгәллеге һәм арытабангы үсешебез үзебезгә бәйле, — диде, аерым алганда, Рафаэль Байдәүләтов.
Әйткәндәй, илдә коронавирус пандемиясенә бәйле хәлнең катлаулы булуын исәпкә алып һәм гражданнарның максималь хәвефсезлеген тәэмин итү максатында “Дәүләт хезмәтләре” порталында җанисәп сорауларына җавап бирү вакытын башта каралган 8 ноябрьгә кадәр чордан 14 ноябрьгә, ягъни Бөтенрусия халык исәбен алу кампаниясе тәмамланган көнгә кадәр озайттылар. Шундый карарны 2 ноябрьдә Русия Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов үткәргән киңәшмәдә катнашучылар кабул итте. Шулай итеп, әгәр әлегә кадәр Бөтенрусия халык исәбен алуда катнашырга өлгермәгәнсез икән, анкета сорауларына “Дәүләт хезмәтләре” порталында да, стационар участокка яисә Күпфункцияле үзәккә барып та, исәп алучы белән турыдан-туры аралашу барышында да җавап бирә аласыз. Күңелегезгә кайсы ысул якынрак — шунысын сайлагыз.
Шул ук вакытта моның өчен вакытның бик аз калуы хакында да онытмагыз. Киләсе алты көндә, ягъни 14 ноябрьгә кадәр, бу эшне башкарып кую мотлак. Соңыннан, җанисәп мәгълүматлары нигезендә илдә кабул ителәчәк мөһим дәүләт программаларында, өстенлекле проектларда минем дә шәхси өлешем бар, дип горурланып йөрерлек булсын! Үз киләчәгебезне, үз иминлегебезне, мөһим эштә бердәмлек күрсәтеп, үзебез корыйк!
Илдар Фазлетдинов.