-5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 ноябрь 2021, 10:15

Төп йөкләнеш — табибларга!

Алар бүген коронавируска каршы көрәшнең иң алгы сызыгында кала һәм, чын мәгънәсендә, батырлык үрнәге күрсәтә.

Төп йөкләнеш — табибларга!
Төп йөкләнеш — табибларга!
Республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мәктәп каникулларының ни өчен озайтылуын аңлатты. Билгеле булуынча, укучылар мәктәпкә 15 ноябрьдә генә барачак. Элегрәк алар укуларын 8 ноябрьдә көзге каникуллардан соң башлар дип уйланыл­ган иде. Радий Хәбиров белдерүенчә, оператив штаб каникулларны 14 ноябрьгә кадәр озайту турында карар кабул иткән.

“Беренчедән, без, коронавирус белән авырый башлауларын исәпкә алып, балаларны өйдә озаграк тотачакбыз. Бу ковид чылбырын өзәргә мөмкинлек бирәчәк. Икенчедән, бик күп кешеләр чит илләргә ял итәргә китте. Алар ниндидер авырулар алып кайтырга мөмкин. Өйдә авырып савыгулары хәерле”, — диде төбәк җитәкчесе.
Радий Хәбиров республиканың мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗинга һәм муниципалитет башлыкларына мәктәпләрдә, бигрәк тә каникуллардан соң беренче көннәрдә, медицина инспекторларының эшен көчәйтергә кушты.
Республика Башлыгы коронавирус йоктыручылар белән эшләүче табибларның эшен зур хөрмәт белән телгә алды һәм аларга рәхмәт белдерде. Ул вице-премьер, сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга һәм Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаровка медикларны бүләкләү өчен материаллар әзерләргә кушты. “Төп йөкләнеш — табибларга. Алар эмоциональ, мораль яктан арый. Уйлап карагыз әле: бездә “кызыл зона”ларда ел ярым эшләүче табиблар бар. Бу көн саен махсус костюм киеп эшләү, кешеләрнең газапларын күрү, дигән сүз”, — диде Радий Хәбиров.
Башкортстан Башлыгы, шулай ук, күп кенә табиблар коронавирус белән авырды, шулай ук үлем очраклары да теркәлде, дип билгеләде. Пандемия чорында республикада COVID-19дан 33 табиб вафат булган.
 
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин белдерүенчә, кичәге көнгә республикада коронавирус инфекциясенең 91518 очрагы расланган. Тәүлек эчендә авыручылар саны 663 кешегә арткан. Үлүчеләр саны 2 851 кеше тәшкил итә, тәүлек эчендә 26 кеше шушы зәһәр чирдән вафат булган. Искәртеп узабыз, элегрәк ковидтан үлүчеләр саны тәүлегенә 37гә җитә иде. Интенсив терапия һәм реанимация бүлегендә тугыз кеше дәвалана. Барлыгы — 80 507, соңгы тәүлектә 644 кеше савыккан.
Кичәге көнгә Бөтенрусия халык санын алуда Башкортстанда яшәүче 3,9 миллион кеше катнашкан, дип хәбәр итте оператив киңәшмәдә “Башстат” җитәкчесе Әкрам Ганиев. “Халык санын алу буенча Башкортстан Русия Федерациясенең әйдәүче ун төбәге исемлегендә. Анда катнашучыларның 10 проценты бу эшне мөстәкыйль рәвештә “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша узган. Алга таба да, беренче чиратта, коронавируска бәйле катлаулы шартларда эшләүче халык санын алучылар белән дустанә мөнәсәбәтләр сакланыр дип өметләнәбез. Яңа атна безгә барлык йорт хуҗалыкларын исәпкә алырга мөмкинлек бирәчәк”, — дип ассызыклады Әкрам Ганиев.
 
13 октябрьдән республикада 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен мәҗбүри изоляция кертелде. Указ чыккан вакытта аларның саны 390 мең кеше тәшкил иткән. Республикада вакциналанган өлкәннәр проценты, гомумән, вакциналанган кешеләрнең процентыннан якынча чиреккә кимрәк булган. Шул ук вакытта, Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, республикада ковид белән бәйле үлем очракларының 85 проценттан артыгы нәкъ менә өлкәннәргә туры килә. “Өлкән буынны вакциналауга кызыксындыру өчен “Бердәм Русия” партиясенең төбәк башкарма комитеты “Өлкәннәр турында кайгырту белән” акциясен башлап җибәрде. Бу акцияне Дәүләт җыелышы-Корылтайда “Бердәм Русия” фракциясе депутатлары һәм “Безнең хәстәрлек” волонтерлары хуплады”, — диде чыгышында “Бердәм Русия” партиясенең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәдинуров һәм әлеге акциянең нечкәлекләре турында бәян итте.
 
Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров республика территориясендә калдыкларны аерым җыю системасын кертү турында сөйләде. “Авыл торак пунктларында калдыкларны җыюның дуаль системасын оештырырга, ягъни калдыкларны коры һәм юеш фракция­ләргә бүләргә кирәк. Шул ук вакытта шәһәр округларында һәм район үзәкләрендә кәгазь, пыяла, пластик фракцияләр өчен аерым төсле контейнерлар урнаштыру турында карар кабул ителде”,— диде ул.
Беренче этапта калдыкларны аерым җыю системасын үстерү республика мәктәпләрен аерым җыю өчен контейнерлар белән тәэмин итүдән башланган. Былтыр 487 мәктәптә 799 интерьер контейнерлар комплекты урнаштырылган. Быел Мәгариф һәм фән министрлыгы авыл торак пунктларында калган мәктәпләрне шундый контейнерлар белән тәэмин итү эшен дәвам итә.
 
Бүгенге көндә республика территориясендә калдыкларны аерым җыю өчен билгеләнгән 6010 контейнер урнаштырылган, 2024 елга кадәр тагын 22 меңнән артык контейнер сатып алырга кирәк. Хәзер мондый контейнерлар 2 меңнән артык мәйданда куелган. 2024 ел ахырына кадәр алар белән барлык контейнер мәйданчыкларын җиһазландыру планлаштырыла. Радий Хәбиров республикада каты көнкүреш калдыкларын җыю процессын тәнкыйть утына тотты һәм бу юнәлештә эшләрне активлаштыруны таләп итте.
 
Чарада, шулай ук, республикада гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләре һәм ел ахырына кадәр алга куелган мәсьәләләр турында чыгыш тыңланды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: