Башкортстан Башлыгының коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле югары әзерлек режимы турындагы указына керткән үзгәрешләргә ярашлы, бүгеннән 1000 квадрат метр мәйданлы гипермаркетларга һәм башка сәүдә биналарына COVID-19га каршы вакциналану турында сертификат, соңгы алты ай эчендә коронавирус кичерү турында белешмә яки ПЦР-тестның тискәре нәтиҗәсе белән бергә прививкага каршы медицина күрсәтмәләре булу турында белешмә булганда гына керергә мөмкин. Шуңа бүген указ таләпләре үтәлешен тикшерүчеләрнең объектлар исемлегенә яңа биналар да өстәлде.
— Безнең Совет районында мондый мәйданлы ун объект бар: биш автосалон һәм биш гипермаркет, — дип сөйли район хакимиятенең сәүдәне, гомум туклануны һәм хезмәтләндерүне координацияләү бүлеге җитәкчесе Илгиз Хафизов. — Барлык сәүдә үзәкләренә дә указдагы үзгәрешләр турында хәбәр ителде. Бездә тикшерү буенча патруль төркемнәре оештырылган. Алар, көненә ике тапкыр объектларда йөреп, тикшерүләр үткәреп чыга.
Илгиз Фаил улы белән берничә сәүдә үзәгендәге тикшерүләрне без дә күзәттек. Мәсәлән, “Мир” сәүдә һәм күңел ачу үзәгендә указ таләпләренә җитди карыйлар. Һәр керү урынында тикшерүче тора, температураны үлчи, куар-кодларны, сертификатларны тикшерә.
— Әлбәттә, сәүдә үзәгенә килүчеләр арасында бераз канәгатьсезлек белдерүчеләр дә бар инде. Шулай да күпчелек таләпләрне аңлап кабул итә. Алдан ук тиешле документларын әзерләп керә, — ди “Мир” сәүдә һәм күңел ачу үзәгенең башкаручы директоры Виктория Борисова. — Ковид аркасында кертелгән үзгәрешләр трафикны 60 процентка төшерде инде...
Виктория Вячеславовна билгеләвенчә, алар үзәктә дүрт керү урынын япкан. Әле 6 керү төркеме бар. Аларда сакта торучының һәркайсы куар-кодларны укый торган кушымталы смартфоннар белән тәэмин ителгән. Җитәкче биредәге сакчыларның итагатьле, килүчеләргә хәлне сабырлык белән аңлата белүче, конфликта керми торган икәннәрен дә билгели.
Игътибарны бик өлкән яшьтәге пар җәлеп итте. Алар ашыкмыйча гына сумкаларыннан кәгазь варианттагы сертификатларын күрсәтеп үтте. Алардан кайчан вакциналанганнары турында сорадым.
— Без җәй башында ук прививка ясаттык, — ди Уфада яшәүче 80 яшьлек Любовь Миронова. — Вакцинага ышанычыбыз зур. Бары прививка гына бу инфекцияне җиңәргә ярдәм итәр дип уйлыйм.
“Мир” сәүдә үзәге эчендә “Пятерочка” кибете дә бар. Аңа керү урыны аерым. Кибетнең гомум мәйдан 500 квадрат метр гына. Шулай да бирегә керүчеләрнең дә сертификатлары тикшерелә, чөнки үзәкнең һәр ишегендә тикшерүчеләр тора.
Ә менә Комсомол урамындагы “Магнит Семейный” гипермаркетының мәйданы 1000 квадрат метрдан артык. Бүгеннән анда да сертификатлар, белешмәләр тикшерелә башлады. Безне ишек төбендә температураны үлчәүче, куар-кодларны тикшерүче кызлар каршы алды. Кибет директоры Алсу Таһирова әйтүенчә, бу эшкә сатучы кызларны җәлеп иткәннәр.
— Үзгәрешләр, әлбәттә, сизелерлек йогынты ясады. Бүгеннән трафик 40 процентка төште. Иртән тиз бозыла торган кайбер төр азык-төлек китерүче берничә машинаны кире борырга туры килде, чөнки барысын да сатып бетерә алмаячагыбыз билгеле, — ди Алсу Таһирова. — Әлбәттә, бу үзгәрешләргә барысы да әзер түгел. Иртәнге 8-9 сәгать арасында гына биш кеше кире борылып чыгып китәргә мәҗбүр булды.
— Указ кичә 22.00 сәгатьтә генә чыкса да, биредә аның таләпләрен үтәүгә тиз арада керешә алганнар, — дип билгели Илгиз Хафизов. — Иртәннән үк эш тиешенчә оештырылган.
Кибеткә кермичә ишек төбендә моңсу гына басып торучы бер әбекәйне күзәтәм.
— Нигә үтмисез? Сертификатыгыз юкмы әллә? — димен.
— Юк... — ди әбекәй.
— Нишләп прививка ясатмыйсыз? Авырудан курыкмыйсызмы?
— Бу эш һәркемнең үз ихтыярында бит. Мин күпчелек вакытны бакчада үткәрәм.
— Өлкән яшьтәгеләр өчен авыру аеруча куркыныч бит. Сезгә ничә яшь?
— 79 инде.
— Исемегезне дә әйтәсезме?
— Фатир адресын да әйтмәскәме сезгә? — ди әбекәй, әллә шаярып, әллә ачуланып.
— Юк, рәхмәт. Сезнең өчен борчылабыз, хәзер кибеткә ничек йөрисез инде?
— Ә мин өй янындагы кечкенәрәк кибеткә керәм.
— Биредә нишләп торасыз соң?
— Дустымны көтәм.
Сертификатлы дустын көтүче сертификатсыз әбекәйгә сәламәтлек теләп, ары киттек. Кибеткә керә алмаучылар башкача күзгә чалынмады. Кешеләрнең күпчелеге инде үзгәрешләрне ишетеп, тиешле документларын алдан әзерләп килә. Күпчелекнең хәлне аңлап кабул итүе, инфекция таралуга юл куймауга җитди каравы сөендерә. Чөнки әлегә барыбызның да теләк һәм максат бер бит — ковид тизрәк чигенсен иде.
Ләйсән Якупова.
Динар Кәлимуллин фотолары.