+8 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь 2021, 21:35

Чүп-чарны аерып җыю да культурага керә

Уфадагы күпфатирлы йортта яшәүчеләр калдыкларны аерым җыюга кушылды.

Бүген Уфа шәһәренең Киров районындагы тагын бер шәһәр ишегалды каты коммуналь калдыкларны аерым җыюга этаплап күчүгә кереште.

Башкала халкының инициатив төркеме үзенең идарәче оешмасына генерал Горбатов ур., 3/3 адресы буенча урнашкан йорт территориясендә калдыкларны селектив җыюны оештыру үтенече белән мөрәҗәгать итте.

- Чүпне гомум җыелышта бүләргә булдык. Биредә яшәүчеләр моңа әзер, күбесе калдыкларны сортларга аера. Элек икенчел чималны эшкәртүгә тапшыру өчен миңа зур гипермаркетка барырга туры килә иде. Минемчә, һәркем безгә кушыла ала: чүп-чарны аера һәм пластик шешә, пыяла һәм кәгазьләре аерым ташлый. Бу зур тырышлык таләп итә, әмма әйләнә-тирә мохит өчен зур әһәмияткә ия, - диде йорт буенча җаваплы Эльза Сәйфуллина.

«Шәһәрне җыештыру буенча махсус автомобиль хуҗалыгы» предприятиесе төбәк операторы эшчәнлеге зонасында 300 мәйданчыкта 857 махсус евроконтейнер кулланыла. Һәр контейнерның күләме 0,9 кубометр тәшкил итә.

- Без аларны шәһәрнең күпчелек контейнер мәйданчыкларына урнаштырырга планлаштырабыз, чөнки һәр кеше чүп-чарны өч компонентка: пластик, кәгазь һәм пыялага аерачак. Моның өчен контейнер мәйданчыгына бүленгән калдыкларның һәр төре өчен махсус маркировкаланган һәм тиешле төскә буялган евроконтейнер урнаштырылды: кызыл - пыяла, зәңгәр - кәгазь, сары - пластик, - диде предприятие директоры Рөстәм Халиков. - Аерылган барлык калдыклар чүп-чарны сортларга аеру комплексына керә һәм 17 фракциягә бүленә. Икенче чимал пресслана һәм тирәнтен эшкәртүгә җибәрелә.

Табигатьтән файдалану һәм экология министрының беренче урынбасары Илдар Гарифуллин билгеләп үткәнчә, төбәк операторы икенчел калдыкларны җыюны оештырудан башлап, әзер чималны сортировкалау һәм эшкәртүчеләргә тапшыру белән шөгыльләнә. Исегезгә төшерәбез, селектив җыю калдыкларны үтилләштерүнең иң прогрессив алымнарының берсе булып санала.

- Әлеге эш «Экология» гомумдәүләт проекты максатларына тулысынча туры килә һәм гражданнарыбызның тормыш сыйфатын яхшырту һәм халыкның экологик культурасын үстерү белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән, - дип нәтиҗә ясады Илдар Гарифуллин.

Фото: promusor.info

Чүп-чарны аерып җыю да культурага керә
Чүп-чарны аерып җыю да культурага керә
Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: