-6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
12 ноябрь 2021, 12:35

"Халык исәбен алу җиңел түгел, ләкин бу - мөһим эш...”

Ел вакыйгаларга бай булды. Аларның берсе - әлбәттә, халык исәбен алу. 10 елга бер үткәрелә торган бу кампаниядә кайберәүләр беренчегә катнашты, ә кемдер үзен беренче тапкыр халык исәбен алучы эшендә сынады.

"Халык исәбен алу җиңел түгел, ләкин бу - мөһим эш...”
"Халык исәбен алу җиңел түгел, ләкин бу - мөһим эш...”

Ел вакыйгаларга бай булды. Аларның берсе - әлбәттә, халык исәбен алу. 10 елга бер үткәрелә торган бу кампаниядә кайберәүләр беренчегә катнашты, ә кемдер үзен беренче тапкыр халык исәбен алучы эшендә сынады.

Мәсәлән, Уфаның 84нче Татар гимназиясеннән ике хезмәткәр халык исәбен алучы эшенә җәлеп ителгән. Аларның берсе — өлкән вожатый Денис Ибраһимов. Денис белән таныштыру кирәкмидер дә, ул — татар һәм башкорт эстрадасының билгеле артисты. Җәмәгате Фәрзәлия Ибраһимова бергә башкарган чагу җырлары, парлы биюләре күп концертларны ямьли.

— Халык исәбен алучы булып эшләвем беренчегә булды. Дөресен әйткәндә, бу эшне башка төрлерәк күз алдыма китергән идем, чөнки мәктәптә эшләүче әниемнең (Стәрлебаш районының Яшерган авылыннан Фәвәлия Ибраһимова) күп тапкырлар халык исәбен алучы булып эшләгәне булды. Ул, кәгазь анкеталар тотып, өйдән өйгә йөри иде, — дип сөйли Денис. — Ә хәзер эш бөтенләй башка төрле икән.

Эш нидән башланган? Кураторлары (гимназия директоры урынбасары Альбина Азаматова) булачак халык исәбен алучыларга планшетлар, махсус кием (жилет, шарф), дезинфекция чаралары, битлек-перчаткалар алып кайтып биргән һәм инструкция үткәргән. Мөһим эшкә тотынучыларга фәкать шушы киемдә, бейдж тагып йөрергә кушылган. Үзең белән паспортың һәм халык исәбен алучы таныклыгың булу мотлак.

Денисның сәхнәдә биюләрне очып-очып башкарганын күргән, сокланган бар. Ләкин халык исәбен алу — бию түгел шул. Бу эшне тиз генә башкарып чыгармын димә. Кайбер авырлыклар белән очрашырга да туры килгән.

— Бәхеткә, миңа Баязит Бикбай урамындагы үзем яшәгән тугыз катлы, алты подъездлы йорт эләкте. Эшне беренче подъезддан, үземнең фатирдан башларга булдым, — ди Денис. — Планшет белән эшләү җаена тиз генә төшенеп китеп булмады. Куратор белән киңәшләшеп, хаталарны төзәтеп, бер-ике көндә өйрәнеп киттем. Үзем яшәгән подъездда уңайлырак булды, чөнки күпләр мине таный, шуңа ишекләрен ача, сөйләшә. Биредә эшне ике көндә бетердем.

Башка подъездларда катлаулырак булган Дениска. Ишекләрен ачмаган, сөйләшергә теләмәгән кешеләр дә очраган. Халык исәбен алучыны хәтта... өч хәрефкә таба озатырга теләүче дә булган.

— Әлеге дә баягы үземнең шушы өйдә яшәвем бераз ярдәм итте. Мине белүчеләр ишекләрен ачарга теләмәүчеләрне яхшы белә, үтенечем буенча алар белән сөйләшә, хәлне аңлата. Икенче көнне инде теге кешеләр минем белән аралашырга, мәгълүмат бирергә ризалаша, — дип сөйли Денис. — Шуны искә алдым: кампаниягә совет чоры кешеләре, ничектер, тәрбиялерәк, җаваплырак карый кебек.

Денис Ибраһимов халык исәбе алган йортта күбрәк өлкәннәр яши. Яшьләр, яшь гаиләләр дә бар. Менә соңгылары арасында бу кампаниягә скептик мөнәсәбәттә булучылар күбрәк икән. Кайбер мәгълүматны уйлап чыгарып әйтүче дә очраган. Шуны да билгели Денис: татар, башкорт фамилияләрендә булсалар да, яшьләрнең кайберләре туган телен урыс теле дип әйтергә тели икән.

Эшкә йөрүчеләр янына кич керергә тырышкан Денис, ләкин эштән арып кайткан кешеләрнең кайберләре халык исәбен алучыга вакыт бүлергә теләмәгән.

— Үзләре турында “Дәүләт хезмәтләре” порталы аша мәгълүмат бирүчеләр безнең планшетларда шунда ук күренә, шунысы җайлы булды. Шуңа ул фатирларга кереп торырга туры килмәде, — ди Денис Ибраһимов.

Халык исәбен алучы кайвакыт ике ут арасында да кала икән: бер яктан кешеләр “Нигә кирәк минем турында мәгълүмат?” — дип ачуланса, икенче яктан кампанияне оештыручылар нәтиҗә сорый. Шулай да Денис — уңган егет, ничек итсә иткән, вакытында 193 фатирны йөреп чыгып, 600гә якын кешенең исәбен алган. Җылы подъезддан салкын һавага еш чыгып йөри торгач, хәтта бераз чирләп тә алган. Әллә шуңамы, “Ун елдан соң тагын халык исәбен алучы булып эшләргә ризалашыр идеңме?” дигән сорауга: “Мөгаен, булмасмын...” — дип җаваплады.

Шулай да халык исәбен алучы эше бик күңелсез эш дип уйлап ялгышмагыз, Денис әйтүенчә, күңелле мизгелләр дә җитәрлек булган. Аралашырга яратучы кайберәүләр эч серләрен дә сөйләп куйган, фикерләре белән дә уртаклашкан. Ә ике бүлмәле бер фатирда ун кеше теркәлгән булып чыккан. Фатирдан бер кеше чыгып, бик теләп, теркәлгән ун кеше турында да тулы мәгълүмат биргән.

— Әлбәттә, бу кампаниянең әһәмиятен, мөһимлеген билгеләми булмый. Безнең турыда дөрес мәгълүмат тарих өчен калырга тиеш. Халык исәбен алуның киләчәктә кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртер өчен юнәлтелгәнен дә һәркем аңласын иде, — ди Денис Ибраһимов.

Менә шулай. Ә сез халык исәбен алуда катнаштыгызмы?

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: