Транспорт өлкәсендә үз казанышларын һәм эшләнмәләрен 90нан артык экспонент тәкъдим итте. Алар арасында - транспорт инфраструктурасы операторлары, йөк һәм пассажир ташучылар, логистика тармагы вәкилләре, федераль һәм төбәк башкарма власть органнары.
Күргәзмәне караганнан соң Радий Хәбиров «Русия транспорты-2035: стратегиядән - гамәлгә ашыруга» пленар дискуссиясендә катнашты. Фикер алышу барышында спикерлар - Русия Хөкүмәте әгъзалары, губернаторлар, әйдәүче транспорт компанияләре җитәкчеләре - Русиянең яңартылган Транспорт стратегиясен гамәлгә ашыру, илнең бердәм терәк транспорт челтәрен үстерү, шулай ук тармакны санлаштыру һәм глобаль энергия белән бәйле яңа мөмкинлекләр һәм хәвефләр мәсьәләләренә кагылдылар.
Журналистлар белән әңгәмә вакытында Башкортстан Башлыгы ассызыклаганча, транспорт, пассажирлар һәм йөк ташу өлкәсен модернизацияләү - республика Хөкүмәте эшенең мөһим юнәлеше. Шуңа күрә «Транспорт атнасы» кысаларында төбәк делегациясе күп кенә мәсьәләләр, шул исәптән тимер юл һәм авиация инфраструктурасын үстерүгә бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышырга планлаштыра.
- Мөһим тема - Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә М-12 Мәскәү - Казан - Екатеринбург тизйөрешле трассасын төзү. Ул безнең республика аша узачак, Дүртөйле, Борай һәм Тәтешле районнарына кагылачак. Бу - якынча 140 километр. Безгә күп кенә оештыру һәм техник мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. Шуңа күрә форумда бу магистраль буенча сөйләшүләр алып барабыз, - диде Радий Хәбиров. - М-5 федераль трассасы буенча фикер алышу өчен сораулар бар. Анда юлны дүрт полосага кадәр киңәйтү буенча чишелешләр кирәк, бигрәк тә Иглиннән Чиләбе өлкәсе чигенә кадәр участокта. Планнар күп. Алга таба эшлибез.
Фото: glavarb.ru