-4 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
17 ноябрь 2021, 20:10

“Алга” картасы Мәскәүдә югары бәяләнде

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Мәскәү вице-мэры Максим Ликсутов белән очрашты.

“Алга” картасы Мәскәүдә югары бәяләнде
“Алга” картасы Мәскәүдә югары бәяләнде
17 ноябрьдә Мәскәүдә “Русия транспорты” XV халыкара форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Мәскәү мэрының транспорт мәсьәләләре буенча урынбасары Максим Ликсутовның эшлекле очрашуы булды. Анда шулай ук республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров, төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Сергей Греков катнаштылар.

— Мәскәүдә җәмәгать транспортын үстерү буенча бик тәэсирле адымнар ясады, — диде Радий Хәбиров. – Без Русия башкаласы инфраструктурасына зур кызыксыну белән карыйбыз, республикада гамәлгә кертү өчен иң яхшы тәҗрибәләрне өйрәнәбез.

Очрашуда “Тройка” картасы базасында билет системасын “Алга” транспорт карары белән интеграцияләү мөмкинлекләрен карадылар.

Мәскәүлеләр метрода һәм башка төр җәмәгать транспортында йөрү өчен “Тройка” картасыннан файдалана. Картаның функцияләре даими киңәя. Мәсәлән, аның ярдәмендә музейларга керү өчен түләргә була. Аны шулай ук Мәскәү, Ярославль, Тула, Ростов өлкәләрендә, Яңа Уренгой, Ульяновскида, Амурдагы Комсомольскида, Пермь краенда һәм Карелия Республикасында кулланып була.

– Без Башкортстанда транспорт һәм башка өлкәләрдә дә кулланыла торган “Алга” транспорт картасын актив кертәбез. Шуңа күрә безгә халык уңайлылыгы өчен түләү системаларының үзара хезмәттәшлеге перспективаларын өйрәнү кызык, — дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

– Без “Алга” транспорт картасы потенциалын югары бәялибез һәм безнең “Тройка” картасы белән интеграцияләнүен телибез, чөнки ахыр чиктә бу барлык пассажирлар өчен дә файдалы булачак, — диде Максим Ликсутов. – Транспорт карталарына нигезләнгән мәгълүмати технологияләр юллардагы хәлне күрергә һәм теге яки бу участокта хәрәкәт составының җитмәвенә оператив рәвештә реакция белдерергә мөмкинлек бирә. Өстәвенә, бу - барлык дәрәҗәдәге бюджетларга үтә күренмәле финанслар һәм салымнар.

Яклар шулай ук Башкортстан өчен интеллектуаль транспорт системасын проектлау буенча фикер алыштылар, ул транспорт агымнары белән идарә итүне автоматлаштырырга, аварияләрне киметергә һәм юл хәрәкәтен оештыру сыйфатын арттырырга тиеш.

 
Фото: glavarb.ru


Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: