Башкортстанда суд карары буенча Белорет шәһәренең 19нчы балалар бакчасында 40 тәүлеккә азык-төлек блогы эшчәнлеге туктатылды.
Исегезгә төшерәбез, Белоретта 7 сентябрьдә 19нчы балалар бакчасында кискен эчәк инфекциясе таралу очрагы теркәлде. "Роспотребнадзор"ның Башкортстан буенча идарәсендә белдерүләренчә, авыру 29 балада һәм тәрбияләнүчедә ачыкланган.
Хәзер ведомство белгечләре вакыйганың барлык шартларын ачыклый, сәбәп итеп сальмонеллез чирен атыйлар. Вирус таралу куркынычы юк.
Фото: utv.ru