Конференция Көньяк Уралның урта гасырлар археологиясен үстерүгә һәм башкорт археологиясен торгызуга зур өлеш керткән күренекле галим, республиканың атказанган фән эшлеклесе, археолог, Башкортстан Фәннәр академиясе академигы, профессор Нияз Мәҗитовның тууына 90 ел тулуга багышланган.
Конференциянең максаты – Үзәк Евразиянең борынгы һәм урта гасыр археологиясенең яңа актуаль бурычларын эшкә җәлеп итү, шулай ук илнең һәм чит илләрнең әйдәүче галимнәре белән Евразия күчмә цивилизацияләр музее проектын гамәлгә ашыру турында фикер алышу.
III Мәжитов укуларында йөздән артык галим һәм белгеч, шул исәптән Әзарбәйҗан, Казахстан, Кыргызстан, Төркия, Үзбәкстан һәм илнең әйдәүче институтларыннан 30 кеше катнаша.
Фәнни форум кысаларында “Евразиянең коммуналь пространстволары: идеяләр, әйберләр трансферлары һәм аларның озатучылары археологияне чагылдыруда”пленар утырышы үтте.
- Республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан Евразия күчмә цивилизацияләр музее проектын эшләтеп җибәргәннән бирле бер ел үтте, бу вакыт эчендә командабыз тарафыннан шактый эш башкарылды, - дип сөйләде Башкортстан Республикасы Мәдәни мирасының күчемсез объектларын саклау һәм алардан файдалану буенча фәнни-җитештерү үзәге директоры Данир Гайнуллин конференциянең пленар утырышында. - Музейны проектлау эше галимнәр - археологлар, геологлар, микробиологлар коллективының җайга салынган эшен таләп итте. Булачак реставрация эшләре өчен Тура хан мавзолееның өч үлчәмле моделе булдырылды. Музей бөтен Евразия халыклары тарихы турында сөйләячәк, ул безне берләштерергә тиеш.
Чарада Р. Г. Кузеев исемендәге этнологик тикшеренүләр институты директоры Сергей Емелин, Уфа фән һәм технологияләр университеты проректоры Илгиз Кызыргулов, Башкортстан Фәннәр академиясе президенты Камил Рамазанов, Башкортстан Фәннәр академиясенең Стратегик тикшеренүләр институтының Социаль-мәдәни анализ үзәге җитәкчесе Юлдаш Йосыпов, Русия Фәннәр академиясенең Уфа фәнни үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Зөһрә Рәхмәтуллина чыгыш ясап, галим Нияз Мәҗитовның биографиясе, иҗтимагый һәм фәнни эшчәнлеге, хәзерге башкорт милләтенең этник тарихи үзаңын формалаштырудагы роле турында сөйләделәр.
Мәртәбәле форум кысаларында “Мәҗитовларның гаилә династиясе” һәм “Башкорт аты: тарих һәм заманчалык” дигән темага “түгәрәк өстәл”ләр, шулай ук “Үзәк Евразиядә бронза һәм иртә тимер дәвере: мәдәни элемтәләр һәм мәдәни трансмиссия”, “Археология-күчмә дөнья. Евразия далалары һәм урта гасырларда чиктәш территорияләр», “Алтын Урда чорында һәм шушы дәүләт берәмлекләре системасында Көньяк Урал” һәм “Евразия халыклары дәүләтчелегендә һәм мәдәни традицияләрендә күчмә цивилизацияләр мирасы” секцияләре үтә.
Чараны төрле күргәзмәләр тулыландырды. Тарих, тел институты фондларыннан кулъязмалар һәм сирәк китаплар экспозициясе, “Мәҗитов: гомер озынлыгындагы экспедиция” китап һәм фотокүргәзмә булды. Моннан тыш, Уфага “Тура-хан” этно-сәнгать симпозиумында катнашучы рәссамнар әсәрләрен алып килделәр, алар Евразия күчмә цивилизацияләр музее ачылганчы “Шүлгәнташ” музей комплексына саклауга бирелгән.
Конференция кысаларында 22 ноябрьдә Р. Гарипов исемендәге 1нче Башкорт гимназиясендә Нияз Мәҗитовның мемориаль сыйныф-музее ачылачак.
Шулай ук юбилей датасына Нияз Мәҗитовның “Курганы Южного Урала VIII-XII вв.” һәм “Южный Урал в VII – XIV вв.” китаплары яңадан басылып чыккан. Алар археологлар өчен төп ярдәмлекләр булып тора.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин